Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интернет-кибет акчаны кире кайтарды, товар да килде: дин буенча бу очракта нишләргә?

news_top_970_100
Интернет-кибет акчаны кире кайтарды, товар да килде: дин буенча бу очракта нишләргә?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында төрле очракларга киңәшләр бар.

Нишләргә: интернет-кибет акчаны кире кайтарды… Без интернет-кибеттә товар алып, карта белән түләдек һәм товарларны бирү ноктасында үз әйберебезне алдык. Бераз вакыт үткәч, «алынмаган заказ өчен» дигән хәбәр белән, картабызга акча кире кайтты. Без интернет-кибеткә товарны алуыбызны хәбәр итеп, акчаны ялгыш кайтаруларын аңлаттык. Безгә рәхмәтләр белдереп, барысын да ачыклап, кайтарылган акчаны алачакларын әйттеләр. Инде икенче ай узып бара, товар да бездә, акчасын да кире алмадылар. Бу очракта нишләргә?

Сезнең кебек намуслы мөселманнар булуына бик шатмын. Еш кына нәкъ алыш-биреш, сәүдә эшләре мөселманның ихласлыгын күрсәтеп тора. Соравыгызга килгәндә, сезгә акчаны кибеткә кайтарырга кирәк, хәтта алар моны үзләре эшләмәсә дә. Вакыт-вакыт кибет белән элемтәгә кереп, үзегез турында искә төшереп торыгыз. Мөселманнар үз дин кардәшләре белән дә, башка дин вәкилләре белән дә намуслы булырга тиеш.

Ә Аллаһыга яхшырак мәгълүм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100