Индонезиядә ислам мәктәп-интернаты ишелгән. Кимендә 65 укучы хәрабәләр астында калган. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Фаҗига Ява утравында булган. Хәрабәләр астында капкында калган балаларга коткару хезмәтләре кислород һәм су китерүне оештырган.
Видео кадрларында күренгәнчә, коткаручы балалар белән сөйләшә, аларның хәлләрен сораша, ярдәм килгәнче тыныч торырга киңәш итә, диелә хәбәрдә.