Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» Бакый Урманченың цензурадан узмаган «оятсыз Шүрәле»сен тәкъдим итә

«Габдулла Тукай мәйданы» метро станциясендә рәссам Бакый Урманченың киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган унбер рәсеме күрсәтелде. «Тукайның тылсымлы урманы» циклында уникенче рәсем цензура аша узмаган булган. «Интертат» шул уникенче рәсемне тапты.

news_top_970_100
«Интертат» Бакый Урманченың цензурадан узмаган «оятсыз Шүрәле»сен тәкъдим итә
Владимир Васильев

Күргәзмәдә Милли музей фондында сакланган рәсемнәрнең күчермәсе тәкъдим ителде. Бу рәсемнәр совет чорында күрсәтелмәгән, чөнки цензура аша узмаган.

Музей хезмәткәрләре циклда барлыгы унике рәсем булуын искәртте. «Цензура аша узмаган. Чынлыкта, галереядә күп картина булу сәбәпле, ул сыймыйча калган һәм дөньяга чыкмаган», — дип аңлатты.

Уникенче рәсем совет чорында гына түгел, хәзер дә күрсәтелмәде. Хәзерге чор "цензурасы" да ул рәсемне күрсәтмәскә кирәк тапкан.

«Интертат» ду уникенче рәсемне ачыклады һәм аны беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә. Ничек уйлыйсыз, ни өчен цензура рәссам Бакый Урманченың бу рәсемен үткәрмәгән?

Рәсемнәр 1980 елда ясалган. Күргәзмә беренче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Башта - совет чоры цензурасыннан гына үтмәгән рәсемнәр.

«Былтыр урманга бара», «Былтыр утын кисә», «Чөй» рәсемнәре

«Чөй», «Кул кысылгач»

«Кырлай урманы»

«Шүрәле» образлары

Һәм инде менә совет цензурасыннан да, хәзерге заман цензурасыннан да узмаган рәсем. Без бу рәсемне «Интертат» укучыларына барыбер күрсәтергә булдык. Бөек рәссамның иҗат җимешен халык күрергә хаклыдыр бит инде? Бер караганда, «Шүрәле» дип аталган бу рәсемдә бернинди кыек-мыек та юк сыман. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен цензура бу рәсемне үткәрмәгән икән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100