Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интернетта җыры таралып танылган Мөхәммәт Галимов турында: «Артистларың бер читтә торсын»

news_top_970_100
Интернетта җыры таралып танылган Мөхәммәт Галимов турында: «Артистларың бер читтә торсын»

Башкортстанның Әбҗәлил районы Казмаш авылыннан Мөхәммәт Галимов – халык мәхәббәтен яулаган җырчы.

Казмаш авылында яшәүче Рәшидә Фәттахова авылда яшәүче Мөхәммәт Галимовның җырлаганын видеога яздырып ала һәм аны танышларына җибәрә. Шул рәвешчә, аның видеосы халыкка тарала һәм көчле, моңлы тавышлы җырчы тиз арада популярлык казана.

Аның турында Баймак телевидениесе сюжет та әзерли. Телевидение хәбәр итүенчә, бу популярлык килгәннән соң, Мөхәммәт агага эшлекле тәкъдимнәр дә килгән. 

«Курай ТВ» «ВКонтакте» төркемендә Мөхәммәт Галимовның видеосын элгәч, тагын күпләп комментарийлар калдырганнар.

«Шундый талантлар Башкортстаныбыз буйлап күпме яшеренгән. Ә элегрәк бит сәнгать укытучылары бөтен эшләрен ташлап эзләп йөргәннәр авыл буйлап талантларны», – дип яза Зөлфирә Булатова.

«Бик моңлы итеп җырлый, тәннәр земберләп китә. Артистларың ары торсын», – дигән Шәһидә Шакирова.

«Әлеге агайның бүген хәлләре ничек икән, яңа җырлар көтеп калабыз», – дип язган Мәрьям Бакирова.

Ә сезнең якта да шундый талантлар бармы?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 июнь 2023
    Исемсез
    Бик матур җырлый. Асылташ! Бик тә яраттым.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100