news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиеваның күлмәген тәнкыйтьлиләр: «Бу күлмәгеңне киеп тә торма лүтше»

Лилия Муллагалиева ак челтәр күлмәк кигән фотосын урнаштырган.

news_top
Лилия Муллагалиеваның күлмәген тәнкыйтьлиләр: «Бу күлмәгеңне киеп тә торма лүтше»

Лилиянең бу күлмәге ак төстә. "Ак төс сәхнә төсе түгел, диләр. Мин моның белән килешмим", - дип язган Муллагалиева.

Әмма бу фото астында язышу төс турында түгел, күлмәк фасоны турында киткән. Лилияне мондый ачык кием киюдә шелтәлиләр.

Лилиянең инстадуслары болай дип яза:

"Бу яшьтә ярым шәрә киенергә ярамый бит инде!"

"Лилия, бу күлмәгеңне киеп тә торма лүтше, тәнең күренә, ялангач чык, булмаса".

"Мөслимәләргә мондый кием туры килми".

Дөрес, Лилиянең бөтен инстадуслары да мондый фикердә түгел. Күлмәкне бик мактаучылар да җитәрлек. "Кимә дисәләр, мин, киресенчә, кияр идем!" - дип тә язып куйган берсе.


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Кисен,иренә ярагач. Намаз күлмәгеннән тамада булып жырлап йөрде.башлаганда йон оекбаштан клиплары булды.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар