«Инстатарка» Резеда Миңнегулованың кызы туган. Бала 3775 грамм авырлыкта, буе 53 сантиметр.
«Балам янәшәдә. Иремә охшаган. Хәлем ярыйсы, реанимациядә. Палатага күчергәннәрен көтәм», — дип язган Резеда бала тууы турындагы хәбәрендә.
«Хәзер син ике тапкыр әни! Тизрәк савык, әнигә дә, принцессага да ныклы сәламәтлек!», «Әтисенә охшаган дип язганыңны көткән идем», «Бәхетле булыгыз!» дип матур теләкләрен яудырган дуслары.
«Интертат» котлауларга кушыла. Сәламәт булыгыз, бәхетле-тәүфикълы бала булсын!