Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интерьер дизайнеры һөнәренә кайда өйрәтәләр?

Бүгенге көндә интерьер дизайнеры популяр һәм акчалы һөнәрләрдән санала.

news_top_970_100
Интерьер дизайнеры һөнәренә кайда өйрәтәләр?

Кем ул интерьер дизайнеры?

Интерьер дизайнеры өйне зәвыклы һәм уңайлы җиһазлау белән шөгыльләнә. Аның максаты өйдәге җиһазларның уңайлы урнаштырылуы белән генә чикләнми, ә яктылык, акустика һәм вентиляция системаларын алдан уйлап дөрес урнаштыруга да бәйле. Әлеге һөнәрне иҗади, эстетик зәвыгы булган кешеләргә сайларга киңәш ителә.

Интерьер дизайнеры булу өчен кайсы уку йортында укырга кирәк?

1) Казан (Идел буе) федераль университеты 

Көндезге бүлектә бюджет урыннар - 15. Читтән торып уку бүлегендә бюджет урыннар - 30. Контракт белән ике бүлеккә дә 10ар студент кабул итәләр.

Уку ничә сум? Төгәл сумма июнь башында билгеле булачак. Былтыргы бәяләр: көндезге бүлектә - 102 мең, читтән торып уку бүлегендә - 53 мең. Быел түләү аннан да ким булмаячак, диделәр кабул итү комиссиясендә.

Укырга керү өчен, рус теле һәм җәмгыять белеме БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итү каралган, шулай ук рәсем осталыгын да тикшерәләр.

2) Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Әлеге уку йортында интерьер дизайнеры белгечлеген бары көндезге бүлектә генә алырга мөмкин. Бюджет урыннар - 8, түләп укуга кабул итү чикләнмәгән.

Уку ничә сум? Төгәл сумма әлегә билгеле түгел. Якынча 115 мең булачак.

Укырга керү өчен, рус теле, математика фәннәреннән БДИ күрсәткечләре һәм рәсем, сызым һәм композиция кирәк булачак.

3) В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм колледжы

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында да, колледжында да бюджет урыннар юк, түләп уку буенча урыннар чикле түгел. Колледжка укырга керү өчен БДИ баллары тәсир итми, университетка укырга керү өчен рус теленнән БДИ 36 балл, җәмгыять белеменнән - 42 балл кирәк.

Уку ничә сум? Колледжта елына 39 мең, университетта 84 мең түләп укыйсы.

Хезмәт хакы күпме?

hh сайты мәгълүматлары буенча,  Казанда интерьер дизайнерының хезмәт хакы 25 меңнән башлана.
     

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100