Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграмда "Монда булган" төркемен алып баручы Гөлназ: "Гайбәт язсалар, чыгармыйм"

Инстаграмда "Монда булган" дип аталган татарча аккаунтны күргәнегез бардыр? Киңәш-табыш, аноним серләшү почмагы кебек эшләнгән бу блог халыкчанлыгы белән җәлеп итә. Дүрт ай эчендә ундурт меңгә якын язылучы җыйды ул, татар телендә киңәш-табыш, серләшү почмагына әйләнде. Бу аккаунтның хуҗабикәсе Гөлназ Мөхәммәдиева белән таныш булыгыз. Гөлназ Биектау районының бер авылында яши. "Монда булган" блогы - күңеле эше.

news_top_970_100
Инстаграмда "Монда булган" төркемен алып баручы Гөлназ: "Гайбәт язсалар, чыгармыйм"

- Хәерле көн, Гөлназ! Синең блогың белән кызыксына башлагач, бер нәрсә искәрттем. Элегрәк, тормышыбызга интернет кергәнче, һәр редакциядә хатлар бүлеге бар иде, аларга укучылардан капчык-капчык хатлар килә, журналистлар халык гозерләре белән эшли иде.  Соңыннан шул хатлар газета битләрендә басыла иде. Кәгазь хатлар йөрүдән туктагач, бу бүлекләр бетте диярлек. Һәм, синең блогыңа тап булгач, ни күрим - бу бит хатлар бүлегенең дәвамы! Кызыксынып киттем, күзәтәм, син тиз арада күп язылучы җыя алдың. Нинди максат белән башлаган эшең бу, Гөлназ?

- Хәерле көн, Алсу апа! Үзем газеталарны әле дә укып барам, берничә төрле газета яздырабыз. Әйе, элегрәк газета битләрендә хатлар күбрәк була иде, хәзер сирәгәйде. Ә халыкның бит сораулары аңа карап бетми. Һәрбер гаиләнең проблемалары, һәр кешенең сораулары, башка кешегә сөйләп булмый торган серләре була. Шуның өчен ачылды минем төркем. Анда кеше үзенең проблемаларын яза, киңәшләр сорый, күңелен ачып сала. Һәм без анда бер-беребезгә киңәшләр бирәбез.

Бу төркем быел 25 август көнне ачылды, язылучылар бик тиз җыела. Хәзер ундүрт меңгә якынлашты. “Сарафанное радио” бик әйбәт эшлидер дип уйлыйм. Кеше бер-берсеннән ишетә, языла, файдасын күрә. Төркемне рекламалап та торам. 

- Ни өчен нәкъ шушындый форматта эшләргә булдың?

- Шундыйрак төркем ачарга иде дигән уй башымда күптән булды. Чөнки шуңа охшашрак төркемнәр күргәнем бар иде. Үземнекен дә булдырасым килде. Булыр микән, юк микән дип ачып карадым, кеше хатлар яза башлады.  Кешегә файдам тисен дидем. 

Күп кеше рәхмәт әйтеп яза. Димәк, төркемнең файдасы бар, ул эшли дигән сүз.

- Бу язылучылар “накрутка” түгел дип әйтә алабызмы?

- Юк. Бернинди “накрутка” юк, барысы да тере кешеләр.

- Бу бит татар телле төркем. Ул шуның белән кызыклы да! Мондый аудиторияне шулкадәрле кыска вакыт эчендә татар телле төркем белән җыеп булмый дип әйтүчеләргә нәрсә дияр идең?

- Була! Менә - тере мисал бит инде! 13 800 – алар барысы да тере кешеләр. Аны хәтта комментарийлардан да карап белеп була. “Накрутка” булса, ул шундук сизелә. Мин төркемдә рекламалар да урнаштыргалыйм, реклама бирүчеләрдән соңыннан кайтаваз килә, рәхмәт әйтеп язалар, сездән кешеләр күп килә диләр. 

- Гөлназ, татар телле аккаунт ачучы бер син генә түгел бит. Сиңа кадәр дә булды, уңышка ирешмәгән акканутлар да күп. Уңышлы аккаунтның сере нәрсәдә?

- Миңа калса, кеше белән гади, ихлас булырга кирәк. Мин һәрбер язылучым белән директта аралашам. Алар миңа “чыгар әле, Гөлназ” дип язсалар да, мин аларга “хәзер чыгарам” дип җавап бирәм. Үзем киңәш бирә алам икән, башта үзем киңәш бирәм, аннары чыгарам. 

Кеше гадилекне, үзен якын итүне күрә ул. Хәзер бит кешегә шул җитми. Күрше күрше белән дә бик аралашмый бит хәзер. Ә социаль челтәрдә бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Миңа калса, бу зур роль уйныйдыр.

"Блогымның үсеп китүен сизми дә калдым"

- Гөлназ, үзең турында да сөйлә әле.

- Мин тумышым белән Биектау районы Зур Битаман авылыннан. Әти-әнием, Аллага шөкер, исән-саулар. Әти урманчы, әнием мәктәптә сәркатип булып эшләде. Хәзерге вакытта без Биектау районы Ташлы Кавал авылында яшибез. Мин кияүдә, ике улым, бер кызым бар.

- Димәк, сине татар авылында яшәүче татар блогеры дип атый алабыз инде?

- Мин үземне блогер дип атамыйм. Блогерның бит аның эше икенче төрлерәк, ул үзен, гаиләсен, тормышын күбрәк күрсәтә. Ә мин күбрәк халык белән аралашам. 

Әйе, авылда яшим. Аккаунтымның шулай үсеп китүен сизми дә калдым. Менә хәтта сез мине интервьюга чакырдыгыз (көлә).

- Бу блог сиңа керем китерәме?

- Рекламадан бераз керем бар, әйе. Әмма ул әйләнештә. Мин дә бит үз төркемемне рекламалауга акча тотам. 

- Ә шушы блогны алга таба да үстерсәң, ул чыннан да яхшы керем чыганагы була алыр иде дип уйлаганың бармы? Мөмкин хәлме бу?

- Мөмкин хәлдер. Ләкин андый максатым юк. Акча китерү өчен төркем ачу максаты бер дә булмады. 

Әлеге вакытта мин декретта, үзем кешеләр белән аралашам шул төркемдә, үземә рәхәт ул группа. Тәмле ул шундый! Бөтенесе белән аралашып тәм табам. Бу акча өчен ачылган төркем түгел.

- Ул синең күпме вакытыңны ала?

- Хәйран вакытны ала. Йокыдан торуга, телефонны алып, аккаунтка кемнәр язылганын карап чыгам, "запрос"ларны кабул итәм, комментарийларны укып чыгам, хатларны чыгарам. Бала белән карап алабыз инде. Аннары бераз ял итәбез, өй эшләрен эшлибез, авыл җирендә эш күп бит. Бераз бушагач тагын кереп чыгасың. Күбесенчә мин төнлә керергә тырышам, балаларны йоклаткач, тынычлап эшләп утырам. Кечкенә генә бер эш шикелле инде ул.

- Гөлназ, синең аудиторияң күбрәк хатын-кызлармы, ир-атлармы, шәһәр халкымы, авыллармы, күбрәк ничә яшьтәге кешеләр?

- Сәхифәмдә күбрәк хатын-кызлар. Ир-атлар да бар үзе, юк түгел. Ләкин алар шыпырт кына утыралар. Хат язганнары да бар.

Күбрәк апалар, 30 дан алып 60-65 яшьләргә кадәр аудитория.

- Күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

- Күбрәк киңәшләр сорыйлар, сәламәтлек, гаилә мөнәсәбәтләре буенча язалар. Кемнеңдер ире хыянәт итә, кемдер үзе хыянәт юлына баскан, алар да язалар. Әйтәм бит, кешегә сөйли алмаганны монда язып, бездән сорыйлар киңәшне. Чөнки күрәләр: аудитория бар, әйбәт, алар хәзер хатны чыгарышка җавап бирергә генә торалар. Аллага шөкер, молодцы, мин аларны гел мактап кына торам инде, бик яратам үзләрен.

Мунчаны нәрсә белән юасыз дигән сорауларга хәтле бар.

- Бу сорауларны син аноним чыгарасыңмы?

- Әйе. Бөтен хатлар да аноним чыга. Хәтта рәхмәт сүзләре булса да аноним чыга, мине берәрсе хурлап язса да аноним чыга. 

- Кайвакыт мин карап барам андагы комментарийларны. Бу төркем гайбәт сата дип тә язалар. Синең моңа мөнәсәбәтең?

- Гайбәт сатканраклары бар инде аның. Бераз артистларны да сөйләшеп алдылар. 

Әле күптән түгел бер билгеле кешенең никахы булган икән дип хат килде. Мин аны чыгармадым. Мин әйтәм, мин бу хатны чыгармыйм, ачуланмагыз, чөнки хәзер гайбәт башлана. Матур күренеш түгел бит инде гайбәт сату.

Мин аларны тыям да инде, үзләренә аерым да язам, матуррак языгыз, алай ярамый дип тә әйтәм. Ләкин кеше бит төркемгә үз фикерен әйтер өчен кушыла. Кешене үз фикерен әйтүдән авызын томалап та тыеп булмый. 

- Димәк, ниндидер бер цензура бар инде үзеңдә?

- Бар, әйе. 18 хатлары чыкмый миндә. Аларны җибәрәләр икән, гафу итегез, мондый хатлар минем төркемдә чыкмаячак дип кире кагам.

Сүгенүләрне блокка кертәм. Бик каты бәрелә башлыйлар икән бер-берсенә, башта үзләренә әйтеп карыйм, инде алай да булмагач, блокка кертәм. Чөнки алар минем төркемнең йөзен пычраталар дип саныйм. 

- Нинди дә булса киңәш алганнан соң, ул киңәшне үтәп үзенә файда тапкан кешеләр язамы?

- Рәхмәт әйтеп язалар. Берничәсен чыгарганым да бар иде. Әле беркөнне бер кыз язды, сезнең төркем аркылы колбаса сата торган урынны таптык, колбаса алдык дип. Берсе язды бал кортлары саттык дип.

“Эзлим сине” дигән рубрикам да бар. Шул рубрика аркылы хәтта берсен-берсе табалар, алар да рәхмәт әйтеп яза. Беләсезме, миңа якынча 8-9 хат килде сине эзлим дигән, шуның бишесе табылды бугай.

- Шулай да күңелеңә кереп калган пост, сорау, киңәш нинди булды?

- Иң-иң дигән постмы?

- Менә шаккаттың, гаҗәпләндең...

- Беләсезме, бер хат бар иде, иренә хыянәт иткән хатын турында. Аның ире Себердә эшли. Ул хатын үзенең беренче мәхәббәтен очраткан да, шуннан боларның мәхәббәт киткән, дүрт ел бара ди инде бу.

Менә шул ничектер минем күңелемә кереп калды. Ул хатыннын жәлләп тә куйдым. Димәк ул беренче мәхәббәтен онытып та бетермәгән булган бит. Әллә ул Себердәге ире белән бәхетсез яшәгәндер, бу беренче мәхәббәте бәхетедер. Икенче яктан, мин Себердә эшләгән ирне жәлләп куйдым. Ничек инде ул тырышып эшләп йөри, гаиләсе өчен тырыша, хатынга, кызларыма булсын ди, ә хатын монда шундый тормыш алып бара икән. Кызларына ничегрәк икән? Алар кыз бала бит, аларга синең әниең менә шулай йөри дип битенә төртсәләр, балага бигрәк тә авыр дип уйлыйм.

Менә шул хат күңелемә кереп калды. Мин аны бик уйлап йөрдем. Хәзер нәрсә булгандыр, ул апага язарга вакытым җитми. 

- “Эзлим сине” рубрикасы бар дип әйттең, анда кемнәр табышты?

- Медицина көллиятендә бергә укыган ахирәтләр табышты. Инде алар хәзер дәү әни, дәү әтиләр барысы да. 

Күбесенчә яшьлек дусларын эзлиләр, бергә укыган, бергә эшләгән дусларны. Табышалар, рәхмәтләр укып язалар, телефоннан сөйләштек, рәхмәт яусын сезгә диләр. Шулхәтле рәхәт инде шундый хатларны укуы. Берсен-берсе табышкач, димәк, ул рубриканың файдасы бар дигән сүз. Мин бик шатланам.

- Гөлназ, татар халкына тасвирлама бир әле? 

- Татар халкы элегрәк чистарак булгандыр дим мин. Хәзер татар халкы руслаша башладымы соң. Оятсызлык керә башлады. Кеше берсен-берсе рәнҗетергә дә күп сорап тормый хәзер, берсен-берсе үпкәләтә дә. Миңа калса, ул татар халкына хас әйбер түгел. 

Минем төркемдә комментарийларны кайвакыт русчалы-татарчалы язалар. Аны язсаң яза инде йә татарча, йә русча, шулай бит? 

- Гөлназ, бу татарча аралашу төркеме, ул шушының белән бик кадерле татар халкына, шулай бит? Бу төркемгә яшьләр дә кушылыр дигән өмет бармы?

- Яшьләр бар миндә, алар хәйран.

- Алар да татарча сөйләшәләрме, язалармы?

- Язалар. Миңа 20 яшь, миңа 21 яшь дип язучылар да бар. Алга таба телебез сакланыр әле дигән өметтә калабыз.

- Шулай булсын. Аудиториябез үссен! 

Һәм соңгы сорау, Гөлназ. Хәзер син декретта. Әгәр дә бу төркемең яхшы гына үссә, керем чыганагына әйләнсә, ул синең төп эшең булып китәргә мөмкинме?

- Алсу апа, бу сорауны ирем дә бирә. Үземне табасым килә әле барыбер. Алда эш килеп чыкса, юк, эшкә чыкмыйм, минем төркемем бар дигән уйларым юк. Шулай ук төркемне эшлисе килә үзе. Мин хәзер алты ел инде декретта. Сусаганмындыр инде мин эшкә. Төркем барлыкка килгәч, тынычландым. Миңа рәхәт, чөнки мин кеше белән аралашам, дуслар белән бер җыелып алу кебек ул. Туры эфирларга чыгам, туры эфирда утырып бер сөйләшү үзе бер рәхәт, мин алардан энергия алам. Ә болай кызыклы эш булса эшләп карыйсы килә.

- Рәхмәт Гөлназ! Уңышлар сиңа!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100