Инсульт, кома, үлем: Җыйган акчасының ялган икәнен ачыклаган бабай борчылудан үлгән
Күптән түгел Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә коточкыч очрак билгеле була. Анда өлкән яшьтәге ирле-хатынлы пар җыеп барган акчаларының күп өлеше «Приколлар банкы»ннан билетлар икәнен ачыклый. Надежда һәм Александр Михайловлар фикеренчә, ялган акчаларны аларга пенсия белән бергә китергән булалар.

Пенсионерлар ялганны берничә айдан соң гына, банккка коммуналь хезмәтләр өчен түләргә барганнан соң гына ачыклаган. Әмма полиция хезмәткәрләре картларга пенсия китергән почтальонның бу җинаятькә катнашын раслый алмаган.
Борчылулар аркасында 83 яшьлек Александр Михайлов инсульт кичергән: ир-ат комага китә һәм 16 апрельдә хастаханәдә үлә. «КП-Уфа»га бу кайгылы тарих турында пенсионерларның оныгы Даниил Михайлов сөйләгән.
«Яңа үрнәктәге купюралар, диде»
Даниил Михайлов фикеренчә, почтальоннан башка беркем дә аның әбисе һәм бабасы янына керә алмаган. Элегрәк оныклары Даниил, әгәр ярдәм кирәк булса, ашыгыч рәвештә килергә дип, өлкән яшьтәге парның фатирына видеокамера урнаштырган булган. Узган елның сентябрендә 73 яшьлек Надежда Александровна пенсия килгән көнне алган сәер купюраларга игътибар иткән. Даниил Михайлов искә төшергәнчә, ул вакытта әбигә, бу, янәсе, яңа үрнәктәге акча, дигәннәр, һәм пенсионер тынычланган.
«КП-Уфа»ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, хат ташучының моңа катнашы булу версиясен игътибар белән тикшергәннәр, ләкин ачык дәлилләр табылмаган.
– Почтальоннар гадәттә пенсия алучыларны яхшы белә һәм, кагыйдә буларак, алар бер участокта озак эшлиләр. Аларның маршрутлары һәрвакыт бертөрле диярлек, күзәтеп тору җиңел, һәм алар бу хакта беләләр. Шуңа күрә почтальонның мондый адымга баруы шикле, – ди «КП-Уфа» чыганагы.
Полиция тикшерү башлагач, өлкән яшьтәге парның оныгы бабай пенсия алган мизгелнең видеоязмаларын карый башлаган. Ләкин бу кадрларда пенсионер кулындагы купюраларның чынмы-юкмы икәнен аңлау мөмкин түгел.
Полицейскийлар хат ташучының шәхесен ачыклаганнар, ләкин хатын-кызны җаваплылыкка тартмаганнар, ә сораштырганнар гына.

Фото: © «КП-Уфа»
– Почтальон фатирда күп дигәндә 3 минут торган, – дип сөйли Даниил. – Ул керә, чемоданыннан акча алып, әби белән бабайга тапшыра. Яңа үрнәктәге купюралар турында әйткәч, шундук торып китә.
Оныгының сүзләренә караганда, акчаның ялган купюралар булуын картлар шундук сизмәгән, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр артык ышанучан була.
Александр һәм Надежда Михайловлар, кара көнгә акчабыз бар, дип ышанып яшәгәннәр. Алданулары пенсионер банкка коммуналь хезмәтләр өчен түләргә килгәч кенә ачылган. Банк хезмәткәрләре ялган акчага игътибар итеп, проблема турында хәбәр иткәннәр.
– Бабай банкта акланырга мәҗбүр була. Ул – намуслы кеше. Шул ук көнне әби белән бабай миңа шалтыраттылар, бик нык кәефсез иделәр. Игътибар белән карагач, чын купюраларның ялган купюралар белән аралаштырып куелган булуы ачыкланды.
Шикләнелүче юк
Гаилә шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә, анда «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 298 мең сумның 201 меңе ялган булган. Тикшерү барышында почтальон раслаганча, ул бары тик пенсия алып килгән һәм шунда ук киткән. Беркайчан да ышанучан картларны алдарга батырчылык итмәс идем, дигән.
Пенсионерлар акчаны «кара көнгә» дип җыйган булганнар.

Фото: © «КП-Уфа»
– Полицейскийлар тиз килделәр, барысын да мөһерләделәр, әмма шуның белән – шул. Алга таба вакыйгаларның бернинди үсеше дә юк, – ди Даниил. – Нәтиҗәдә, шикләнелүче һаман да юк.
Нәтиҗәдә, ярты елдан соң, полицейскийларга «кайнар эзләр» буенча җинаять эшен ачуга бирелгән процессуаль сроклар чыккан. Эшне туктатырга туры килгән.
Инсульт, кома һәм үлем
Пенсионерларга җинаять эше туктатылуы турында хәбәр килгәч, Александр Михайловның хәле кискен начарлана. «Ашыгыч ярдәм» өлкән яшьтәге ир белән хатынның өенә берничә тапкыр килә, һәм, нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге ирне инсульт белән хастаханәгә алып китәләр. Пенсионерны комага кертергә туры килгән. Соңрак Александр Андреевич шулай да аңына килә, ләкин аның хәле авыр була. Ир кеше сөйләшә алмый. Өстәвенә, аны паралич суга, тәненең сул ягы бөтенләй хәрәкәтсез кала. 16 апрель көнне 17:00 сәгатьтә пенсионер хастаханәдә вафат була.
– Булган хәлләр барысы да бабайга нык тәэсир итте. Тикшерү барган ярты ел буена ул яхшы гына йөрергә тырышты, безгә борчылырга сәбәп бирмәде. Янәсе, бик борчылмыйм, диде, әмма йөзеннән барыбер бу хәлнең аны никадәр нык борчуы күренә иде, – дип искә ала Даниил Михайлов.

Фото: © «КП-Уфа»
Эш бер урында тора
Моннан тыш, Стәрлетамакта моңа кадәр дә башка пенсионер белән шундый очрак булган. Шаһитлар сөйләгәнчә, янәсе, карт почтага торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләргә килгәч, акчаларының ялган булуы ачыкланган. Пенсионерның кулына приколлар банкыннан билетлар ничек килеп эләккән – төгәл билгеле түгел.
– Мин купюраларны, чын акча арасына тиз генә яшереп булсын өчен, меңәр һәм бишәр йөз итеп куелган, дип шикләнәм, – ди Даниил. – Өлкән яшьтәге кешегә ерактан ук чын купюраларны ялганнан аеру кыен. Өстәвенә, барысы да бик тиз эшләнә: акчаны санадык, тапшырдык, миңа йөгерергә кирәк. Әлбәттә, күпләр акча ала һәм алуга кул куя, ә аннары барысын да тикшерми.
Хәзер Даниил Михайлов чын мошенник табылсын һәм закон буенча җәза алсын өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша һәм хокук саклау органнарына һәрьяклап ярдәм итә.
– Яраткан бабайны инде кире кайтарып булмаса да, гаделлек һичшиксез җиңәргә тиеш, – ди ул.
«КП-Уфа» сайтыннан тәрҗемә