Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интернетта үзең турында таралган мәгълүматны ничек бетерергә?

Моның күпләр белми торган ысулы бар.

news_top_970_100
Интернетта үзең турында таралган мәгълүматны ничек бетерергә?
https://pixabay.com

Интернетта үзегез турында таралган мәгълүматны бетерәсегез килсә, Роскомнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Мөрәҗәгатьне Роскомнадзор сайтында «Сформировать обращение» бүлегендә биреп була. Ведомствоның бурычларының берсе — шәхси белешмә субъектларының хокукларын яклау. Шулай ук челтәрне кулланучы һәр кеше «право на забвение» дигән хокугын куллана ала. Ул Россиядә 2016 елдан бирле эшли, диелә бу хәбәрдә.

«Бу хокукны куллану өчен, мәгълүмат урнашкан сылтамаларны җыегыз. Бу белешмәне бетерү турында гариза язарга, сәбәбен аңлатырга кирәк. Гаризага сылтамалар исемлеген, үзеңнең паспорттагы белешмәләрне, контактларны һәм шәхси белешмәне эшкәртүгә ризалык турында килешүне беркетегез», — дип сөйләгән Infosecurity a Softline Company оешмасының аудит бүлегенең әйдәп баручы белгече Анатолий Сазонов «Газета.ру» сайтына.

Тупланган документларны эзләү сервисларына да җибәреп була. Мондый мөрәҗәгатьләр өчен махсус форманы кулланырга кирәк. Мөрәҗәгатьтә әйтелгән белешмәне эзләгән чакта күрсәтүдән ун көн эчендә туктарга тиешләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100