Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграм, Ватсап, Ютуб ябылганчы алардагы мәгълүматны саклау ысуллары

Генераль прокуратура Meta компаниясен экстремистик оешма дип тануны һәм Россиядә тыюны сорап судка мөрәҗәгать итте. Meta Platforms Inc. компаниясенә Facebook, Instagram челтәрләре һәм WhatsApp мессенджеры керә. «Снег» редакциясе социаль челтәрләрдән һәм кушымталардан кирәкле мәгълүматны саклап калу ысулларын барлаган.

news_top_970_100
Инстаграм, Ватсап, Ютуб ябылганчы алардагы мәгълүматны саклау ысуллары
Владимир Васильев фотосы

Инстаграмдагы фото һәм видеоларны саклау алымы

Күп кенә кулланучылар Instagram кушымтасының өзеклекләр белән эшләвенә зарлана. Генераль прокуратура Роскомнадзордан Мета ширкәтенә кергән Инстаграм һәм Фейсбукка керүне чикләүне сорады. Бу хәбәр чыкканчы ук Россиядә яшәүчеләр өчен Инстаграмны куллануга чикләүләр кертеләчәге турында хәбәрләр чыккае иде инде. Шәхси сәхифәдә тупланган барлык видео һәм фотоларны югалтмас өчен аларны бердәм архивка йөкләп куярга була.

Моның өчен:

• Браузерда https://www.instagram.com/download/request/ сылтамасын ачыгыз һәм Инстаграмдагы мәгълүматлар тупланачак почта адресыгызның исемен языгыз.

• «Далее» төймәсенә басканнан соң учетная запись паролен кертегез.

• Запрос якынча 48 сәгать эшкәртелә.

• Сылтама белән хат киләчәк, шул сылтага басып үзегезнең хисап язмасына (учетная запись) керегез.

Инстаграмдагы барлык язмалар, контактлар, лайклар сакланган архив ясалачак. Иң мөһиме — media папкасында фоторәсемнәр һәм видеоларыгызны табарга була.

WhatsApp кушымтасындагы мәгълүматларны саклау

WhatsApp кушымтасындагы чатларны смартфон хәтеренә автомат рәвештә китеп бара торган итеп көйләргә була. Моның өчен:

• «Другие опции» төймәсенә басарга.

• «Настройки» — «Чаты» — «Резервная копия чатов» — «Резервное копирование» төймәләренә басып барырга кирәк.

Язышуларны күчерәсегез килсә:

• Чатны ачарга, «Другие опции» төймәсенә басарга, аннары «Еще» — «Экспорт чата» төймәләре.

• Медиафайлларны күчерү яки калдыру төймәләрен сайлагыз.

• Почтагызны ачыгыз. Анда TXT форматындагы документ белән хат килгән булырга тиеш. Чаттагы язышулар әлеге документта сакланган.

YouTube видеоларын күчерү

Әлбәттә, Ютубтагы бөтен видеоларны да саклап калып булмый, әмма яраткан каналыгыздан видеоязманы алырга була. Моның берничә ысулы бар.

YouTube Premium видеоларын саклау:

Әгәр сез YouTube Premium язылучысы булсагыз, ул чакта видеоязманы смартфонга гына күчереп була. «Сохранить» төймәсенә генә басарга кирәк. Шул рәвешле, саклап калырга теләгән барлык видеороликларны да күчереп алырга мөмкин.

Бөтен каналны программалар ярдәмендә күчереп алу

Моның өчен берничә программа бар. Шуларның берсе һәм иң популяры — 4K Video Downloader.

Программаны куллану өчен:

• Программаны эшләтеп җибәрегез һәм YouTube каналының сылтамасын копировать итеп алыгыз.

• Программада «Вставить ссылку» (Paste link) төймәсенә басыгыз

• Видеоның форматын, сыйфатын һәм барлык видеоларны күчерәсе папканы сайлагыз.

• «Скачать» төймәсенә басыгыз.

Видеоны онлайн-сервислар ярдәмендә йөкләп алу

Онлайнда бөтен каналны күчереп алып булмаячак. Әмма 4kdownloader.com кебек сервисларның берсен кулланырга була. Моның өчен шушы сайтка керергә, каналның сылтамасын кертергә һәм һәр видо астындагы «Скачать» төймәсенә басып чыгарга кирәк. Һәр ссылканы аерым-аерым эшкәртеп ятканчы, болай тизрәк булачак.

 Твиттердагы архивны саклау

Кулланучыларның үзләренең твитлары, фотосурәтләре һәм башка барлык мәгълүматларын компьютерга саклап кую мөмкинлеге бар.

Архивка саклау өчен:

• Үзегезнең хисап язмагызга (учетная запись) керегез һәм «Настройки» төймәсенә басыгыз.

• «Запросить ваш архив» төймәсенә басыгыз.

• Архив берничә сәгать, ә кайбер очракларда берничә көн эшләнәчәк. twitter.com домены сезнең почта тартмасында кара исемлеккә кертелмәгән булырга тиеш. Кара исемлеккә кертелгән булса, мәгълүмат «Спам» папкасына китәчәк.

• Сезгә архивның сылтамасы белән хәбәр киләчәк.

• Архивны урнаштырырга теләгән папканы сайлагыз һәм мәгълүматларны шунда күчерегез (распаковать).

Facebook мәгълүматларын саклау

Дусларыгызның контактларын һәм фоторәсемнәрен югалтмас өчен барысын да архивка күчереп кую яхшырак. Моның өчен үз сәхифәгезгә керегез һәм түбәндәге инструкция буенча эш итегез:

• «Настройки» — «Основные» төймәләренә басыгыз.

• «Скачать копию вашей информации на Facebook» ссылтамасын ачарга.

• «Начать создание архива» төймәсенә басарга.

• Электрон почтагызга резерв күчермәсе әзер булу турында хат киләчәк.

• Сылтаманы ачыгыз «Скачать копию вашей информации на Facebook» төймәсен сайлагыз, аннары «Загрузить архив» төймәсенә басыгыз.

Сез сайлаган компьютер папкасына «Друзья», «Контакты», «Видео» һ.б. мәгълүмат белән архив йөкләнәчәк.

«Интертат»ның әлеге язмасын да вкладкаларга саклап куегыз. Ә бәлки… 

Алёна НИЗАМОВА тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100