Инсульт вакытында баш мие структуралары кислородсыз кала һәм җимерелә башлый. Һәр минут саен якынча 2 миллион нейрон юкка чыга. Бу — баш миенең гадәти картаюы нәтиҗәсендә дүрт ел эчендә югала торган нейроннар санына тиң. Бу хакта «РИА Новости»га Пермь политехник университетының өлкән фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты Валерий Литвинов сөйләгән.
«Инсульт бик тиз үсә һәм кире кайтарып булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Баш мие структуралары кислородсыз калган беренче мизгелләрдән үк җимерелә башлый. Ярдәм күрсәтүне һәр минутка кичектергән саен, якынча 1,9 миллион нейрон юкка чыга. Ягъни бер сәгать эчендә әлеге күзәнәкләрнең шулкадәр күп саны һәлак була ки, бу баш миенең гадәти картаюы вакытында дүрт елга якын чорда күзәтелә торган югалтуга тиң. Шуңа күрә ярдәмне мөмкин кадәр тиз күрсәтү мөһим», — дип сөйләгән галим.
Ул ярдәм күрсәтүне кичектерү үлемгә яки инвалидлыкка китерергә мөмкинлеген билгеләп үткән. Дәвалау вакытында башланса һәм дөрес реабилитация үткәрелсә, инсульттан соң тернәкләнү гадәттә бер елга кадәр дәвам итә. Әгәр инсульт нәтиҗәсендә барлыкка килгән проблемалар бер елдан соң да сакланса, аларның гомерлеккә калу ихтималы зур, дигән белгеч.
Литвинов сүзләренчә, инсульттан соң уңышлы тернәкләнү өчен дәвалауны тиз башлау, баш миендәге зарарланган өлешнең зур булмавы һәм икенчел әһәмияткә ия функцияләр өчен җавап бирә торган өлкәләрдә урнашуы, шулай ук интенсив һәм озак вакытлы реабилитация мөһим.