news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интернетны сүндерәләр» дигән хәбәргә рәсми аңлатма чыкты

news_top
«Интернетны сүндерәләр» дигән хәбәргә рәсми аңлатма чыкты
Фото: © «Татар-информ»

«Россиядә интернетны сүндерү планнары турында мессенджерларда тарала торган хәбәр – фейк» – Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

Имеш, ял көннәрендә илдә интернетка керүне чикләү планлаштырылган, дигән хәбәрне мессенджерларда Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы (Минцифры) исеменнән таратканнар. Ведомствоның рәсми телеграм-каналында бу хәбәргә аңлатма чыкты.

«Теркәлгән, мобиль һәм иярченле интернет, һәр төбәктә иминлекне тәэмин итү үзенчәлекләрен исәпкә алып, штатлы режимда эшли. Сүндерү буенча бернинди планнар юк», – диелә ведомство хәбәрендә.

Министрлык тикшерелмәгән чыганакларга ышанмаска, ведомство сайтына һәм аның MAX һәм Telegram каналларына карарга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар