Гадәттә колакта шаулау инсультның типик билгесе саналмый, әмма кайбер очракларда ул баш миендә кан әйләнеше бозылуын күрсәтергә мөмкин. Бу турыда невролог Дмитрий Хуторовка сылтама белән «Газета.ру» хәбәр итте.
«Әгәр кинәт кенә колак шауласа, баш авыртса, кинәт башка неврологик билгеләр өстәлсә, һәм болар пульсацияле ритмда булса — сак булырга кирәк, бигрәк тә бер колак бөтенләй ишетми башласа. Моннан тыш, көтмәгәндә генә көчле баш авырту, әйберләрне ике итеп күрү, кыска вакытка бер күз сукыраю, күзләрнең каралары төрле зурлыкта булу, кинәт баш әйләнү һәм тотрыклылык югалу, йоту бозылу кебек билгеләргә дә игътибар итәргә кирәк», — дип аңлатты табиб.
Әгәр мондый симптомнар сизелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Вакытында дәваланмаса, әлеге патология баш мие функцияләрен җитди бозарга һәм үлемгә китерергә мөмкин, диелә хәбәрдә.