Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Инстаграмщицы": Татарстан кызы идән юуган чүпрәкне раковинада чайкап шаккаттырды - видео

Екатеринаның инстаграмдагы язылучылары туган шәһәрендә яшәүче кешеләр исәбеннән 2 тапкыр диярлек артык.

news_top_970_100
"Инстаграмщицы": Татарстан кызы идән юуган чүпрәкне раковинада чайкап шаккаттырды - видео
"Пятница" каналында "Инстаграмщицы" тапшыруы бара. Инстаграмда язылучылары саны бер шәһәр халкы исәбеннән артып киткән кызлар да бар. Менә шулар "Пятница" каналындагы тапшыруда интеллектларын, туган якларын буенча белемнәрен һәм башка осталыкларын күрсәтә.

Чираттагы тапшыруда Владивосток кызы Лиза Вдовина белән Әлмәт кызы Екатерина Сергеева ярышты. Тапшыру чыккан вакытта Лизаның язылучылары 200 меңнән артык, Катяның язылучылары 355 меңнән артыграк иде.

Әлмәттә 154 мең чамасы кеше яши. Екатеринаның инстаграмдагы язылучылары исә туган шәһәрендә яшәүче кешеләр исәбеннән 2 тапкыр диярлек артык булып чыга.

Тапшыру шартлары буенча, катнашучы кызлар туган якларына кайтып төрле сынаулар узарга тиеш. Катя Әлмәткә кайтып нефть чыгаручылар белән аралашты, актерлык осталыкларын күрсәтте, хатын-кыз киемнәрен сатып карады.

Кызларны башта мәктәпкә алып кереп, белемнәрен тикшерделәр. Әлмәт кызы Екатерина туган мәктәбенә кайтып спорт осталыкларын күрсәтте. Гимнастика җайланмасы "кәҗә" аша сикереп чыгу, канатка менүне "җиңә" алмады. Шагыйрь белән язучы нәрсәсе белән аерылганын да белми булып чыкты. "Язучы кем әле ул" , дип шаккатты. "Мин китапханәдә эшләргә җыенмыйм бит", дип акланды.

Чираттагы сынауда Екатеринаны нефть чыгара торган урынга алып киттеләр. Анда буровой белән танышкач, аңа ашарга пешерттеләр. Токмач пешергәч, кыз идән юды. Идән юуган әшәке чүпрәкне савыт-саба юа торган раковинада чайкау - бу кыз өчен гадәти бер гамәл булуы ачыкланды.

"Мин идән юуган чүпрәкне һәрвакытта да раковинада чайкыйм", - дип сөйләде Катя.

Тапшыруда Владивосток кызы Лиза да артык белеме белән шаккаттыра алмады. "Муму" хикәясенең авторын искә төшереп азапланды. Квадратның почмаклары 45 градус дип исбатлап маташты.

Шулай да Владивосток кызы Татарстан кызын җиңеп чыкты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100