Бразилиянең Төньяк Паран һәм Сан-Паулу университеты галим-биотехнологлары Америка галимнәре белән бергә генетик модификацияле (ГМО) трансген сыер токымы чыгарган. Бу сыерның сөтендә кеше инсулины аксымнары барлыкка килә. Бу тикшеренү турында «Biotechnical Journal» фәнни журналына сылтама белән «Газета.Ру» сайты яза.
Галимнәр 10 сыер эмбрионы күзәнәкләре төшенә проинсулин (инсулинга әверелә торган аксым) кодлаштыра торган кеше ДНКсы сегменты куйган. Һәм бу эмбрионнарны гадәти сыерларның карынына урнаштырганнар.
ГМОлы эмбрионнарның берсеннән генә йөклелек була, шуннан соң табигый юл белән трансген бозау туа.
Сыер җитлеккәч, биотехнологлар ГМОлы хайванны экстракорпораль ысул һәм хәтта, искечә алым белән дә аталандырырга тырыша. Әмма бу уңышсыз тәмамлана, тик команда әйтүенчә, бу – ген модификациясенә түгел, ә эмбрионны ясау ысулына бәйле.
Ахыр чиктә, галимнәр сыерны эксперименталь гормональ индукция ярдәменә сөт бирергә мәҗбүр иткән.
Сыер буаз вакытына караганда, азрак сөт биргән, әмма бу сөт специфик аксымнарга анализ алыр өчен җитәрлек була. Сөттә кеше инсулинына әверелдереп була торган матдәләр табыла.
Галимнәр әйткәнчә, ГМОлы 100 сыердан торган көтү, АКШ кебегрәк күләмдәге ил ихтыяҗларын тәэмин итү өчен җитәрлек күләмдә инсулин җитештерә алыр иде.