news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интернет 2024 ел башында бөтенләй бетеп торырга мөмкин

news_top
Интернет 2024 ел башында бөтенләй бетеп торырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кояш бик көчле кабынып китү аркасында 2024 ел башында интернет 2 атнага өзелергә мөмкин. Төрле сайтларда шундый мәгълүмат таралды. Беренче булып мондый хәбәрне чит илнең Unilad сайты язды.

Бу мәгълүматлар белән Калькутта галимнәре уртаклашкан. Алар сөйләвенчә, һәр 11 ел саен Кояшта күп кенә караңгы таплар барлыкка килә, алар Җир юнәлешендә көчле энергия ялкыннары китереп чыгара.

Бу күренеш вакытында бик көчле магнит давыллары булачак. Алар спутникларга зыян китерәчәк һәм интернет эшен бозачак, дип фаразлый белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар