Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интекмичә генә ничек ябыгырга?

Күңелгә охшаган спорт төрен сайлап, рәхәтләнеп кенә шөгыльләнүнең нәтиҗәсе яхшырак була.

news_top_970_100
Интекмичә генә ничек ябыгырга?
https://pixabay.com

Америка диетологы Рейчел Пол (Rachel Paul) интегеп күнегүләр ясап тормыйча гына ябыгу ысулын әйткән. Бу турыда NDTV сайтына сылтама белән Лента.ру хәбәр итте.

Әлбәттә, күпләр физик күнегүләр белән азапланырга теләми, тик ябыгасы килә. Эксперт фикеренчә, үз-үзеңне азаплап тору кирәкми. Үзеңә охшаган спорт төрен сайларга һәм рәхәтләнеп кенә шөгыльләнергә кирәк.

Бу күнегүләрнең нәтиҗәсе азрак булса да, яратып шөгыльләнгәч, барыбер файдасы була. Нәтиҗәле, тик интектерә торган күнегүләр белән исә ябыгуга гарантия дә юк. Кеше бу күнегүләрне барыбер азагына кадәр җиткермәскә мөмкин, ди белгеч.

Рацион сайлаганда исә Рейчел Пол аксымнар һәм майларга бай ризыклар ашарга киңәш итә, аларны яшелчәләр белән тулыландырырга кирәклеген искәртә.

Диетолог сүзләренчә, ризык туклыклы булсын өчен аксымнар һәм майлар кирәк, ә яшелчәләр азык-төлек җепселләренә бай була.

Ябыкканда йокы һәм психик сәламәтлек турында истә тоту хәерле. Әгәр йокы һәм күңел халәте яхшы булмаса, ябыгу өчен көч тә, мотивация дә юк, ди диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100