Интернетта җәмгыятьне һәм дәүләтне кимсетеп язсаң, нәрсә булачак?
Интернетта җәмгыятьне һәм дәүләтне кимсетеп язсаң, нәрсә булачак?
Россия Дәүләт думасы җәмгыять, дәүләт һәм дәүләт символларын интернетта кимсеткән өчен җаваплылык кертү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Законны думага парламентарий Андрей Клишес инициативасы буенча керттеләр.
Законны бозган очракта, бер мең сумнан алып биш меңгә кадәр штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр арест яный.
Моннан тыш, прокуратурага дәүләтне һәм җәмгыятьне кимсеткән сайтларны ябу хокукын бирү турындагы проект та тәкъдим ителгән. Хөкүмәт ул закон проектын да хуплаган, дип яза РИА Новости.