Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интернет аркылы әйбер сатып алганда ничек алданмаска?

Интернет аркылы әйбер сатып алганда ничек алданмаска?

news_top_970_100
Интернет аркылы әйбер сатып алганда ничек алданмаска?
Роскачество интернет аркылы сатып алучыларга киңәшләр бирде. Биш кагыйдәне үтәү онлайн-шопинг вакытында мошенниклар кулына эләгүдән саклый. Бу хакта Федераль агентлыкка сылтама белән profile.ru сайты яза. 

Белгечләр беренче чиратта товарлар өчен аларны алган вакытта гына түләргә куша. Болай иткәндә сез сыйфатсыз әйбер өчен акча бетермәячәксез. 

Шопинг өчен аерым карта яки махсус электрон кошелек булдыру яхшырак. Аларга сатып алу өчен тотачак акчаны гына салып барырга була. Болай эшләгәндә сез үзегезнең төп банк картасы мәгълүматларын мошенникларга бирмисез. 

Интернет кибет сайтының адресына игътибар итегез. Моошенниклар игезәк сайтлар ясарга өйрәнде инде. Тышкы кыяфәте буенча чын сайтны ялганыннан аеру авыр. Шуңа күрә сайтның адресын җентекләп тикшерегез. 

Түләгәндә һәм шәхси мәгълүматларыгызны керткән вакытта тоташтыру һичшиксез сакланган протокол буенча (https:/) булырга тиеш. 

Роскачество онлайн сатып алуларны бөтен халык куллана торган Wi-Fi челтәре (мәсәлән метрода) аша башкармаска куша. Иң яхшысы пароль куллана торган интернет булган җиргә барып җитү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100