Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирусның уңай яклары турында пост тарала: «Ул гаиләләрне якынайтты»

Коронавирус кешелек дөньясын уятып җибәрде, күп нәрсәгә күзләрен ачты.

news_top_970_100
Коронавирусның уңай яклары турында пост тарала: «Ул гаиләләрне якынайтты»
https://pixabay.com/ru/

Телеграм каналында коронавирусның уңай якларын барлаганнар.

«Коронавируска рәнҗемәгез!» дип атала пост.

Ул кешелек дөньясына үзенең барлыгын, яшәешен аңларга мөмкинлек бирде.

Ул миллионлаган кешеләрне үзләрен Барлыкка китерүчесенә алып килде.

Ул рухи кыйммәтләрне матди кыйммәтләрдән өстен итте.

Ул миллиардлаган кешеләрне гигиена кагыйдәләренә өйрәтте.

Ул барларны, төнге клубларны, бордельләрне һәм казиноларны япты.

Ул банктагы процентларны киметте.

Ул күбрәк вакытыбызны өйдә уздырырга мәҗбүр итте.

Ул гаиләләрне якынайтты.

Ул безне олы яшьтәгеләр турында кайгыртырга мәҗбүр итте.

Ул җәмгыятьтәге тәртипсез кагыйдәләргә юл кисте.

Ул үлгән һәм тыелган хайваннарны ашаучы кытайлыларны акылга утыртты.

Ул күп илләрдә хәрби эшләргә тотылган акчаларның өчтән берен сәламәтлекне саклауга юнәлтергә мәҗбүр итте.

Ул гарәп илләрендә кальян тартуны тыйды.

Ул хакимиятне туктатты һәм дөньядагы күп кенә диктаторларның вәкаләтләрен чикләде.

Ул төрмәләрдә дезинфекция үткәрергә, тоткыннарның санитар шартларын яхшыртырга мәҗбүр итте.

Ул күпләрне яңарыш һәм технологияләргә түгел, Аллаһка табынырга мәҗбүр итте.

Ул кешеләрне, 1400 ел элек Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) өйрәткәнчә, дөрес төчкерергә һәм йөткерергә өйрәтте.

Ул безне гади тормыш белән яшәргә мәҗбүр итте.

Аллаһка безне дөрес юлга китергән, Аннан гафу һәм ярдәм сорарга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһ Тәгаләгә ышанган, зирәк һәм акыллы кешеләр өчен менә дигән дәрес бу!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100