news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интеккәнен танышы карап торган». Башкалада йорт подъездында бер ир-ат тереләй янып үлгән

news_top

Яңа Мәскәүдә танышын тереләй яндырып үтергән 41 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда «Вести» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Мәрхүм ир-ат күп катлы йортта баскыч мәйданчыгында тереләй янып үлгән.

Фаҗига 5 майда Самуил Маршак урамындагы күп катлы йорт подъездында була. Вәхшилекнең сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат бинаның 20нче катында танышына янучан сыеклык сибә, зажигалка белән ут төртә. Аннары ул танышы интегеп үлгәнен карап тора.

Аны тоткарлаганнар. Җинаять урынында янучан сыеклыктан калган савытка охшаган буш савыт тапканнар.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар