Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интернет аша алдау көннән-көн арта: халыкны алдауның иң киң таралган 7 очрагы

Казанда интернет аша акча үзләштерү юллары арткан. 2018 елның 8 аенда Казанда шул юл белән эшләнгән 1650 мошенниклык факты теркәлгән. Дөрес, бу узган елның шушы чорына караганда 200гә азрак.

news_top_970_100
Интернет аша алдау көннән-көн арта: халыкны алдауның иң киң таралган 7 очрагы

Эчке Эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җинаятьләрне ачу бүлеге алдакчылар эш итә торган иң киң таралган очраклар турында сөйләде.

– Соңгы арада Казанда интернет аша товар сатып-алу тәкъдимнәренә бәйле җинаятьләр еш теркәлә башлады. Мондый очрак буенча көн саен 3-5 факт ачыклана. Ел башыннан алып мондый төрдәге 600 җинаять теркәлде. Шуның 200е узган ике айда гына кылынды, - диде Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе буенча җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы урынбасары Илнур Хәялиев.



Алдау № 1: интернет-тәкъдимнәр (сату, арендага бирү)

    Әйтик, кеше бер сайтка нәрсәдер сату (машина, җиһаз, электроника, кием) яки арендага бирү хакында белдерү элә. Мошенниклар күрсәтелгән номерны җыеп, әлеге товар белән кызыксынуын белдерә. “Күптән эзләгән” товарын табуга шатлыгын яшерми һәм акчаның бер өлешен түләп куярга (предоплата) тәкъдим итә. Сатучының ышанычын тәмам яулап алгач, аның карта реквизитларын сорый. Исем-фамилия, карта номеры, яраклылык вакыты белән бергә, картаның арткы ягында язылган өч саннан торган комбинацияне (ССV) дә бирүен үтенә. Сатучы исә, телефонның теге ягында кем булуын белмәсә дә, әлеге мәгълүматны җиткерә. Болар исә мошенникларга әлеге картадан булган бар акчаны кырып-себереп алу өчен кирәк.

    Август ахырында Казанда яшәүче 69 яшьлек ханым 900 мең сум (!) акчасыннан колак каккан. Аяк киемнәре сатучы бу ханым алдакчыларга үзенең барлык карта мәгълүматларын әйтеп биргән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм бүген җинаятьчеләрне ачыклау эше дәвам итә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, алдакчы Россиянең бер төбәгеннән булуы ихтимал. Аңа нибары 16 яшь. Ул бүгенге көндә кулга алынган. Яшүсмернең моңа кадәр дә мондый типтагы җинаятьләр кылуы мөмкин.

    Казан шәһәре җинаятьләрне ачу бүлегенең мошенникларны ачыклау бүлекчәсендә вакытлыча башлык урынбасарын башкаручы Раил Куряков бу уңайдан тагын бер мисал китерде.


    – Август ахырында 21 яшьлек Түбән Кама районы кызын тоткарладык. Ул интернет аша сигарет сатам дип, 27 яшьлек Казан кешесенең банк картасыннан 7 мең сум акча үзләштергән. РФ Җинять кодексының 159 “Мошенниклык” маддәсе буенча кузгатылган эш бүген дә дәвам итә. Әлеге кыз шәһәрдән чыкмаска дигән карар белән сак астына алынды. 4 сентябрь көнне, җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләре, оператив-тикшерү чаралары вакытында, интернет мошенниклыкта гаепләнүче тагын бер алдакчыны ачыклады. 23 яшьлек Лениногорск егете, кәрәзле телефоннар сатучы ролендә, товар өчен “предоплата” алуда гаепләнә. Тиешле акчаны алгач, ул сатып алучы белән элемтәгә кермәгән. Бу хәл буенча да тикшерү эшләре дәвам итә. Тоткарланган алдакчының шәһәрдә кылынган шушыңа охшаш башка очракларга катнашы булу-булмавы да тикшерелә, - диде Раил Куряков.

      Киңәш: карта аша акча күчерү өчен картаның алгы ягында язылган 16 урынлы сан җитә. Башка мәгълүматлар мошенникларга акча салдыру өчен генә кирәк.


      Алдау 2: “Банк хезмәткәре исеменнән картагызны коткару”

      Схемасы мондый: җинаятьче төрле номерларга банк картасын “блоклау” турында смс-хәбәр җибәрә. Элемтәгә керү өчен үзенең телефон номерын күрсәтә. Смс килеп төшкән ханым-әфәнде, “Картамнан акчаны урлыйлар икән, банк хезмәткәре шуны кисәтә” дип, әлеге номерны җыя һәм ул таләп иткәнне үти. Ә чынлыкта, үз картасындагы акчаларны җинаятьчегә күчерә яки мобиль банк тоташтырып, аңа җинаятьче керә алырлык итеп ясап бирә.

      Быелның 6 сентябрендә, Казанның Вахитов районында яшәүче 38 яшьлек хатынга, үзен банк хезмәткәре дип танышытырып, билгесез кеше шалтырата. Сөйләшү барышында ул, әлеге ханымга, аның картасыннан төрле операцияләр эшләнүен җиткерә. Бу хәлне тикшерү һәм туктату өчен карта реквизитларын, шул исәптән смс белән килгән кодны да сорап ала. Картасындагы акчасын югалтудан куркып, ул “банк хезмәткәре”нә барлык мәгълүматны бәйнә-бәйнә җибәрә. Нәтиҗәдә, әлеге ханым, саксызлыгы аркасында, 32 мең сум акчасыннан колак кага.

      Шушыңа охшаш хәлгә тагын бер казанлы дучар була. 28 август көнне аңа “банк хезмәткәре” шалтырата. “Куркынычсызлык хезмәте сезнең банк картасына булган хакерлар һөҗүмен туктатты, мошенниклар сездән акча суырып яткан”, дип аңлата. Алга таба мондый хәлләр булмасын өчен, өстәмә саклык чаралары турында да сөйли “хезмәткәр”. Бу уңайдан ул, әлеге хатын исемендә булган барлык банк карталары мәгълүматын сорап ала. Бирә, бирә, бер дә курыкмыйча, ышанып әйтә ул “банк хезмәткәре”нә. Берникадәр вакыттан соң гына картасыннан 15 мең сум акча алулары хакында смс-хәбәр ала.

      Бүген бу хәлләргә карата җинаять эшләре кузгатылган.

      Киңәш: банк картасы турында теге яки бу мәгълүматны бирергә хокукы булган бердәнбер оешма – картаны чыгарган банк. Клиент хезмәтенең номеры картагызның икенче ягында күрсәтелгән. Димәк, сезгә банктан дип шалтыратсалар, телефон номерын карта артындагы номер белән чагыштырып карагыз. Туры килми икән – телефонның аргы башында – алдакчылар дигән сүз.



      Алдау № 3: Вируслы смс-хәбәр

      Әлеге кармакка теләсә кем эләгергә мөмкин. Алдау юлы бик гади: телефонга теге яки бу кызыктыргыч хәлгә сылтама белән смс-хәбәр килә. Кеше әлеге вируслы программаны телефонына күчерә. Нәтиҗәдә, телефонына бәйләнгән барлык мәгълүматны, мобиль банкын да махсус серверга җибәрә. Аннан соң инде алдакчыларга булган акчаны күчереп аласы гына кала.

      Мондый төр смслар, гадәттә, сайтларга төрле белдерү элеп, телефон номерларын күрсәтүчеләргә килә.

      Август ахырында 54 яшьлек казанлы картасыннан акча югалу турында гариза яза. Ачыклагач, ханымның телефонындагы мобиль банк вируслардан зарарланган була. Шуның нәтиҗәсендә, мошенниклар бик җиңел генә акчаларны сыдырып алган.

      Киңәш: телефонга вирус кермәсен өчен антивирус программа куярга кирәк. Әгәр төрле сайтларга белдерү бирергә туры килә икән, мобиль банк тоташмаган башка номерны күрсәтегез. Билгесез абонентлардан килгән “Сиңа бүләк”, “Фәләннең эксклюзив фотосы”, “Алмашу” кебек смс-ларны ачмагыз. Аларда вируслар тулып ята.


      Алдау № 4: Социаль челтәрдәге “бит”ләрне “ватып”, дуслар исеменнән акча сорау

      Еш кына социаль челтәрдәге “бит”не ватып, шул кеше исеменнән дусларга “Телефоныма яки картага шул сумманы салып тор әле, иртәгә кайтарам”, тибындагы смс лар җибәрә.

      48 яшьлек казанлыга күптән түгел дусты исеменнән шундый смс килеп төшә. Үзенең алдакчылар белән язышуын уйлап та тормыйча, ир үзенең банк реквизитларын җибәрә. Нәтиҗәдә 40 мең сумыннан колак кага.

      Киңәш: Социаль челтәрләрдә дустыгыздан шундый мөрәҗәгать аласыз икән, дустыгыз яки танышыгыз белән икәү генә белгән уртак темаларга кагылылышлы сораулар бирегез. Шулай ук шул дустыгызга вакытында шалтырату да комачауламый. Алдакчылар икәнен белсәгез, сайтның администраторына мөрәҗәгать итегез. Барлык социаль челтәрләрдәге парольләрне дә тиз арада алыштырырга кирәк.


      Алдау 5: товар сатучы клон-сайтлар

      Бүген халык теге яки бу әйберне онлайн сатып алырга гадәтләнде. Мошенниклар исә моңардан рәхәтләнеп файдалана. Алар популяр брендлар сатучы сайтларның клоннарын ача, ә игътибарсызрак сатып алучылар шуннан заказ биреп, кәкре каенга терәлеп кала.

      Быел пансионатка юллама алып алданган казанлылардан мөрәҗәгатьләр кергән. Алар язын ук Кара диңгез ярында урнашкан пансионаттан ялга юлламалар алып куя. Алыш-биреш таләпләре буенча, сатып алучылар онлайн рәвештә документларын җибәрә һәм 15-30 мең күләмендә “предоплата” түли. Ялга дип җыенып чыгып киткән кешеләр исә ярык тагарак алдында кала. Әлеге пансионатта алар исеменнән бер нинди дә бронь юк һәм акча да күчмәгән. Тикшерүчеләр ачыклаганча, мошенниклар чын сайтның интерфейсын күчереп алып, адрес юлында берникадәр үзгәрешәр керткән. Әмма бу шулкадәр оста эшләнгән, сатып алучылар берни дә сизмәгән. Бүген 10 казанлы ялган пансионатка күчергән акчаларын кире көтә.

      Киңәш: онлайн товар алганда сайтның адресына игътибар итегез. Мошенниклар билгеле компанияләрнең исеменә теге яки бу символны өсти. Ә калган яктан бу ике сайт бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган.

      Алдау 6: Элек алынган дару яки медицина җиһазы өчен компенсация.

      Мондый төр җинаять корбаннары – пенсия яшендәгеләр.

      Совет районында яшәүче 62 яшьлек пенсионер, алдакчылар кармагына эләгеп, быел ярты миллионнан артык акчасын сарыф иткән. Узган елның декабрендә әлеге ханым БАДлар сатып ала. Ярты елдан соң билгесез абонент шалтыратып, элек алынган товарлар сәламәтлек өчен зыянлы һәм аларны кулланмавыгыз хәерлерәк дигән сүзләр сөйли. Алдакчы әлеге ханымга акчаларын кире күчерәсен дә әйтә. Әмма моның өчен сертификатлар алырга кирәк. Сертификат алу өчен берникадәр акча күчерергә туры киләчәк, ди. Шул юл белән, мошенник, 530 мең сум акча каерып ала.

      Киңәш: компенсация һәм башка акчалата түләүләрне җирле социаль яклау бүлекләрендә генә алырга мөмкин. Аның өчен гариза язу кирәк. Мондый төр түләүләр телефон аша хәл ителми һәм дистанцион күчерелми.

      Алдау № 7: Машина яки башка бүләк оту турындагы хәбәрләр

      Бүләкне алу өчен, мошенниклар берникадәр акча күчерүне сорый. Бу салым, таможня пошлинасы, транспорт чыгымнарын түләү өчен дип тә кыстыра. Кинәт машина оту шатлыгыннан исергән бәхетле исә, күрсәтелгән счетка акчасын күчерә. Шуннан соң машинадан җилләр исә, алдакчы юкка чыга яки кабат акча сорый.

      Күптән түгел Казанда яшәүче бер ханым, социаль челтәрдә утырганда, үзенең телефон отуын белеп ала һәм бүләкне алу өчен күрсәтелгән номерга шалтырата. Телефонның аргы башындагы ир-ат аңа таможня түләвен җибәрергә куша. Кыз аферистларга 4 мең сум акча күчерә. Шуннан соң әлеге номер тотмый башлый. Бу кармакка хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә каба. 14 августта бер егет бүләккә чыккан текә телефонын тизрәк алу өчен алдакчыларга 18 мең сум акча күчерә.

      Киңәш: Мондый хәлгә тарысагыз, оештыручылар белән элемтәгә кереп, акция, аның шартлары һәм үткәрелү кагыйдәләре турында күбрәк мәгълүмат алырга тырышыгыз. Бүләк алу өчен күчерергә дигән теләсә нинди сумма сезне сагайтырга тиеш. Теләсә нинди отыш ның салым вычеты була, аны түләү РФ Салым законы буенча башкарыла. Аның нигезендә, акчаны электрон счетка салырга кирәкми.


      Җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләре сүзләренчә, алдауның тагын “Туганыгыз юл һәлакәтенә эләкте”, “Сихер-бозым чыгару” кебек ысуллар да, газ һәм пенсия фонды, социаль яклау хезмәткәрләре исеменнән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Бу төр алдаулар барлык мошенниклык очракларының 10 процентын гына тәшкил итә.



      Комментарийлар (0)
      Калган символлар:
      news_right_column_1_240_400
      news_right_column_2_240_400
      news_right_column_3_240_400
      news_bot_970_100