“Инстататарка” Резеда Вайнга бикини гына киеп төшкән
Аның буй-сыны гүзәллегенә егетләрнең генә түгел, кызларның да исе-акылы киткән.
Популяр видеоблогер кызлар – “Инстататаркалар” төрле кызыклы вайннар төшереп, халыкның кәефен күтәрәләр.
Ә Резеданың яңа видеосы кешеләрнең игътибарын башка ягы белән җәлеп иткән.
Ул диңгездә, гомумән суда, яр буенда ял итүчеләрнең никадәр төрле булуларын күрсәткән.
Ләкин халык бу видеоны кызык булган өчен түгел, ә Резеданың бикинида гына шезлонгта сузылып ятуын, шул кыяфәттә йөгереп килеп суга сикерүен бәяләгән.