news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инсультны ничек кисәтергә?

news_top
Инсультны ничек кисәтергә?
Владимир Васильев, архив

«Көн саен неврологка инсульт кичергән 5-6 кеше мөрәҗәгать итә. Практика шуны күрсәтә», – ди Алабуга үзәк район хастаханәсенең 20 еллык стажы булган табиб-неврологы Ксения Баһаветдинова. Ксения Баһаветдинова инсультны кисәтү чаралары турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

«Инсультны профилактикалау – ул куркыныч факторларын киметү. Куркыныч факторлары идарә итеп булмый торган һәм идарә ителә торганга аерыла. Беренчесенә яшь һәм җенес (яшь: 50 яшьтән соң; җенес: ирләр 40 яшьтән соң). Икенчесенә факторларга кеше контрольдә тота ала торган факторлар керә», – ди Ксения Баһаветдинова.

Яшь белән җенесне кеше үзгәртә алмый. Ә идарә итеп була торган куркыныч факторлары түбәндәгеләр:

  1. Тәмәке тарту. Хәмер. Тәмәке тартудан һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту – иң яхшы профилактика.
  2. Кан басымы (артериаль басым). Һәр кешегә үз кан басымын белергә һәм, һичшиксез, аны тикшереп торырга кирәк.
  3. Гликемияне контрольдә тоту.
  4. Гиподинамия. Физик активлык аз булу. Хәтта иң гадәти 10 минутлык физик зарядка да йөрәк-кан тамырлары авырулары белән «танышуны» озакка күчерәчәге күптән расланган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, физик актив булмаган кешеләр белән чагыштырганда, физик актив кешенең гомер озынлыгы 5 елга арта.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар