Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Интертат” конкурсында җиңгән Алсу Сәфәрова дельфинарийга барды!

Казанда Алсу Сәфәрова кечкенә кызы Мәдинә белән дельфиннар чыгышын карап кайтты.

news_top_970_100
"Интертат” конкурсында җиңгән Алсу Сәфәрова дельфинарийга барды!
Белеме буенча мөгаллим, 28 яшьлек Алсу Сәфәрова бүгенге көндә декрет ялында икән. Кечкенә улы – 1 яшьлек Сәидне дәү әнисе янында калдырып, бүген ул 6 яшьлек кызы Мәдинә белән “Интертат” редакциясенә бүләк алырга килде. “Дельфиннарны әле күргәнем булмады”, - диде Мәдинә оялып кына.

Алсу әйтүенчә, “Интертат” редакциясе социаль челтәрдә уздырган конкурс турында әнисеннән ишеткән, шуннан соң катнашырга булган. “Электрон газета белән шулай таныштым. Хәзер “Интертат” газетында чыккан хәбәрләрне даими укып барам. Бик кызыклы газета, татар теләндә чыгуы да әйбәт”, - диде Алсу.



Дельфинарийга барып кайтканнан соң, алар хис-кичерешләре һәм фотолары белән дә уртаклашты: “Дельфинарийда бик ошады. 45 минут – бик тиз, 1 минут кебек утеп китте. Ике дельфин һәм ике диңгез мәчесе чыгыш ясады, аларга афәрин, дип кенә әйтәсе кала”.





Бәйгедә катнашып, дельфинарийга билетларны откан Айгөл Закированы да Казанда "Интертат" редакциясендә көтәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100