Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәрә фотоларны Интернетта таратып үч алу очраклары: «Тәрәзәдән сикермәкче идем»

Хатын-кызлардан үч алуның заманча ысулы – аларның шәрә төшкән фотоларын Интернетка кую, тарату. «Афиша Daily» шушы хәлгә калган кызлар, психолог һәм адвокат белән сөйләшкән язманы тәрҗемә итте.

news_top_970_100

«Егетемә ялангач фото, видеолар төшереп җибәрдем»

М. (25 яшь):

«Мин мондый үч алу рәвеше белән 3 ел элек очраштым. Университетны тәмамлап килгән чагым, бик яхшы бер егет белән очраша идем. Тормышка карашларыбыз уртак, бик яхшы гаиләдән иде ул. Без аның белән 3 ел парлы булып йөрдек.

Без төрле шәһәрләрдә укыдык, шуңа күрә күпчелек очракта смс хәбәрләр, скайп аша аралаша идек. Айга бер генә күрешә ала идек. Ул үзенә секс җитмәвен әйтеп килде. Моны компенсацияләү чарасын да тапты: ачык фотолар белән алмашу. Башта коену киеменнән төшкән фотолар белән канәгать булса, соңыннан аңа бу да җитми башлады: көн саен шәрә төшкән фото сорый иде. Ул һәр фотома шундый югары бәя бирде, аларга шатлана иде. Мине кемнедер мактавы бөтен хисләремнән дә өстен чыкты, аңымны томалады. Бераздан видеолар ук төшерергә куша башлады. Мин ризалаштым.

Күпмедер вакыттан безнең арада язышу, фото-видео җибәрү, виртуаль секстан кала башка әйбер калмады. Аның күрешәсе дә, сөйләшәсе дә килми иде. Бераздан мин мондый мөнәсәбәтләрдән туйдым, үземнән файдаланган сыман итеп тоя башладым. Егетемә карата булган хисләрем дә сүрелде, шулай артык тирәнгә кереп киткәнем өчен үземне күралмый башладым. Мөнәсәбәтләребезнең җимерелүендә дә үземне гаепле санадым. Ул исә, киресенчә, үзеннән ерагаюымны тоеп, катгый контроль урнаштырырга теләп, бөтен социаль челтәрләремнең паролен, кайда кем белән, ничәгә кадәр йөрүемне сорап төпченә башлады. Укудан кала башка җиргә баруны да тыймакчы булды. Мин түзә алмадым, араларны өздем. Телефонымны үзгәрттем, башка фатирга күчтем, бөтен җирдә дә аны блокка куйдым. «Минем шул оятсыз фотоларымнан файдаланыр» дип, башыма да кермәде.

Аерылышуыбыздан соң, ул минем дусларыма претензияле хәбәрләр юллады, көненә 1000гә якын җыела иде. Берничә айдан соң иртән дустым миңа тиз генә «ВКонтакте» социаль челтәренә керергә кушты. Минем бөтен фото, видеоларым, язышуыбыз аның аккаунтының лентасында, минекендә, башка социаль челтәрләрдә иде. Күргәч, әллә нишләп киттем, хәтта тәрәзәдән сикермәкче идем.

Ул миңа язган соңгы хәбәрендә минем фотоларымны урнаштырган унлап ресурс теркәлгән иде. Мин беренче сылтама буенча үттем. Караулар саны артуыннан күземне ала алмый утырдым.

Бу гына аз булып тоелган күрәсең, минем бөтен дусларыма җибәреп чыккан. Дуслар, туганнар, хезмәттәшләрем, төркемдәшләрем – берсе дә калмаган. Барысына да минем исем, фамилиямне, телефонымны язып куйган. Миңа минут саен егетләр шалтырата башлады.

«Гаиләм үзен берни булмагандай тотты»

Моны тирә-ягымдагы кешеләр төрлечә кабул иттеләр: кемдер үзен берни булмагандай тотты, икенчеләре, үпкәләп, аралашудан туктады, битемә карап мыскыллаучылар да булды. Әти-әнием һәм туганнарым күрсәләр дә, берни булмагандай иттеләр. Бәхетем, үзем генә калмадым, миңа ярдәм итеп торучы дусларым бар иде. Кичләрен иптәш кызларым килеп мине сагалыйлар иде, хәтта туалет, ванна бүлмәсен дә бикләтмиләр иде. Белмим, алар булмаган булса, үзем белән берәр хәл кылыр идем, мөгаен.

Бу материалларны бары чит ил сайтларыннан гына алып атып булды. Үзебезнекеләр мине күрмәмешкә салыштылар. Коллектив рәвештә шикаять белдергәч кенә, ул фото, видео материалларны бетереп аттылар. Полициягә мөрәҗәгать итәргә җөрьәт итмәдем. Курыктым. Гадәттә, мондый очракларда зыян күргән кешенең үзен гаеплиләр бит. Мин дә нәкъ менә шуннан курыктым. Шәһәр дә бик зур түгел, ул очракта бөтен кеше белер иде. Барыннан да бигрәк ата-анам репутациясенә тап төшерүдән курыктым.

Элеккеге егетем вакыт-вакыт күренеп ала хәзер дә. Минем фото, видеоларны таныш булмаган кешеләргә карарга тәкъдим итә. Моңа карата берничек тә реакция белдермәсәм дә, кабат шулай эшли ала, дигән курку хисем бар. Без хәзер икебез дә Европада яшибез. Монда шулай эшләсә, һичшиксез, полициягә барачакмын. Ул аны аңлый һәм үзен сак тота.

Мин ялгыз түгел, әмма минем кешеләргә ышану белән бик зур кыенлыклар туды. Нинди генә шәп ир-ат булса да, тормышымның бер матур мизгелендә ул да бер этлек эшли ала, дип уйлыйм. Миңа да гади, чын мөнәсәбәтләр кирәк, тик үзем һаман да ниндидер бер астыртын эш көтеп яшим. Бу – минем тормышымны бизәми, киресенчә, катлауландыра гына. Кайчан да булса бу вакыйгалардан өстен чыгармын, дип ышанам».

«Моны бик азгын кызлар гына эшли ала»

И. (21 яшь):

«Барысы да егетем белән араларны өзгәч башланды. Бу – минем беренче чын мөнәсәбәтләрем иде, ул миннән 6 яшькә зуррак иде. Мәктәптә укыганда «егетләр миңа карамый» дип, бик хафалана идем. Ә ул бик күп комплиментлар әйтеп, үзенә гашыйк итте, мине тулысынча «яулап алды». Ул СМС хәбәрләремә җавап бирмәгәндә, мин хәтта шашыныр дәрәҗәгә җитә идем.

Мәхәббәтемне исбатлау өчен, шәрә фото сорый башлады. Бу – минем өчен бөтенләй ят әйбер. Аннары «мондый эш белән бик азгын кызлар гына шөгыльләнә ала» дип саный идем. Шулай да ярты елдан соң ул мине күндерде. Егетемне югалтмас өчен, эчке киемнән фото төшереп җибәрдем. Ул шулхәтле сокланды ки, бу – беренче һәм соңгы фото булмады.

Мәктәпне бетереп, университетка укырга кереп, башка шәһәргә күчтем. Башта үземне ялгыз хис иттем, миңа аның ярдәмен тою бик мөһим иде, ә аның моңа ачуы килде. Бераздан тормышымда яңа танышлар барлыкка килде. Араларыбыз суына барды, әмма ул мине тыныч кына җибәрә алмады.

«Фотоларыма бәяләр дә куелган иде»

Берничә көннән минем фотоларым белән бөтен Интернет тулган иде. Бик борчылдым. Әти-әниемә күрсәтерләр, дип курыктым. Техник ярдәм бүлегенә шикаятьләр язып җибәрә башладым, тик тиз генә җавап бирмәделәр. Ә егетем үз чиратында мине мыскыллап, куркытып, хәбәрләр язды. Табып, кыйнап ату белән дә янады.

4 айдан соң ул «двач»та (аноним форум) минем фото куелган һәм шәхси бөтен мәгълүмат язылган «сөйләшү» ачты. Бу минем тормышымны тар-мар итте. Шуннан соң «травля» башланды да инде. Миңа шантажлап та, куркытып та, мыскыллап та яздылар. Әллә нинди ирләр тагын фото сорап йөдәттеләр. Мәхшәр башланды... Социаль челтәрдәге битләремне алып ату да хәлне чишмәде. «ВКонтакте»да минем фотоларымны сата торган аккаунт барлыкка килде, хәтта бәяләре дә язылган иде. Соңыннан минем фотолар белән шыплап тулган «Голые игры» дип аталган профиль пәйда булды. Таныш-белешләрем мине шулай акча эшли дип уйлаганнар.

Әти-әнидән дә яшереп калып булмады, аларга да ирештерделәр. Әти берни булмагандай итте, бер сүз әйтмәде. Әни өчен бу бик авыр булды. Елый иде һәм үземнең гаепле булуымны әйтеп килде. Ул фотолар турында бераздан онытсалар да, бу – минем өчен мәңге юып бетерә алмаслык тап булып калды. Оятым аша атлап чыгу кыен булса да, полициягә мөрәҗәгать иттем. Тик аңа карап кына берни дә үзгәрмәде. Икенче тапкыр без инде тикшерү комитетына бардык. Эш кузгалды, шаһитләрдән сорау алу башланды. Нәтиҗәсен миңа әйтмәделәр, ә үзем барып белешерлек көч таба алмадым.

Фотоларымны тарату инде 3 ел дәвам итә. Мин аны берни эшләтә дә алмыйм. Элек, университеттан куарлар, эшкә алмаслар, гаилә кора алмам, дип курка идем. Ә хәзер... мин бик арыдым, һәм үземнең ахмаклыгым аркасында шундый хәлгә таруыма гаеп хисе генә калды».

«Полициягә барып гариза язу белән янадым»

О. (41 яшь):

«Интернетта минем фотоларым ирем, дөресрәге, элеккеге ирем аркасында таралды. Беренче тапкыр ул минем фотоларымны талашкан чакта чыгарып салды. Бу – аның миңа шулай җәза бирүе иде. Аңа кадәр аерылышырга тәкъдим иткән идем, күрәсең, горурлыгына тигәндер.

Без бәхетле булмадык. Мин аңа бик каты бәйле идем һәм аннан берничек тә китә алмадым. Ни генә эшләсәм дә, ул аның өчен чүп кенә иде, эшләгән бер әйберемнең кадере булмады. Элеккеге ирем риза булмый торып, мин берәү белән дә аралашырга, үземә әйбер сатып алырга тиеш түгел идем. Үзеннән хәлләрен белешкәнгә, сүгенеп акырып ата иде. Кәефенең шулай гел алмашынып торуы безнең никахыбызны үзенчә «бизәп» тора иде. Бер ай ул кайгыртучан, яхшы ир, ә икенчесендә... исемә дә төшерәсем килми. Чыдап булмаган чакларда да, мин үземне барысы да яхшырачагына ышандырдым, көттем. Без аның белән 1 генә ел торып калдык. Шул вакытта ул үзен гел өстен, артык акыллы кеше итеп санап килде.

Ул миңа, тормышымда бәхетле булуымны теләп, аерылышуга карар кылуын белгертеп, смс хәбәр җибәрде. Минем аңа «Ура!» дип язып җибәрүемә ул әзер түгел иде. Мине гафу үтенеп, аерылмаска ялварыр, дип көткән. Кич белән ул миңа яный башлады. Мин я ул теләгәнчә эшлим, я ул минем бөтен фотоларымны да Интернетка куячак. Ул фотоларны мин аңа 2 ел элек туган көненә бүләк иткән идем. Башта кайсы фотолар турында сүз баруын аңлап бетермәдем һәм аның куркытуына да игътибар итмәдем.

Бераздан ул фотоларны шәһәр группасына куя башлады. Аннан минем фотоларым тулган аккаунт ачып, аны мин үзем эшләвем турында сөйләп йөргән. Шалтыратып, бу гамәлләрен туктатуын сорагач, белмәмешкә салышты. Мине шулай мыскыллаудан ләззәтләнә иде ул. Барысы да мин юристка консультациягә баргач тукталды. Аны берничә маддә буенча җаваплылыкка тартырга була икәнен аңлаттылар. Үзен шалтыратып кисәттем: «Тагын бер генә фото булса да куйсаң, гариза язам». Ул шок хәлендә иде, моның өчен җинаять җаваплылыгы бар икәнен дә белмәгәндер.

Үземне бик көчсез хис иттем, башыма гел кайнар су коеп торгандай булды. Шул вакыт эчендә чәчләрем агарып чыкты. Шушы кыенлыклар белән ялгызымны калдырмаган якыннарыма рәхмәтлемен. Үзем генә ерып чыга алмас идем.

Интернетта мондый фотолар тулып ята, алар белән хәзер беркемне дә шаккатырып булмый. Бу хәлләргә, әзрәк кенә булса да, ирония белән карарга тырышырга кирәк. Зыян күрүчеләргә куркып торырга кирәкми. Шантажистлар белән көрәшергә кирәк».

«Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк»

Антон Самоха, адвокат:

РФнең Җинаять кодексында «порноместь» дигән төшенчә юк. Бу – җинаять кодексының 137нче маддәсенә туры килә: шәхси эшкә, әйбергә тыкшыну, кагылу. Бу – кешенең үзе турында булган мәгълүматны таратырга, кешегә белгертергә теләмәгән материалларны аның рөхсәтеннән башка тарату. Бу маддә буенча 2 елга иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Чынлыкта кешене моның өчен төрмәгә утырту бик кыен. Әгәр дә начар ниятле кеше шушы әйбер белән куркытып, акча яисә башка әйбер эшләргә таләп итә икән, бу инде 163нче маддәгә карый. Җәза – 4 елга иректән мәхрүм итү.

Соңгы вакытта кешенең шәхси эшенә тыкшыну, шәхесенә кагылу буенча бик күп җинаять эшләре кузгатыла башлады. Кайберәүләр үзләре өстеннән гариза язылудан куркып, фото, видеоларны алып та ата.

Әгәр дә кызлар үзләренең фотоларын Интернетта күрәләр икән, аларга тикшерү комитетына җинаять кодексының 137нче маддәсе буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризада бу гамәлләрне эшли алган, үзегез шикләнгән кешенең адресын, исем-фамилиясен күрсәтергә кирәк. Үзегезнең фотоларыгыз куелган Интернет ресурсын да атагыз, – ди белгеч.

«Зыян күргән кешене гаепләмәгез»

Марина Травкова, гаилә психологы, сексолог:

Бүгенге Интернет заманында секстинг (интим фотолар белән алмашу) мөнәсәбәтләргә үзенә күрә бер «тәм» кертә. СМС аркылы батыр, акыллы, матуррак булып күренү дә бик җиңел. Сез җибәргән әйберләрнең дөнья челтәрендә барлыкка килә алуын онытырга ярамый. Фото җибәрү, җибәрмәү – ышану эше. Әгәр дә партнерыгыз моның белән идарә итәргә тырыша һәм чикләрне үтеп чыга икән, сак булыгыз.

Шантажга бирешмәскә тырышыгыз. Мондый хәлгә юлыксагыз, үзегез алдан ук таныш-белешләрегезне кисәтеп тә куя аласыз. Әлбәттә, мондый яңалыкларга берәү дә шат булмас. Тик эндәшми калу сезне куркытучы кешегә яхшыга гына була.

Фотоларыгыз Интернетта таралган икән, адвокатка мөрәҗәгать итегез. Үзегез ул сайтларны карамагыз. Әйләнә-тирәгездәге кешеләрдән дә бу хакта сөйләмәвен сорагыз.

Теләсә нинди «травля» кеше психикасына тискәре йогынты ясый. Бу – бик зур стресс. Озак вакытлар дәвам итсә һәм ярдәм итүче булмаса, суицидка кадәр барып җитәргә мөмкин. Мондый очракларда ышаныч телефоннарына шалтыратыгыз. Сез үч ала торган кешенең астыртын эшләре өчен дә җавап бирә алмыйсыз. Үзегезгә түгел, аңа ачуланыгыз.

Әти-әниләр һәм туганнар мондый очракта кешене ялгыз калдырырга ярамавын аңларга тиеш. Берләшегез. Беркайчан да гаепләмәгез. Исегездә тотыгыз, сез хәзерге минутта якын кешегезгә бик тә кирәк, – ди психолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100