Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» «Һә-һә шоу» юмор тапшыруын тәкъдим итә

news_top_970_100
«Интертат» «Һә-һә шоу» юмор тапшыруын тәкъдим итә

Бүген – 1 апрель «Көлке көне»ндә «Интертат» «Һә-һә шоу» юмор тапшыруын тәкъдим итә.

Уен барышында катнашучыларга көндәшләрен газеталардан алынган мәзәкләр (анекдотлар) укып көлдерергә кирәк. Бик гади: кем көлә – шул җиңелә.

Чыгарылышның авторлары – юморист, татар КВН лигасының күп мәртәбә чемпионы Гафур Ибраһимов һәм «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының редакторы, юморист Марат Сәлахов.

«Бу проектның максаты – татар телен, юморын популярлаштыру. Бу проектны команда белән эшлибез. Безнең проектны татар КВНында катнашкан популяр юмористлар әзерли. Анда – Фаил Баязитов, Гафур Ибраһимов, Марат Сәлахов, Артур Сабиров, Рамил Закиров, Зилә Дәрҗеманова һәм башкалар. Бу – яшьләр өчен эшләнгән проект. Без бу проектны айга бер чыгарып барырга уйладык. Киләчәктә артистларны чакырырга да уйладык», – диде проектның авторы Дилияр Борһанов.

Проект «Татар-информ»ның татар «Ютуб»ында чыгачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100