Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» иң еш телгә алына торган сайтлар рейтингына керде

news_top_970_100
«Интертат» иң еш телгә алына торган сайтлар рейтингына керде

«Интертат», иң еш телгә алына торган сайт буларак, «Медиалогия» рейтингына керде. «Медиалогия» I кварталда Татарстандагы иң абруйлы – Татарстандагы һәм Россиядәге башка мәгълүмат чаралары телгә ала торган сайтлар исемлеген төзегән. Анда беренче тапкыр татар телле сайт - «Интертат» керде.

«Медиалогия» бу рейтингны квартал саен төзи. Ул «цитаталау индексы» - «индекс цитируемости» нигезендә төзелә, ягъни бу рейтингка башка мәгълүмат чаралары сылтама ясый дигән сүз. «Медиалогия» рейтингы сайтның авторитетлы чыганак икәнен күрсәтә.

– Татар телле сайтның «Медиалогия» рейтингына керүе «Интертат» сайтының җитди ресурс булуының күрсәткече, - ди «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов. - Бу лирика гына түгел, бу инде федераль масштабта эшли торган ресурс. Ул төгәл саннарга таянып, «Интертат»ның ышанычлы чыганак булуын таныган дигән сүз.

«Медиалогия»дә моңа кадәр рус телле чыганаклар гына иде. Бу аңлашыла да, чөнки татар сайтына башкаларның сылтама бирү ихтималы түбән. Башкалар сылтама ясасын өчен сайтта рус телле ресурларны кызыксындырырлык мәгълүмат булырга тиеш. Димәк, «Интертат»ны рус телле сайтлардагы журналистлар да тәрҗемә итә, укый, сылтама ясый дигән сүз.

Бу «Татар-информ»ның татар редакциясе - «Интертат» сайтының чираттагы бер казанышы. Моңа «Интертат»чылар зур хезмәтләре бәрабәренә иреште.

Беренче егермелеккә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә караган 5 ресурс кергән. Алар - «Татар-информ», «Челнинские известия», «Казанские ведомости», «НТР - Нижнекамск» һәм «Интертат».

«Яндекс-метрика» рейтинглары буенча, 2021 елда «Интертат» электрон газетасының уникаль укучылары саны 1 миллион 130 мең булды. Бу — татар телле сайтлар арасында рекордлы күрсәткеч, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100