Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» герое, рак белән көрәшүче Айгөл операциядән соң терелә башлавын әйтте

news_top_970_100
«Интертат» герое, рак белән көрәшүче Айгөл операциядән соң терелә башлавын әйтте
социаль челтәрләр

«Интертат» герое, рак – «лимфома Ходжкина» авыруы белән көрәшүче Башкортстан кызы Айгөл Үлмәскуловага Төркиядә сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утырту буенча операция ясаганнар. Хәзер аның тернәкләнеп, гадәти тормыш белән яши башлаячагына тулы өмет бар. Әлеге куанычлы хәбәрен Айгөл социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«2 августны минем икенче туган көнем дип санарга була. Фотода – минем яраткан табибым. Трнасплантация вакытында ул минем янәшәмдә булды. Аның ярдәме белән барысы да бик яхшы узды, мин берни дә тоймадым диярлек. Хәлсезлек, авыртуларга карамастан, мин бу тормышка, әйләнә-тирәмдәге кешеләргә, үземнең исән булуыма рәхмәтле», – дигән ул.

«Интертат» Айгөлнең инде икенче тапкыр мәкерле авыру – рак белән көрәшүе хакында язма әзерләгән иде. Кызы туып, беренче тапкыр әни булуның бөтен ямен тоеп яшәр алдыннан, Айгөл тормышын 180 градуска үзгәртәчәк куркыныч диагнозы булуын белә. 6 курс химиотерапия алганнан соң, табиблар аны ремиссиягә чыгара ала. Ләкин озак та үтми, Айгөлгә рак икенче тапкыр «һөҗүм итә».

Инде яздан бирле Айгөл үз гаиләсенең көче һәм халык ярдәме белән җыелган акчаларга Истанбул шәһәрендәге бер шәхси клиникада дәвалану курсы узды. 3 айдан соң аңа сөяк мие күзәнәкләре күчереп утырттылар.

Бүген, ниһаять, 23 көн стериль бокста ятканнан соң, Айгөлне хастаханәдән чыгарганнар. Ләкин, операциянең нәтиҗәсен ныгыту өчен, ел дәвамында иммуно һәм нурланышлы терапия узарга кирәк. Моның өчен Үлмәскуловлар гаиләсенә 1 млн. сумга якын акча җитми. Айгөл үзенә яшәргә, кечкенә кызы белән бергә булырга ярдәм итәргә теләк белдерүче мәрхәмәтле кешеләр табылачагына ышана.

Айгөлгә дәвалану өчен матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә реквизитлар:

4817760353103959 Сбербанк;

5536913914799073 Тиньков;

+79378326396 номерына да күчерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100