«Слово пацана» сериалы нәрсә белән бетә: 7нче һәм 8нче серияләр интернетка чыкты
«Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалының 7нче сериясе рәсми төстә чыгарга әле 2 көн вакыт бар. Әмма эпизодның «чиле-пешле» варианты инде «Телеграм» каналларда таралр башлады. Серияне интернетка кем чыгарганы билгеле түгел, әмма күпләр, 14 декабрьне көтмичә, аны хәзер үк карады.
Интернетта аның соңгы – 21 декабрьдә чыгарга тиешле 8нче сериясе дә чыкты.
«Кто слил, тот чушпан», – дип язган сериалның төп герое Иван Янковский үзенең аккаунтында.
Интернетка чыккан сериалларга логотиплар, монтажерлар өчен аңлатма сүзләр сугылган – моның әзер түгел версия икәне аңлашыла. Кайбер мизгелләрдә тавыш юкка чыгып ала, ә актерларны башка тавышлар «яңгырата». Серия үзе «чиле-пешле» – анда «бушлыклар» күп, музыкаль бизәлеш юк дәрәҗәсендә.
Интернетта бу серияләрнең яңа төрле итеп төшерәчәкләре турында сүз чыкты – пәнҗешәмбе көнне чыккан фильмнар бөтенләй башкача булырга мөмкин.
Спойлердан курыкмаганнар өчен – серияләрнең кыска эчтәлеге.
7нче сериянең төп мизгелләре:
Айгөл үз-үзенә кул сала. Бу хакта Андрей Маратка түгел, Адидаска хәбәр итә. Әмма Адидас бу хакта Маратка хәбәр итәргә көч тапмый. Ул аны зиратка алып барып эчерә, үлем, тормыш турында сөйли. Адидас аннан гафу үтенә, әмма Марат аңа: «Пацаннар гафу үтенми», – ди. Ул Айгөлнең үлгәнен бары тик Марат исереп беткәч кенә әйтә, әмма Марат аны аңларлык хәлдә булмый.
Марат Айгөлнең үлгәне хакында мәктәптә дәрес вакытында белә, бу хәлгә ышанмый, моны әйткән классташын кыйный, Айгөлнең өенә чаба. Анда ул Айгөлнең исерек әтисен генә күрә һәм бу хәбәрнең дөрес булуын аңлый.
Адидас-старший (Вовка) Айгөлне урлап китүдә гаепле булган Желтыйны үтергән иде. Ул аның шәфкать туташы булып эшләгән яраткан кызы Наташаның туганнан туган абыйсы икәнен белә. Милициядән качарга дип, ул Желтыйның әнисе янына килә, ул матәм чарасында катнаша, хәтта аны җирләргә дә килә һәм шунда булган Желтый танышлары аның үтерүче икәнен таный, Адидасны кыйнарга ябышалар. Наташа башта моңа ышанырга теләми, ә Адидас Желтыйны Айгөлне көчләгәннәре өчен үтергәнен әйтә.
Адидас-старший, тетрәнүләр нәтиҗәсендә, группировкадан китәчәген әйтә һәм «егетләрнең дөрес түгел нәрсә белән шөгыльләнгәнен» белдерә. Группировкада вакытлыча Вахит – Зима өлкән булып кала. Турбоның моның белән риза булмавы күренеп тора – ул «юрганны үзенә тарта».
Андрей беренче сериядәге акыллы, музыкант малайдан чын урам малаена әйләнә. Ул үзе очрашып йөргән кыз янына килгән егет – Джон янына урам малайларын китерә һәм кыйната, Джонның чәчен кисәләр.
Андрейның әнисе акылдан шаша һәм кызы Юлияне югалта. Аны Турбо таба һәм кире кайтара, әмма Андрейларга милиция килә һәм Юлияне – балалар йортына, Андрейның әнисен кабат, мәҗбүриләп, психиатрия хастаханәсенә алып китәләр.
Турбо Маратны көчләнгән – группировка кагыйдәләре буенча «пычранган» Айгөл белән очрашуы өчен гаепли һәм группировкадан кыйнап куа. Марат Турбодан үч алырга һәм сөйгән кызының үлемендә гаеплеләрне җәзаларга тели. Ул милиционер Илдар янына бара. Аннары Турбоны алдый – ул аның белән сугышырга бара, аңа Адидас Желтыйны үтергән пистолетны ташлап калдыра. Шул вакытта милиция аларны тотып ала һәм, Мараттан кала, группировка әгъзаларын кулга ала.
8нче серия:
Марат Айгөлне көчләгән Коликны эзли башлый, милиция белән хезмәттәшлек итә. «Универсамовскийлар» группировкасыннан Ералашның үлемендә гаепле табылган өчен куылган Кирилл милиционерга Адидас-старшийның Желтыйны үтерүен, ә Маратның Турбога пистолетны ташлап калдырганын әйтә.
Коневич, Айгөлне көчләүчеләрне эзләүдә ярдәм итү өчен, Маратка комсомолга керергә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, Адидас-младший ризалаша. Марат комсомолга кабул ителә. Аңа галстук кирәк була, шуның өчен ул бер пионерны бәдрәфтә кыйный.
Андрейның (Пальто) сеңлесе Юляны балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Ирина Сергеевна үзенә алып китә. Ул аңа опека терки һәм Андрейны да опекага алырга планлаштыра, чөнки Андрей да – балигъ булмаган бала.
Марат Андрей белән очраша. Андрей аны «үзенекеләрне ташлауда» гаепли. Марат моның белән ризалашмый. «Нигә алар үзебезнекеләр булсын? Айгөлне үлем чигенә җиткерделәр. Алар үзебезнекеләр түгел – сволочьлар. Аларга җәза бирергә кирәк. Пацан законына караганда югарырак законнар бар», – ди Марат.
Марат белән Андрей сугыша башлый. Андрей җиңә.
«Универсам» төркеменең элекке җитәкчесе Кащей кабат кире кайта.
Адидас-старший кеше үтерүен һәм 2 кешене яралавын әтисенә әйтә. Әтисе аңа акча бирә. Андрей Наташа белән Гаграга (Абхазия) китәргә җыенуын да әйтә.
Наташа өенә кайтканда, әнисе янында Желтый бандасындагы, алдагы серияләрдә Андрей яралаган кешене күрә. Желтыйны үтерүче белән очрашкан өчен, Наташаны өеннән куып чыгаралар.
Адидас тормышның һәрвакыт һәркемне җәзалавын аңлый һәм Маратка алга таба яшәргә тәкъдим итә. Адидас-младший Айгөл белән булган хәлләрдә абыйсын гаепли һәм аны кыйный башлый.
Адидас-старший сөйгәне Наташаны поездда көтеп тора. Наташа килә. Адидас тәмәке тартырга чыга. Наташа артыннан күзләп килгән Желтый бандасындагы егет аңа пычак кадап китә. Наташа ярдәм сорап кычкыра, тик егет аңын югалта.
Марат үзен комсомолга алып барган кешеләр белән бассейнга бара. Әле генә «Интернационал» җырлап, Ленин өчен тост күтәргән «тәртипләнгән» яшьләр шәрә килеш су коена. Марат аларга нәфрәт белән карап утыра.
Андрей урамга Юля өчен тәмле әйбер сатып алырга чыга һәм ул кайчандыр видеомагнитофонын урлаган кеше белән очраша, сугыша башлыйлар. Ул кеше милиция чакыра. Титрлардан соң Андрейны яшүсмерләр өчен колониядә күрәбез. Ул фортепианода «Седая ночь» музыкасын уйный, бер төркем үсмер җырлый, калганнары карап утыра.