Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Интертат" конкурсында җиңгән Зөлфирә Зарипова дельфинарийга барды!

Казанга килеп, бүләккә әзерләнгән билетларны алып, Зөлфирә Зарипова ике баласы белән дельфиннар карап кайтты.

news_top_970_100
"Интертат" конкурсында җиңгән Зөлфирә Зарипова дельфинарийга барды!
"Интертат" газетасы редакциясе "ВКонтакте"дагы төркемендә үткәргән бәйгедә җиңүче ханым Татарстанның Теләче районында шәфкать туташы булып эшли. “Җәйге каникулларда балалар белән бик чыгып йөреп булмады, эшем дә сменалы, әтиләренең дә вакыты тими, менә бүген Казанга килдек”, - диде Зөлфирә Зарипова.

Зөлфирә ханым конкурста уйнап кына катныштым, ди. “Лотереяларда да бәхетне сынап караган булды, әмма беркайчан җиңгәнем юк иде. Бу юлы: “Сез - җиңүче”, - дигәч , аптырап киттем, сөендем. “Интертат” электрон газетасын вакыт булганда укып барырга тырышам, төрле темаларга хәбәрләр белән кызыксынам, җырчылар-артистлар турында укырга яратам”, - дип сөйләде ул.

Дельфинарийга барып кайтканнан соң Зөлфирә ханым комментарий да калдырды: “Шундый ошады. Море позитива! Безне шулай соендергән өчен Ходай үзегезне сөендерсен! Безнең бер елмаю сезгә 1000 белән әйләнеп кайтсын!”

Дельфинарийга билетларны откан бүтән укучыларыбыз - Алсу Сәфәрова һәм Айгөл Закированы да Казанда "Интертат" редакциясендә көтәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100