Интернетта әдәпсез сүзләр кулланган кешеләргә 100 мең сумга кадәр штраф яный, кабат кагыйдә бозган очракта — 200 мең сумга кадәр. Бу турыда «РИА Новости» Россия Юристлар ассоциациясенең Омск төбәк бүлеге әгъзасы Дмитрий Макаровка сылтама белән яза.
«Интернетта кеше намусын һәм җәмгыять әхлагын кимсетә торган, җәмгыятькә яки дәүләткә карата ихтирамсызлык белдергән сүгенү сүзләре (норматив булмаган лексика) куллану РФ КоАПның 20.1 маддәсе 3 өлеше («Вак хулиганлык») буенча административ җаваплылыкка китерә — гражданинга 30 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф яный», — дигән ул.
Шул ук вакытта, Макаров әйтүенчә, кабат кагыйдә бозган өчен штраф күләме 200 мең сумга кадәр, ә ике һәм аннан да күбрәк очракта 300 мең сумга кадәр арта, диелә хәбәрдә.