Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграмда танылган тракторчы Василий биюче һөнәрен үзләштерә

Ул Кукмара районы Югары Чура авылында бәйрәм уңаеннан куелган концерттан видео куйган.

news_top_970_100
Инстаграмда танылган тракторчы Василий биюче һөнәрен үзләштерә
https://www.instagram.com/vasilijivanov7864/

Инстаграмда танылган Кукмара тракторчысы Василий Иванов бәйрәм концертыннан видео куйган. Концерт Кукмара районы Югары Чура авылында бара.

Видео янына «Аккошлар биюе. Берсен танырсыз дип уйлыйм», дип язган ул.

Инстачылар Василийны танымаган. Гел бутап: «Тегесе, бусы син», «Аккошлар ата казы син», - дип язганнар.

Инстачылар арасында биюгә яңа исем табучы да табылган: «Күкәйле гөлләр башкаруында бию», - дип язган ул.

«Башына ак бантик куйганы Вася», - дип ачыклык керткән берсе.

«Василий, булдырасың син!»;

«Үләм, коточкыч! Молодцы, егетләр»;

«Василий, син аерым матур биедең»;

«Берсе бигрәк тә матур бии, Василий ахры»;

«Молодец, сез, егетләр. Бөтен авылда да алай түгел. Кеше катнашканын гаепләп тик утыралар яки бөтенләй катнашмыйлар», - дип комментарийлар калдырганнар.


«Сез юләрләрме соң? Кеше көлдерәсез. Ир-ат түгелме әллә сез?» - дип шелтәләп алган «биючеләрне» берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100