Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интернетта танышкан егет белән очрашуга килгән кияүдәге хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100

Сочида романтик очрашу вакытында 46 яшьлек хатын-кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Хатын үзе Сочида яши, 58 яшьлек ир-ат Сочига башка шәһәрдән килгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир-ат белән хатын-кыз интернетта таныша. Алар романтик очрашу оештыра. Ир-ат диңгез буенда зур булмаган йортта яши, хатынны шунда чакыра. Очрашуда алар талаша башлый. Ир-ат хатынның күкрәгенә суга. Хатын егыла, ир аны типкәләп, суккалап кыйнавын дәвам итә. Аннары мәетне пляжда калдырып, качып китә.

«Талаш вакытында җинаятьтә шикләнелүче ир-ат хатынның битенә күп тапкыр суга, аннары аны урамга чыгарып куя, башына таш белән берничә тапкыр суга. Шуннан соң качып китә», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Хәзер ир-ат тоткарланган, ул гаебен танып күрсәтмә биргән. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Мәсхәрәләнгән мәетне 19 февральдә Сочиның Адлер районында пляжда табалар. Аны троутар плиткасы куярга килгән эшчеләр күреп ала, хатынны да шушы плитка кисәге белән кыйнаганнар.

Соңрак «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, үтерүчене видеокүзәтү камералары төшереп алган. Аның Таҗикстан кешесе Равшан булуы билгеле. Мәрхүмә Эвелина Д. Сочига Луганскидан килгән, анда аның бөтен гаиләсе яши. Эвелинаның кияүдә булуы билгеле.

Эвелина 18 февральдә кич белән Равшанга кунакка бара. Алар бергә салып утыра, аннары талашалар, ир-ат кунагын кыйный башлый.

«Алар алдагы көнне танышкан. Романтик мөнәсәбәтләр юк анда. Ләкин икесе дә нидер өметләнә инде. Ир-ат Эвелинаны өенә чакыоа, аны үтерү нияте булмый», – дигән «КП» чыганагы.

Үтерүдә шикләнелүче Равшанны 1 тәүлек узгач тоткарлыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100