news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интернетта телләрне популярлаштыруга багышланган конкурска гаризалар кабул ителә

news_top

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы интернет челтәрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче халыкларның башка телләрен популярлаштыруга багышланган конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү вакытын озайтты. Бу турыда агентлык сайтында хәбәр ителә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2026 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс ике номинациядә үткәрелә:

  • «Социаль челтәрләрдә язылучылары 5000гә кадәр булган иң яхшы блог»;
  • «Социаль челтәрләрдә язылучылары 5000нән артык булган иң яхшы блог».

Һәр номинациядә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырыла:

  • 1 нче урын — 60 000 сум;
  • 2 нче урын — 50 000 сум;
  • 3 нче урын — 43 000 сум.

Конкурста интернет киңлегендә телләрне популярлаштыруга өлеш керткән блог авторлары катнаша ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар