Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» баш мөхәррире Бөек Кытай стенасында Татарстанның герблы флагын күтәрде

news_top_970_100
«Интертат» баш мөхәррире Бөек Кытай стенасында Татарстанның герблы флагын күтәрде

«Интертат» сайты һәм «Татар-информ»ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов Бөек Кытай стенасында Татарстанның герблы флагын күтәрде.

Бөек Кытай стенасы – дөньяда кеше кулы белән булдырылган иң зур корылма. Кытайны төньякта яшәүче күчмә халыклардан саклау нияте белән төзелгән бу ныгытманың озынлыгы, барлык өлешләрен дә исәпкә алганда, 21 мең километрдан артып китә. Калынлыгы 5-6 метр, биеклеге 6 метрдан 16 метрга кадәр булган бу ныгытма Кытайның көнчыгышыннан көнбатыш өлешенә кадәр сузылган.

Корылма безнең эрага кадәр III гасырда (кайбер чыганакларда – VII гасырда) Кытайны һуннардан саклау нияте белән төзелә башлый. Шул вакытта ук төзелештә Кытайда яшәүче һәр бишенче кеше – миллионга якын кеше катнаша. Кытай бер империя булып берләшкәч, төзелеш эшләре тагын да көчәя. Аның кайбер өлешләре балчыктан, кайбер урыннары кирпеч, бетон блоклардан төзелгән. Төзелеш эшләре 1644 елга кадәр дәвам итә. Аның төзелешендә бик күп кеше һәлак булган? дип санала.

Кытай стенасы – илнең төп символы, ул акчада да бар. Мао Цзэдун: «Әгәр син Бөек Кытай стенасында булмасаң, син чын кытай түгел», – дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100