Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат»ка - 20 ел: «Электрон газеталарның тарихы «Интертаттан» башлана»

Intertat.ru - Татарстан Республикасының беренче татарча электрон газетасы. 2022 елда Интертат чыга башлауга 20 ел тулды. Электрон газетага юл ярган, аның тарихында эз калдырган беренче карлыгачлар белән Зилә Мөбәрәкшина аралашты.

news_top_970_100
«Интертат»ка - 20 ел: «Электрон газеталарның тарихы «Интертаттан» башлана»
"Интертат" архивы

«Төп бурыч – Татарстан һәм бөтен дөнья татарларының милли-мәдәни тормышын яктырту»

Татарстанда интернет-газетаның барлыкка килү тарихы узган гасырның 1990 елларына барып тоташа. Ул Россиядәге иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән бәйле. 1997 елның августында Казанда узган II Бөтендөнья татар конгрессы резолюциясендә Интернет-басма булдыру кирәклеге турында әйтелә. «Интертат»ка Татарстан һәм бөтен дөнья татарларының милли-мәдәни тормышын яктырту бурычы куела.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2001 елның 18 декабрендә «Intertat.ru» Республика электрон газетасы редакциясе автоном коммерциячел булмаган оешмасы»ның гамәлгә кую документларына кул куела. Редакция www.intertat.ru доменында теркәлә һәм сайтның техник эшләнешенә йөкләмә бирелә. Электрон газетаны теркәү турындагы 77-6112 номерлы таныклык 2002 елның 22 февралендә бирелә.

Баш мөхәррир итеп Казан журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Шевчукны билгелиләр. Электрон газета рус һәм татар редакцияләреннән тора. Рус редакциясендә мөхәррир урынбасары итеп Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлаган Юлия Васильева билгеләнә.

Татар редакциясе буенча баш мөхәррир урынбасары итеп Әлфия Миңнуллинаны билгелиләр, ул моңа кадәр Россия төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче татарларның милли-мәдәни тормышы турында хәбәрләр чыгарган «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының «Бердәмлек» редакциясе җитәкчесе булып эшли. Шушы урында туктап, без «Интертат» электрон газетасында эшләгән, шушында беренче тапкыр каләмен чарлаган шәхесләргә тукталып үтик.

Әлфия Миңнуллина: «Хыялда төзелгән, планнар корылган татар электрон газетасын эшләп булмады»

2002-2007 елларда «Интертат» республика электрон газетасының татар редакциясе җитәкчесе, 2008-2011 елларда баш мөхәррире Әлфия Миңнуллина:

– «Интертат» электрон газетасы минем өчен аерым һәм кадерле бер нәрсә. Гомеремне зур һәм мөһим бер өлеше дип әйтимме?

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева «Интертат» редакциясендә кунакта. Татар редакциясе җитәкчесе Әлфия Миңнуллина, редакция хезмәткәрләре - журналистлар Вәсилә Шәмсевәлиева, Ләйсән Әсәдуллина, Римма Гатина, Ландыш Гаделшина, Лилия Гаделшина.

Татар электрон газетасын эшләү хыялы 1990 еллар уртасында барлыкка килде. Ул вакытта мин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы чыгарган «Татар иле» газетасында эшли идем. Газетаның төп укучылары – дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче татарлар дип күзаллана иде. Шактый катлаулы чор иде ул.

Советлар Союзы таркалган, союздаш республикалар аерым дәүләтләр, гомер буе почта аша Казанда чыгучы татар басмалары алдырган татарлар боларның барысыннан мәхрүм калдылар. «Татар-информ» «Татар иле» газетасын зур чыгымнар белән Үзбәкстан, Казахстан кебек мөстәкыйль дәүләтләрдә, Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә җибәрә иде. Шул ук елларда бездә интернет тарала башлады. Көнбатыш илләрендә гомер сөрүче татарлар бу вакытта аны шактый актив кулланалар иде инде. Россиядән без дә Интернетка берәм-сәрәм кереп, аралаша башлауга, алар, куанып, Казандагы хәлләрне, мәдәният яңалыкларын сорашалар иде.

Интернетта татарларның күпчелегенә кызыклы хәбәрләр, яңалыклар, язмалар урнаштыру, фикер алышу мәйданчыгы кирәклеге шундук күзгә ташланды. Үз инициативалары белән ясалган шәхси татар сайтлары әкренләп күренә башлады.

Уйлавымча, Татарстанга бу эштән һич читтә калырга ярамый иде. Башта «Татар дөньясы» дигән сайт «Татар-информ» кысаларында төзелде. Искитмәле хәл, аны интернетта даими «утырган» өч йөзләп татар шундук үзләренең аралашу даирәсенә кертеп җибәрде.

«Татар дөньясы»нда соңрак «Интертат»та кулланылачак алымнар барланды, төп сорауларга җавап тупланды: ниндирәк ресурс булырга тиеш, аны ниндирәк аудитория укый, укучыларны кайсы темалар кызыксындыра һ.б.

Ул вакыттагы күзаллавым дөрес булгандыр дип уйлыйм. Татарча кирилл имлясында укучылар саны күп түгел иде. Татар электрон газетасының укучы аудиториясен киңәйтү максатыннан өстәмә латин имлясында (чит илләрдәге татар диаспорасы өчен), русча (татарча белмәгән элеккеге СССР татарлары өчен), инглизчә (татарча да, русча да белмәгәннәр өчен) версияләр булдырылырга тиеш иде. Болар берсе дә җиңел бирелмәде. Техник мәсьәләләр хәл итеп бетерелмәгән: кодировкалар проблемасы үзе генә ни тора иде, интернетта эшли алырлык белгечләр юк дәрәҗәсендә...

Кызганыч, хыялда төзелгән, планнар корылган татар электрон газетасын эшләп булмады. Ләкин бирелгән шартларда яхшы һәм сыйфатлы контент, заманча технологияләрне кулланып эшләдек. Аллага шөкер, бүген дә «Интертат» эшләп килә, үзенең укучысы бар. Хәзер замана нык үзгәрде, технологияләр революцион рәвештә икенчегә әйләнде. Бу яңа шартларда да «Интертат» югалмас, чәчәк атар дип ышанам.

Лилия Гаделшина: «Алга таба уңышлы эшләргә бөтен шартлар бар»

2002-2016 елларда «Интертат» электрон газетасы редакциясендә эшләгән журналист, бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясендә «Атна вакыйгалары» газетасы җаваплы мөхәррире Лилия Гаделшина:

– Бүген редакциягә яшь журналистларның, 20 яшьлек студентларның эшкә килүен күргәч, 20 ел әз вакыт түгел икәнен аңлыйсың. Татарстанда рәсми рәвештә рус һәм татар электрон газеталарының тарихы «Интертат»тан башлана, дип әйтеп була.

Бүген, әлбәттә, инде күп кенә уңышлы проектлар бар, басма матбугат редакцияләре дә Интернет мөмкинлекләреннән актив файдалана. Иң мөһиме – аудитория үсте, киңәйде, чөнки илдә вакытлы матбугатны укучылар, олысы-кечесе үзенә кирәкле мәгълүматны интернеттан алырга күнекте. Хәзер социаль челтәрләрдәге комментарийларга караганда, интернеттан файдаланучылар күңел ача торган, «җиңел» хәбәрләр генә түгел, ә җитди журналистик материаллар сорый.

Заманча техника һәм технологияләргә таянып эшләгән редакция буларак, «Интертат» газетасы электән үзенә алдынгы карашлы яшьләрне җәлеп итте, алар өчен яңа тәҗрибә чыганагы булды. Редакция белән хезмәттәшлек иткән яшьләрнең алга таба тормышта да, һәм профессиональ яктан да үз урыннарын табуы, уңышлары сөендерә.

Мин үзем дә бу газетада аның оешкан беренче көннәреннән эшли башладым, 2002 елның 1 мартында сайтның Интернетка чыккан беренче көнен, тәүге редакция коллективын яхшы хәтерлим. Еллар уза тора, бүген Интернет журналистиканың мөмкинлекләре тагын да артты. Алга таба уңышлы эшләргә бөтен шартлар бар.

Финляндия татары Дәниз Бәдретдин «Интертат» сайтының 20 еллыгы турында:  «Сез – юл ачучы»

Дәниз Бәдретдиннән электрон газетага иң беренчеләрдән булып интервью бирүче буларак фикер алдык. 

- Быел татар телле интернет газетасы «Интертат»ның 20 еллык бәйрәме билгеләп үтелә. Сез юл ачучы булдыгыз. ИншәАллаһ, киләчәктә дә шул эшегезне дәвам итәрсез дип өметләнәм. Бүгенге көндә дөньядагы вазгыятьне карасак, яңа хәбәрләр, мәгълүмат артыгы белән килеп ирешә, аны тиз вакыт эчендә таратырга кирәк, анда булган фактларны тикшерергә вакыт та калмыйдыр...

Сез журналистиканың принциплары буенча эшлисез дип ышанам. Киләчәктә дә уңышлы форматта дөнья хәбәрләрен сөйләрсез, күрсәтерсез дип өметләнәм. Сезгә чын күңелемнән уңышлар телим. Күрешергә насыйп булсын.

Римма Гатина: «Интертат» милли мәсьәләләрдә стандарт булмаган, глобаль, аналитик фикерләү һәм шуларны халыкка җиткерү урыны булды»

«Интертат» электрон газетасының татар редакциясендә 2002-2007 елларда иҗат иткән Римма Гатина:

– «Интертат» электрон газетасы үз вакыты өчен ниндидер бер зур яңалык, яңа сулыш, журналистикада яңа эш алымнары, иркенлек (бәлки ирек), милли мәсьәләләрдә стандарт булмаган, глобаль, аналитик фикерләү һәм шуларны халыкка җиткерү урыны булды.

Милләтне, туган телне саклап калу юлларын барлау юнәлешендә редакция базасында түгәрәк өстәлләр, видеоконференцияләр дә шактый узды. Мине үземне Әлфия апа редакциягә мәгариф, бигрәк тә милли мәгариф темасын яктыртырга чакырып китергән иде. Аңарчы бу теманы язарга берсенең дә алынмавы әлеге өлкәнең бик тә чуар, катлаулы һәм четерекле булуы белән аңлатыладыр. Әлбәттә, бу теманы яктырту өчен, ТР Дәүләт Советының шагыйрь Разил Вәлиев җитәкләгән комитеты, Мәгариф министрлыгы, Министрлар Кабинетындагы Телләрне саклау бүлеге, Казанның мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы белгечләре, ТР Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф кафедрасы хезмәткәрләре белән дуслашып, туганлашып беткән идек дисәң дә була. Аллаһның һәр бирмеш көнендә татар мәктәбе, татар балалар бакчасы ачу өчен барган көрәш, татар телен пропагандалау үзебезнең күз алдында барды.

Ул елларда татар теленә латин графикасын кертү омтылышлары булып алды дип истә калган. «Интертат»та бик күп мәшһүр затларның фикерләре, әңгәмәләре басылды. Татар телен саклап калу, төрле милләт вәкилләренә татар телен (бәлки татар әдәбиятын да) укыту, рус телле кешеләрнең үзләренә күрә бер азарт белән татар телендә камил сөйләшергә өйрәнүләре, татар телен өйрәнүдәге уңышлы методикалар, Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә тапшыру, Федераль белем бирү стандартларында татар теле һәм әдәбиятының урыны, Федераль исемлектә татар телендәге тәрҗемә дәреслекләр, татар теле дәреслекләре турындагы язмаларны моннан 15-20 ел элек үк язганмын, чишелеш юлларын эзләгәнмен икән. Ә бит бу темалар татар матбугаты өчен соңгы берничә елда гына көнүзәккә әйләнде. Кызганычка каршы, «Интертат»ның сайтын берничә мәртәбә яңадан ясадылар, безнең язмалар да, шулай итеп, тарихта гына калды. Ачып карап, чагыштырып карарга һич тә мөмкинлек юк.  

Әлбәттә, милли темаларга күп язгач, Татарстан Министрлар Кабинетының телләрне саклау буенча грант программаларында күп катнаша идек. Бу безгә алга таба эшләргә үзенә күрә без стимул була иде. Нәкъ менә «Интертат»та эшләгәндә, аналитик фикерләвем көчәеп китте дип саныйм. (Римма Гатинаның сүзләре соңрак фикер буларак тулырак чыгачак).

Интернетта Intertat.ru ның беренче чыгарылышы 2002 елның 1 мартында булды. Рус һәм татар версияләреннән тыш, газетаның инглиз телле версиясе дә булган, аның өчен тәрҗемәчеләрнең кечкенә штаты итеп рус һәм татар редакцияләреннән корреспондентларның язмаларын сайлап кына тәрҗемә иткән.

Гамил Нур: «Башка журналистлар яза алмаган темаларга кагылырга, ачыграк язарга мөмкинлек бирелде»

2002 – 2007 елларда «Интертат» газетасында журналист булып эшләгән, хәзерге көндә тамада, шоумен булып эшләүче Гамил Нур:

– «Интертат»ка Әлфия Миңнуллина чакырды. Аңа кадәр «Татар-информ» агентлыгында Әлфия ханым җитәкләгән «Бердәмлек» дигән интернет-тасмага хәбәрләр яза идем.

«Интертат»та рейтинглы темалар язарга яраттым: шоу-бизнес, файдалы киңәшләр һ.б. Максат - укучы туплау иде. Редакция дәүләт тасмасы кебек тә эшләде, рәсми хәбәрләр, репортажлар, икътисад, дин, сәясәт темаларын да язгаладым.

Ни язарга ярамады дисезме? Җитәкчебез кайгыртучан кеше иде, гел безне яклады. Әлфия ханым журналистлар өчен сүз иреге, фикер хөрлеге мөһимлеген аңлый иде. Шуңа күрә «Интертат» хәбәрчеләренә башка дәүләт газета журналистлары яза алмаган темаларга кагылырга, ачыграк итеп язарга мөмкинлек бирелде. Мин «язарга ярамый» дигән тыюны сизмәдем. Шелтәләүләрен дә хәтерләмим. «Интертат» конвейер кебек эшли иде һәм ирекле бәйсез фикерләргә урын бирелә иде.

Башлангыч чордагы «Интертат»ның хәзерге «Интертат»ның уртаклыгы – укучы мәнфәгатен яклау, аның зәвыгы, игътибарын җәлеп итәр өчен рейтинглы язмалар чыгару. 2002 елда «Интертат» укучысын үзе берәмтекләп җыйды. Ул вакытта гаммәви халык компьютерлар кулланмый, интернетны белми иде. Без татар халкын мониторга чакырдык. Башлангычта интернет чит ил кешеләрендә генә бар иде.

Халыкны җәлеп итәр өчен «Интертат»ка магнит булырга туры килде. Текст татарча, урысча, инглизчә чыга иде. Латин графикасы да эшләде. Ул чордагы укучы, шартлы рәвештә, акыллы, милли, зыялы иде. Мәсәлән, мине укучылар арасында Мәскәү дәүләт университетында программалаштыруга укучы вундеркиндлар шактый иде. Гади халыкны да интернетка җәлеп итәргә тырыштык: «Компьютер алыгыз, аның аша интернетка керегез», - дип аңлата идек. Газеталар, радио, ТВ безне халыкка укып танытты.

Бүген һәр компьютер, телефонда интернет бар. Хәзерге «Интертат»ның укучысы тагын да киңрәк, гадирәк, ягъни гаммәви, халыкчан. Хәзер «Интертат»ның яңа хезмәткәрләренә андый чакыру белән шөгыльләнү кирәкми, алар әзер аудитория белән эшли.

Соңгы елларда «Интертат»ның «вирус» видеоларын күрәм. Роликлары халык арасында ватсап һ.б. социаль челтәрләр аша тарала. Дөрес юл дип уйлыйм, шуның белән даныгыз тиз тарала.

«Интертат»та ниндидер кимчелекләрне күрмим. Элекке состав та, хәзер состав та тырыш. Сабырлык һәм уңышлар телим.

Ләззәт Хәйдәров: «Интертат» төп мәгълүмати агентлык ресурсына әйләнгән иде»

2002 – 2006 елларда «Интертат»та эшләгән, хәзерге көндә Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров:

– «Интертат»ка курсташым Диләрә Максутова сәяси-иҗтимагый, икътисади темаларга язучы журналист буларак чакырды. Аңа кадәр журналист булып эшләү тәҗрибәм юк иде. Беренче мәкаләмне хәтерлим: алман инвесторларының Вахитов урамында урнашкан «Метро кэш энд керри» кибетен ачарга теләүләре турында яздым. 20 ел элек андый зур кибет ул заман кешеләре өчен бик кызыклы һәм зур вакыйга булып тоелды.

 

Фото: © Айрат Йосыпов, Радик Сабиров, Ләззәт Хәйдәров һәм Булат Хәкимов

Министрлык Кабинеты, Президент катнашындагы чараларга йөрдем, Татарстан буйлап сәяхәтләргә чыктым. Журналист булып эшләү минем күзаллауны киңәйтте, аралашу осталыгына өйрәндем. Җитәкчеләргә беркатлы сораулар бирмәс өчен алар белән очрашуларга әзерләнеп килергә кирәк икәнен аңлый башладым (көлә).

Без эшләгәндә «Интертат»ның баш мөхәррире Владимир Шевчук иде, татар редакциясен Әлфия Миңнуллина җитәкләде. Әлфия апа безне әниебез шикелле тәрбияләп торды.

Иң истә калганы – Казан шәһәренең мең еллыгына әзерләнү вакыйгасы. «Интертат»та эшләү дәверендә ул кульминацион нокта булгандыр. Аспирантурада укыган вакытта чараларга үз машинам белән йөри идем. Берсендә ГАИ хезмәткәре туктатып, кайда эшләвем белән кызыксынды. «Интертат» электрон газетасы дигәч: «Ул кайсы киоскта сатыла соң?» – дип шаярып сорады.

«Интертат» төп мәгълүмат ресурсына - информагентлык дәрәҗәсендәге ресурска әйләнде. Яшерен-батырын түгел, меңьеллык заманында күпмедер дәрәҗәдә «Татар-информ»га караганда да көчлерәк иде. Безнең яңалыкларны «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында, радиода укыйлар иде, чөнки эксклюзив язмалар да бездә чыга иде. Күп кенә басма газеталар да безнең хәбәрләрне күчереп бастыра иде.

Беренче елларда 15-30 укучы укыса, без аны зур казаныш дип исәпли башладык. Без шул вакытта ук хәзерге тел белән әйткәндә «хайп»лы язмаларны күбрәк укый башлауларын аңладык. Берсендә «Җырчы Алсу бала көтәме-юкмы?» дигән исем белән мәкалә урнаштырдык. Шушы язманы меңнән артык кеше егылып укыган иде.

Беренчеләрдән булып «Интертат»та онлайн матбугат конференцияләре туры трансляциядә күрсәтелә башлады. «Интертат» яңалык, яңарыш алып килгән мәгълүмат чараларның берсе иде һәм шулай булып кала да.

Төркиядә яшәүче журналист Рушания Алтай:  «Интертат» – Татарстанның йөзе, уңышы һәм халыкара дәрәҗәдә эшләүче татар матбугат органы»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтай:

– Кояшлы, чәчәкле Истанбул каласыннан кайнар сәлам юллыйм! Әле кайчан гына коллегаларым татар матбугат дөньясында «Интертат» дигән массакүләм мәгълүмат чарасын оештырылганын хәбәр иткән иде. Инде 20 ел узып та киткән. Шушы гомер эчендә «Интертат» яңача, заманча эшләү буенча башка татар матбугат органнарына өлге булып торды. Ул беренче көннән үк кыю адымнар белән халыкка хезмәт итте. Татарстан, татар халкының кызыксыну даирәсен, мәнфәгатьләрен өйрәнеп, көн сулышын нечкә тоемлап, мавыктыргыч язмалар, кызыклы әңгәмәләр, үткен тел белән язылган аналитик мәкаләләр җиткерү үзәгенә әверелде.

Бу дәвер эчендә илдә төрле вакыйгалар, үзгәрешләр булды, ил башлыклары алмашынды. Әмма «Интертат» бернинди узгынчы идеологиягә бирешмичә, тормыштан аерылмыйча үз алдына куйган максат-юнәлешендә объектив эшчәнлеген дәвам итте. Оператив булу ягыннан сынатмады һәм хәзер дә сынатмый.

Бүгенге көндә «Интертат»ны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Әйтик, Төркиядә аның рәсми аккредитацияле үз хәбәрчесе бар. Төркия татарлары «Интертат» язмаларын кызыксынып укый. Алай гына да түгел, төрки дөнья, татар дөньясын өйрәнүче, шушы мәсьәләләр буенча фәнни эшчәнлек алып баручы төрки дөнья һәм төрек галимнәре, корылышлар, медиа органнары «Интертат»ны игътибар белән күзәтә.

Бу җәһәттән, аны Татарстанның йөзе, татар журналистикасының мәртәбәсе, уңышы һәм халыкара дәрәҗәдә эшләүче татар матбугат органы дип бәяләргә җирлек бар.

«Интертат»ны 20 еллык юбилее белән котлап, иң элек, аны аякта тотучы коллективына исәнлек-саулык, бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман, энергия, мәңге саекмас илһам чыганагы, фикер төрлелеге телим. «Интертат» электрон газетасына озын-озын гомер телим. Уңышларына яңалары өстәлеп торсын, якты, матур объектив язмалар белән халыкны сөендереп торуын дәвам итсен.

Радик Сабиров: «Күбрәк акча эшлик дип, күләмлерәк яза идек»

2002 – 2014 елларда «Интертат» газетасында штаттан тыш журналист булып эшләгән, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров:

– 2002 елның көзендә дустым Ләззәт Хәйдәров чакыруы белән спорт темасына язарга «Интертат»ка килдем. Ул вакытта аспирантурада укый идем, әти-әнидән акча сорау яхшы түгел. Ләззәт инде анда эшли иде. Әлфия Туфановна янына алып керде дә: «Әйдә, язып кара», - диде Әлфия апа. Әлфия апа беренче карашка усал кебек иде, без аннан куркып тора идек.

Журналистикада беренче чыныгуым «Интертат»та булды. «Интертат» редакциясе Бауман урамындагы Матбугат йортында урнашкан иде. Андагы тормыш кайнап тора иде. Бөтен язучы-шагыйрьләрне шунда күрә башладык.

Тора-бара парламент хәбәрчесе дә булдым, Эчке эшләр министрлыгы темасын да алып бара идем. Шунысы әйбәт иде: гонорарны билге (знак) күләменнән чыгып түлиләр иде. Күп язарга омтылуым истә калган: Ләззәт белән иртәнге 7гә килеп утыра идек, язмаларыбызны күләмлерәк итәргә тырыша идек, дәресләр башланганчы язып утыра идек тә, дәресләргә китә идек. Дәресләр беткәч, кире кайтып, язуыбызны дәвам итә идек.

Эшләгән дәвердә үлемнәр дә булды. Спорт темасын язучы Рөстәм Җиһангәрәев, Ләйсән Әсәдуллина, Гөлчәчәк Гыйсмәтуллина арабыздан вакытсыз китеп бардылар.

2014 елга кадәр даими яздым. Һәрвакыт штаттан тыш хәбәрче булып эшләдем. «Интертат»тан чыккан журналистлар – татар журналистикасының зур, көчле өлешен тәшкил итә.

Булат Сруров: «Интертатны татар дөньясында якты бер йолдыз белән тиңлим»

«Интертат» электрон газетасының 2011 – 2013 еллардагы баш мөхәррире Булат Сруров:

– «Интертат» редакциясенә мин «ТАТМЕДИА» җитәкчелеге тарафыннан 2011 елның сентябрендә билгеләндем (ул вакытта «Молодежь Татарстана» басмасы мөхәррире идем). Аннан алда Әлфия Туфановна, гаилә хәлләре сәбәпле, коллективтан, хәтта илебездән дә китәргә мәҗбүр булган. Аның кулы астында эшләгән хезмәткәрләр - профессионал, үзара бик дус һәм милли җанлы кызлар-егетләр, алар белән эшләү бик җайлы иде, «боткабыз пеште» дияргә була (үзләре ничек бәялидер, үземә шулай тоелды).

 

Фото: © Булат Сруровның шәхси архивыннан 

Яңа эш урынына күчү гаиләмдәге үзгәрешләр чорына да туры килде - сентябрь башында кечкенә улыбыз туды, менә шундый психологик халәт, аңлыйсыздыр...

Республикабызның беренче татарча электрон газетасында эшләү еллары даими «үзгәртеп корулар» белән истә калды: сайтыбызны яңарттык (ул «өч телле» иде - татарча, русча һәм латин имлясындагы версияләр), социаль челтәрләрдә «төркемнәр» булдырдык, Чистай урамындагы офисыбыздан «Идел-Пресс» бинасына күчендек (аның эчендә дә берничә тапкыр кабинетларны алыштырырга туры килде әле).

Оештыру структурасында да мөһим үзгәрешләр булды. Башта безне «ТАТМЕДИА» башлыклары Леонид Толчинский җитәкләгән «Татар-информ» белән кушмакчылар иде, берничә ай аларның «ньюс-румында» эшләдек. Тик аннары аерым филиал итеп калдырырга, хәтта, киресенчә, «Татар-информ» карамагында булган «События недели / Атна вакыйгалары» редакциясен «Интертатка» кушырга карар кылганнар.

Шул рәвешле безне көчәйттеләр, сайтыбыз өчен күбрәк эксклюзив, ягъни үзенчәлекле материаллар әзерләргә мөмкинлек туды. Билгеле инде, бу «Интертатның» эзләү системаларындагы күрсәткечләргә уңай тәэсир итте, гомуми аудиторияне берничә тапкырга арттырды.

«Интертатны» даими укып барам, кызыклы материаллар, «мөгезле» темалар чыгып бара, проектның ничек үсеш алуы куандыра, әлбәттә. Хәзерге татар дөньясында якты бер йолдыз белән тиңлим мин аны, һәм коллегаларыма уңышлар телим!.

Илназ Фазуллин: «Сайтны яңарту идеясен тормышка ашыра алмадык»

«Интертат» электрон газетасының 2013 – 2017 еллардагы баш мөхәррире, хәзерге көндә «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин:

– «Интертат»ка эшкә килгәнче, электрон газетаның барлыгын Радик Сабиров аша белә идем (аның белән «Безнең спорт» газетасын чыгардык). Коллектив белән таныш түгел идем. Көз көне килдем. Ул вакытта «Интертат»та реформалар көтелә иде, яңа сулыш кертү өчен чакырдылар. «Интертат» ике телле булудан туктап, бер телле – татар телле булып кына эшли башлады.

Ул вакытта татар телле сайтлардан популярлары аз иде, «Матбугат.ру» гына бар иде. Без аларга «ак көнләшү» белән карый идек – аларда укучылар саны артып китсә, без калышмаска тырыштык.

Без коллектив белән ял итәргә – башны җилләтеп кайтырга ярата идек. Болгар шәһәре, Зөя утравында булдык.

Басма матбугат чарасы буларак «Атна вакыйгалары»н чыгара идек, аңа да күп көч куеп эшләдек. Агарту эшен алып бардык.

Җитәкчелек татар телендә аналитикага корылган язмалар урнаштыру бурычын куйды. Күбрәк аналитика, сәясәт, социаль программаларның тормышка ашырылуы кебек җитди темаларга бәйле иде. Укучылар санын арттыру максаты да куелды, без аны ул чорга карата үзебезчә тормышка ашырдык: без эшли башлаганда уникаль караучылар саны 300-400 булса, бер ел эчендә без аны меңгә җиткердек. «Татар-информ» редакциясе белән кушылганчыга кадәр уникаль укучылар саны 3 меңгә җитеп килә иде. Бу татар телендә генә мәгълүмат бирүче сайт өчен зур күрсәткеч.

Аннан соң тормышлар үзгәрде – социаль челтәрләр үсеш алды. Башка матбугат чаралары да укучыларын арттырды, активлашты. Төп укучыларыбыз Вконтактеда иде. Төрле интернет проектларга да башлангыч бирдек: эстрада вәкилләре катнашында «Шоу-шу» дигән видеотапшыру эшләп карадык, көрәш ярышларыннан туры эфирлар алып бардык.

Сайтыбызны яңартасыбыз килгән иде, ләкин укучылар инде иске бизәлешкә ияләшкән, шул килеш калсын, диделәр. Сайтны яңарту идеясен тормышка ашыра алмадык.

Мөршидә Кыямова: «Интертат»ның алтын баганасын Әлфия апа туплап калдырган иде»

2008 – 2018 елларда «Интертат»та эшләгән, хәзерге көндә «Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары Мөршидә Кыямова:

– «Интертат» минем өчен журналистиканың тәмен тоярга өйрәткән интернет-газета. Аңа кадәр «Казан радиосы» һәм «Мәгърифәт» газеталарында беркадәр каләмне чарлаган идем. Мине эшкә Әлфия ханым Туфановна алды. Беренче биремен әле дә хәтерлим: Туфан Миңнуллинның «Дивана» спектакле турында язма әзерләргә кушкан иде. Дәүләт Советына Туфан абый янына да, театрга Фәрит Бикчәнтәев янына да бардым. Язманы ошатты булса кирәк, Әлфия апа мине штатка алды.

Электрон газетага башкачарак язу таләп ителде: Әлфия апа ачкыч сүзләрне табарга өйрәтте. «Интертат»ны күбрәк чит илдәге милләттәшләребез укый иде. «Интертат»та эшләгәндә мин оперативлыкка – тиз-тиз язарга өйрәндем. «Казан, Татарстан яңалыкларын «Интертат» аша белеп барабыз», - дип әйтүчеләр булды.

Мәкаләне язасың да, аны шундук сайтка урнаштыралар – берничә минуттан сиңа фикерләр килә башлый, бу безнең өчен яңалык, сөенеч иде. Хәзер ул гадәти күренеш – бөтен кеше социаль челтәрләрдә утыра, фикер язып калдыра.

Коллективта яшьләр җыелгангамы, без ярышып-ярышып эшли идек, кызык иде. Хатын-кызлар коллективы булуына карамастан, тәмсезләнешеп йөргәнне бер дә хәтерләмим. Коллектив бик яхшы иде. Кайда гына эшләмәдем – андый коллективны күргән булмады. Бу коллективны кулда тотып торырдай, кадрларны сайлауда да Әлфия Туфановнаның роле зур, ул психологик яктан кешеләрне тоемлый иде.

«Интертат»ның алтын баганасын Әлфия апа туплап калдырган иде. Беренче татар электрон газетасында ун ел эшләвем белән горурланам, «Интертат»ны 20 еллык юбилее белән котлыйм.

Эльвира Шакирова: «Интертат»ның язмышы бик катлаулы»

2006 – 2018 елларда «Интертат» газетасында журналист булып эшләгән, хәзерге вакытта «Шәһри Казан» газетасының хәбәрләр лентасы мөхәррире Эльвира Шакирова:

– «Интертат»ка 2006 елда килдем, ул вакытта баш мөхәрриребез Әлфия Туфановна редакциягә кызлар җыя иде. Журфакның беренче курсында укыган чак, тәҗрибәм юк, моңарчы бер газета-журналда язган булмады. Шәһәрдә туып үстем, рус мәктәбендә укыдым, тел байлыгым да мактанырлык түгел иде.

Әлфия апа карап торды да: «Әйдә, көн саен газета киоскларыннан татар газеталарын алып кил. Шуларны укырсың да, минем янга кереп, эчтәлеген сөйләрсең», - диде. Көн саен укып утыру кызык түгел иде миңа, моңа хәтта үпкәләп тә куйдым. Әмма бу алым миңа телне шомартырга ярдәм итте: баштан Эчке эшләр министрлыгы җибәргән язмаларга тәрҗемәләр ясадым (тәрҗемә эше дә бик авыр эш), шуннан соң мэрия оештырган чараларны яздым. Көненә хәтта өч чарага йөри идек.

Әлфия Туфановна, Лилия Гаделшинага мин бик рәхмәтле. Әлфия апа бернинди тәҗрибәсе булмаган студентка ышанып, эшкә алды, өйрәтте. Мин аларны остазларым дип йөртәм. Миннән журналист ясадылар. Татар журналистикасында исемем бар икән, монда аларның роле бик зур.

«Интертат»ның язмышы бик катлаулы – ул ябылуга дучар булды. 2008 елда Туфан Миңнуллин ярдәме белән без аны кабат ачуга ирештек. Туфан абый булмаса, «Интертат» кабат ачылмас иде. 2008 елдан «Интертат» бары тик татар редакциясе составы белән генә эшли башлады. Авыр чорлар үткән үзенчәлекле Татарстанның беренче электрон газетасы.

«Интертат»ны бик яратам. Беренче эш урыным булганга күрә дә күңелгә якындыр. Безнең коллективта җылы мохит иде: бер-береңнән көнләшү, кырын карау булмады. Өлгерә алмасак, икенчебез тема алып яза идек – бер-беребезгә ярдәм иттек.

 

Фото: © журналист Гөлчәчәк Гыйсматуллина белән

Бәйрәмнәре дә күңелле үткәрдек. Һәрберебез зурдан кубып, кем ничек булдыра ала, иҗади номерлар уйлап таба идек. Хәтерлим, Яңа елда мәрхүм Гөлчәчәгебез ире белән скетч куйды, Айгөл Җәлалова җырлады, кемдер шигырь сөйләде... Ә мин әти-әнине алып килдем, әти гармунда уйнады, әни җырлады. Гаилә номеры күрсәттек. Иң истә калган бәйрәм шушы иде.

Бик күп тапкыр табигать кочагына чыктык. Ул вакытта безнең коллектив бербөтен гаилә кебек яшәде.

«Интертат»тагы кызларның төрле сәбәпләр аркасында китүләре бик кызганыч булды. Ул иң көчле журналистлардан җыелган шәп коллектив иде. Мин ул вакытларны кире кайтарыр идем, кызлар да шул фикердә. Сирәк кенә булса да, күрешәбез. Күрешкәндә: «Эх, шушы состав белән «Интертат»ны яки башка берәр яңа басманы исеме белән яңадан туплансак иде», - диләр. Без яңадан туплансак, ул иң көчле матбугат чарасы булыр иде.

Автордан берничә сүз

Яшь, әле өлгереп килүче журналист булуыма карамастан, «Интертат» редакциясендә берничә тапкыр булырга туры килде. Каникуллар вакытында өйдә нишләргә белмәүдән тилмергәндә Эльвира апам янына – «Интертат» редакциясенә барып утыра идем. 2008 еллар булса кирәк, бу редакциянең никадәр дус-тату булуын үз күзләрем белән күрдем. Әлфия Туфановнаның без утырган бүлмәгә кереп, кызлар белән аралашуы күз алдында булды. Дөресен әйтим: аны күрүгә куркып киттем, куркудан кылтырый ук башладым. Әлфия апага беренче ияләшүем әнә шулай булды.

Төрле чараларга ияреп йөрдем – бу миңа кызык иде! Диктофонга яздырып кына түгел, сөйләүченең сүзләрен шул ук мизгелдә блокнотка теркәп барган апама гаҗәпсенеп карап тора идем. Беренче журналистик серләргә дә шунда төшендем. Апаларның тиз-тиз компьютер төймәсенә басуларына, телефоннан шалтыратып, кирәкле мәгълүматны белешеп, биш минут эчендә мәкаләне әзерләп, шунда ук интернетта чыгаруларына шакката идем. Апамның чираттагы мәкаләсен язып бетергәнен көтеп утырганда вакытны ничек уздырырга белмәгәнлектән, үз-үземне фотога төшереп алганым хәтердә калган. Шул фотоны эзләп таптым:

 

Фото: © "Интертат" редакциясе бүлмәсендә

«Интертат» редакциясе белән танышуыма чиксез бәхетлемен. Ә инде ун елдан соң шушы редакциядә үзем эшләрмен дип кем уйлаган?..

Кыскасы, «Интертат» бар, яши. Электрон газетаның тарихын дәвам итүчеләр рәтендә булуым белән горурлык хисләре кичерәм. Дәвамлы газета булуын теләп калам.

  • Intertat.ru - татар телендә чыгучы Татарстан Республикасының беренче татарча электрон газетасы. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2001 елның 18 декабрендә «Intertat.ru» Республика электрон газетасы редакциясе автоном коммерциячел булмаган оешмасы»ның гамәлгә кую документларына кул куела. Редакция www.intertat.ru доменында теркәлә һәм сайтның техник эшләнешенә йөкләмә бирелә. Электрон газетаны теркәү турындагы 77-6112 номерлы таныклык 2002 елның 22 февралендә бирелә.
  • 2008 елда «Intertat.ru Республика электрон газетасы редакциясе» «Татмедиа» ААҖ филиалы була һәм редакция структурасын үзгәртә, шулай ук интернет-басманың эчтәлеге өлешендә дә үзгәрешләр кертелә. 2008 елдан редакция бары тик бер татар редакциясеннән генә тора. Филиал директоры - Intertat.ru баш мөхәррире итеп Әлфия Миңнуллина билгеләнә.
  • 2011-2013 елда «Intertat.ru»ның баш мөхәррире – Булат Сруров.
  • 2013 - 2017 елда «Intertat.ru»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин
  • 2017 елдан алып хәзерге вакытка кадәр «Intertat.tatar» электрон газетасының баш мөхәррире – Рәмис Латыйпов. 
  • Хәзерге вакытта «Интертат» Лайфинтернет рейтингы буенча татар телле сайтлар арасында иң күп укыла торган сайт.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100