Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интернетта ничек акча эшләргә? ИТ өлкәсендәге эшмәкәрлек идеяләре

Сезнең күптән үз эшегезне ачасыгыз килә, ләкин башлангыч капиталыгыз юкмы?! Алайса мәгълүмати технологияләр өлкәсе сезнең өчен. Монда эшне башлар өчен нибары Интернет, компьютер, смартфон гына кирәк. Үз бизнесларын булдырган кешеләрнең тәҗрибәсе сезгә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башларга ярдәм итәр.

news_top_970_100
Интернетта ничек акча эшләргә? ИТ өлкәсендәге эшмәкәрлек идеяләре

1. Adobe Photoshop программасы ярдәмендә фото эшкәртү

Программаны өйрәнеп, кешеләргә фотографияләрнең сыйфатын арттыру хезмәте күрсәтергә була. Бу хезмәт туйлар төшерүче фотографлар өчен аеруча актуаль, чөнки алар үзләре фотоларны яхшыртырга өлгермәскә мөмкин. 

Adobe Photoshop ярдәмендә логотиплар ясарга да була, ләкин моның өчен CorelDRAW программасы кулайрак. Сыйфатлы, аңлаешлы, клиентлар җәлеп итәрлек логотип өчен 10 мең сум акча алырга була. Photoshop ярдәмендә реклама макетлары да ясарга була.

2. SММ

Инглизчә "Social Media Marketing" - социаль челтәрләрдә маркетинг дигәнне аңлата. Социаль челтәрләр аша нинди дә булса интернет-ресурска кызыксындыру җәлеп итү. Мәсәлән, сез тортлар пешереп сатасыз, һәм сезнең үзегез пешергән торт фотоларын, бәяләрен куеп бара торган аккаунтыгыз бар. Сезгә шул тортлар аккаунтына мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итәргә кирәк. СММ хезмәте күрсәтүчеләр билгеле бер түләү алып, аккаунтларга кеше җәлеп итү белән шөгыльләнә.

Регина Галләмова белгечлеге буенча табиб, декрет ялында SMM белән шөгыльләнә.

- Балама 3 кенә ай иде, нәрсә беләндер шөгыльләнәсе килде. Декрет вакытында ничектер үзеңне онытылган кебек хис итәсеңме, шулай итеп кереп киттем инде.

Нәрсә эшләргә белмәгәч, тормыш иптәшем дә ярдәм итте, уйлашты. Минем сәләтләремне белеп, SMMда эшләп карамыйсыңмы дип тәкъдим итте. Эшмәкәрләр аралаша торган чат бар икән, ул шунда минем турында язган һәм миңа ике заказ килде. Шуннан кереп киттем, беренче заказлар белән өйрәнә башладым. SMM белгечлегенә беркайда да укымадым, эш барышында килеп чыккан һәр сорауны интернеттан карап өйрәндем.

SMM белән шөгыльләнүемә ике елдан артып килә. Хезмәтләремне авитога урнаштыргач, заказларны аннан да алдым. Башта үземнән бернинди дә чыгымнар булмады, беренче заказлар ук керем китерде. Аннары инде укырга кирәклеген аңладым, дизайнерлыкка укыдым, кушымталар сатып алдым, сервисларга өстәлә башладым.

Хәзерге вакытта ким дигәндә 15 мең эшлим. Үз белемеңне күбрәк кертә алсаң, керем дә шулай ук арта. Акча 15 меңнән башлана дип әйтә алам. Эшләү дәверендә өйрәнү өчен тәҗрибәле SMMчылар оештырган чараларга йөрдем, телеграмм каналында SMM-чылар форумнарын укыдым, “Иҗади яшьләр форумы”на бардым, анда  CorelDRAW программасында эшләргә өйрәттеләр.

- Декретта утырып акча эшләргә теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Декретта утыручыларга көнкүрешне җайга салып оештырырга киңәш итәр идем. Миңа иң беренче шул проблеманы хәл итәгә туры килде. Аннары инде җиңел булды. Иң күп мәгълүмат булган мәйданчык - инстаграм. Анда блогерлар СММ турында бик күп мәгълүмат бирә. Китапка караганда да аннан күбрәк мәгълүмат алырга була, караштырырга, укыштырырга кирәк. Үзеңнең аккаунтыңны алып барсаң, бөтен нәрсәгә өйрәнә аласың.

- Хәзерге вакытта нинди социаль челтәрләрдә эшлисез?

- Әлеге вакытта интстаграмда гына эшлим, моңа кадәр Вконтактеда эшли идем. Эшемне бик яратам, ник элегрәк ачып карамаганмын икән дип уйлыйм. Эшнең ошавын аңлар өчен, эшләп карарга кирәк, ачып карамыйча белеп булмый.

- СММ белән олы яшьтәге апалар да эшли алыр идеме?

- Олы яшьтәге апаларга читенрәк булыр дип уйлыйм, чөнки көн дә яңа үзгәрешләр булып тора һәм алар инглиз телендә. Бигрәк тә фейсбукта үзгәрешләр еш була. Инстаграмда күбрәк яшьләр утыра, билгеле бер аудитория, мин аларны күз алдына китерә алам, чөнки алар миңа хас. Ә олы яшьтәгеләр күбрәк Одноклассникида утыра, алар үзләренә туры килгән аудиторияне анда эзли ала. Бу - минем фикерем.

3. Онлайн-мәктәп, тренинглар, видео-дәресләр

Нинди дә булса өлкәдә белгеч булган кеше укырга теләкләре булган кешеләргә өйдә килеш утырып та белем бирә ала. Моның өчен Skype программасы булуы да җитә. Аның аша чит телләр өйрәтергә, репетитор хезмәтләре күрсәтергә була. Әлбәттә, үз өлкәңдә яхшы белгеч булырга кирәк.

4. Копирайтинг

Төрле темаларга оригиналь текстлар язып сатып акча эшләү. Текстлар төрле юнәлештә булырга мөмкин. Укучылар игътибарын теге яки бу сайтта калдыру өчен материаллар кызыклы гына түгел, ә уникаль һәм файдалы да булырга тиеш. free-writing.ru кебек мәйданчыкларда профессионаллардан текст язарга өйрәнергә була.

Копирайтинг белән шөгыльләнә генә башлаучыларга пробелларсыз 1000 символ өчен 30-50 сум акча түлиләр. Тәҗрибәсе арткан саен, хезмәт хакы да арта бара. Моның өчен яңа килүчеләрдән тизрәк, сыйфатлырак, яхшырак язарга кирәк. Шул дәрәҗәгә җиткән копирайтерларга 1000 билге өчен 100-500 сум, яки күбрәк тә түләргә мөмкиннәр.

Статьялар биржасы 3 төрле була: ачык, яртылаш ачык һәм ябык. Ачык сайтларда, мәсәлән, etxt.ru сайтында, теркәлеп, үзең турында мәгълүмат язганнан соң ук эшли башлап була. Әлеге сайтта сезнең рейтингыгыз 10 сум акча эшләгән саен 1 баллга артып барачак, текстларга заказ бирүчеләр нәкъ тә менә рейтинг буенча сайлый. Югары рейтинг җаваплылык һәм профессиональлек күрсәткече булып тора.

Яртылаш ачык сайтларда дөрес язу буенча тест үтәргә кирәк була, яки билгеле бер темага инша язып күрсәтәсе. Шуннан соң гына заказлар кабул итәргә кертәләр. Мәсәлән, ContentMonster сайтында рус теленнән ике этаптан торган биремнәр үтәргә кирәк. Анда теркәлергә теләүчеләрнең яртысы гына бу сынауны үтә ала. Ә менә заказ бирүчеләр өчен бу ышанычлы күрсәткеч. Заказларны яхшы башкаручыларның рейтингы арта бара, ләкин вакытында тапшырылмаган эш өчен сезне блокка җибәрергә мөмкиннәр. Бу сайтта бушлай копирайтерлар мәктәбе үтәргә тәкъдим итәләр.

Ябык биржаларда, мәсәлән, Miratext бары тик профессионаллар гына эшли ала. Бу сайтта заказлар алу бик авыр. Заказ башкаручыларга дөрес язу, кагыйдәләрне белүгә тест үтәргә, бирелгән темага текст язарга туры килә. Бөтен биремнәрне үтәгән кешеләр 1000 символ 40 сум торган заказларны алырга мөмкин. Яңа килгән заказ башкаручыларның эшләрен башта редакторлар тикшерә, 1000 символны тикшертгәнгә 7 сум түләргә кирәк булачак.

5. Үз You tube каналыңны оештыру

Әгәр дә сезнең җәмгыятькә әйтер сүзегез бар икән, каналны булдыру өчен сыйфатлы камера да җитә. Башлангыч этапта сыйфатсыз булса да ярый. Уртача алганда, 1000 карау 1-5 доллар, ягъни 63-310 сум акча китерә. Каналның темасы актуаль булырга тиеш.

Азиза Марсованың ютуб каналына 17 мең кеше язылган. Видеолары 1 миллион 300 меңнән артык тапкыр каралган.

- Ютуб каналымны 2013 елда ачтым, чөнки минем видеолар төшерергә идеяләрем бар иде, алар белән уртаклашасым, дөньяга үзем турында сөйлисем килде. Гадәттән тыш максатым юк иде.

Әти-әнием беркайчан да каршы булмады. Бу минем шөгылем, миңа ошый, алар шуңа риза.

Акча килсен өчен каналга монетизация тоташтырылган, ләкин әллә ни күп акча китерми. Бер 50 мең карау булган видео өчен 500 сум акча алырга була. Акча ютубтан реклама төймәсенә ничә тапкыр басуга карап күчә бара, реклама гадәттә видео башында була. Бер тапкыр басу - бер-ике сум.

Минем өчен видео блог - ул үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Ни телисең, шуны әйтү мөмкинлеге. Үземнең фикерем, уйларым белән уртаклашам, миңа язылучылар арасында фикердәшләр табам.

Мин каналны Россиядә блог алып бару бик үсештә булмаган вакытта алып бара башладым. Шуңа күрә язылучыларны да җыю җиңелрәк иде. Актуаль һәм популяр темаларга видеолар төшердем. Кешеләр аларны карый, аннан соң язылалар иде.

Мәсәлән, Скам дигән сериал популяр булганда, шуның турында видео төшергән идем, шулай караулар һәм язылучылар җыйдым.

6. Интернет челтәрендә ярминкә оештыру

Мондый ярминкәләрнең уңай ягы - бина арендасы өчен түләү юк. Сайтны үзегез, яисә таныш программисттан ясатырга була. Сайтны программист яллап эшләтү якынча 100-150 мең сумга төшәчәк. Сайтта кул эшләнмәләрен урнаштыру өчен каталог, түләү системасы, сатып алучылар белән элемтәгә керү өчен почта ясарга кирәк. Гадәттә, кул эшләнмәләре ясаучылар интернет-ярминкәләр белән бик теләп хезмәттәшлек итә. Ярминкәдә катнашкан өчен билгеле бер күләмдә түләү, яисә һәр сатырга куелган кул эшләнмәсеннән күпмедер процент күләмендә түләү билгеләргә мөмкин. Күбрәк сатып алучыларны җәлеп итәр өчен социаль челтәрләрдә белдерүләр, реклама баннерлары урнаштырырга була. Ярминкәләрне бигрәк тә бәйрәм алдыннан оештыру отышлы.

Шундый ярминкәләрнең берсе Ярмарка Мастеров (www.livemaster.ru) - Осталар ярминкәсе, бу сайтта кулдан эшләнгән эшләнмәләрне сатарга һәм алырга була, үзенең эшләрен Россия, Украина, Белоруссия, Казахстан һәм БДБ илләре осталары урнаштыра. Сайтны оештыручылар сәүдә мәйданчыгына бүгенге көндә 500 меңнән артык сатып алучы җыя алган.

Югарыда китерелгән мисаллар сезгә яхталар, шәхси самолетлар алырлык акча гарантияли дигән сүз түгел, ләкин һәр эштәге кебек үк, тырышкан кеше уңышлы нәтиҗәгә ирешәчәк. Үзмәшгуль буларак эшегезне теркәргә дә онытмагыз. Чөнки милли проект кысаларында куелган максат буенча, Татарстанда ел ахырына үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәргә тиеш.

7. Веб-дизайн, ягъни сайтларның дизайнын булдыру

Сайтның дизайнын ясар алдыннан веб-дизайнер максатларны һәм бурычларны билгели; сайтның проектын төзи, структурасын планлаштыра; интерфейсын, навигациясен эшли; сайтны кулланучының система белән хезмәттәшлек итүен кайгырта; эчтәлеген әзерли һәм сыйфатын контрольдә тота.

Адель Вәлиев архитектура студиясендә 3D-визуализатор булып эшләгән. Хәзерге вакытта веб-дизайнер булып эшли.

- Һәрвакыт графика программаларында эшләү, башкаларның эшләрен кабатлау кызык иде. Фотография белән мавыктым, шуңа күрә фотошоп белән эшләү тәҗрибәм бар иде. Мин эшләгән компаниягә визиткалар, буклетлар, презентацияләр, интерфейслар, сайтлар кирәк булды. Шуннан соң мин үземә интерфейс һәм веб белән эшләргә ошаганын аңладым.

Минем сәнгать белемем юк. Стиль тоемлау хисе кирәк дип уйлыйм.

- Веб-дизайнерлар күпме акча ала?

- Хәзерге вакытта веб-дизайнер дигән профессия юк, барысы да бик тар тармакларга бүленгән. UI/UX белгечләренә бүленеш бар (кулланучы тәҗрибәсе һәм интерфейс), продукт дизайны, коммуникацион дизайны, e-commerce һәм башкалар.

Хезмәт хакы белгечлеккә һәм компанияга карап, шактый аерыла ала. Казанда яшь белгечләр өчен 40 меңнән башлана, продакт һәм арт-директорлар 130 меңнән башлап ала.

- Ничә ел эшлисез, заказларны каян аласыз?

- Бу профессиядә якынча 4 ел эшлим, эштәге заказлардан башлаган идем, аннары дуслардан заказлар булды. Күпмедер вакыт портфолияне тулыландыру өчен Upwork биржасында эшләдем. Алга таба сарафан радиосы эшли башлады, заказлар җитеп тора.

- Профессиягезнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар, сезгә ошыймы?

- Уңай якларына килгәндә, бу яшь өлкә, бик күп яңа технологияләре һәм мөмкинлекләре бар. Клиентлар күп булганга, эш бирүче үзенең хезмәткәрләренә уңайлы эш шартлары, лаеклы хезмәт хакы биреп кайгырта.

- Веб-дизайнер булып эшләр өчен нинди инструментлар булырга тиеш, нинди программалар өйрәнергә туры килде?

- Төп инструмент - күп карау нәтиҗәсендәге тәҗрибә һәм практика. Софт хәзер бик тар белгечләргә тармакланган, өйрәнергә җиңел.

- Веб-дизайнер булып эшләргә теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

Яхшы эшләрне күп карарга, аларны анализларга, кабатларга тырышырга, ни өчен нәкъ тә менә шулай эшләнгәнен уйлап үзең өчен нәтиҗәләр ясарга. Шуңа өстәп, хәзер белем алу һәм шәхси үсеш өчен бик күп материаллар бар, иң мөһиме үз эшеңне ярату!

Фрилансер булырга теләүчеләр заказларны кайда таба ала?

Фрилансер - аңлаешлырак итеп әйткәндә, шабашка. Компьютерда интернет аша заказлар башкару, әзер программаларга төзәтмәләр кертү, аларны тест форматында тикшерү. Дөньяда иң зур интернетта эш заказлары мәйданчыгы upwork.com сайтында. Монда җаның теләгән юнәлешне сайларга була. Әлбәттә, инглиз телен белергә туры киләчәк. Рус телле сайтлардан fl.ru, freelance.ru, freelansim.ru сайтларыннан заказлар алып эшләргә була.

Илшат Манахов университетта укыганда ук фриланс мәйданчыкларыннан өстәмә эшләр алган. 

- Мин һөнәрем буенча программист. Әлеге һөнәр буенча университетта укып, хәзер эшлим. Программист һөнәре гадәттәгегә караганда иркенрәк эшләргә мөмкинлек бирә. Эшләү графигын үзгәртергә була, яки читтән торып эшләргә була.

Минем төп эшем бар, әмма университетта укыганда ук зур булмаган өстәмә эшләр дә ала идем. Алга таба өстәмә эш керем китерә башлады. Клиентлар, нигездә, минем белән бергә эшләүчеләр, яки мин аларны фриланс мәйданчыкларында табам.

Мин билгеле бер технологияләр буенча белгеч булганга, минем хезмәтләремә ихтыяҗ күбрәк, заказлар саны кимрәк булса да, клиентлар белән озак вакыт эшләргә мөмкинлек бирә. Уртача алганда, төп эшне дә бергә алып барып, фриланста 10-40 мең акча эшләргә була. Тулысынча фриланста гына да эшләргә була, ләкин бу даими яхшы бармаска мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100