«Инстаграм пупсигы». Булат белән Ләйсән нәни кызларын балалар бакчасына биргән
Ләйсән Гыймаева 1,8 яшьлек кызы Зәйнәпнең балалар бакчасында төшкән фотоларын куйган.

«Зәйнәпне балалар бакчасына бирдек. Безнең өчен иң мөһиме төркемнәрдә балалар куп түгел, һәр балага индивидуаль караш, йога, музыка, логопед, Монтессори методикасы буенча дәресләр, биш тапкыр ашату да (шулай ук гипоаллерген) каралган. Югары белемле тәрбиячеләр, ишектән үк каршы алучы ачык йөзле администратор кызларны күргәч, үземнең дә китәсе килмәде. Балага да бик ошады, әлегә ярты көн генә йөрибез, бераз үскәч, кичкә хәтле йөрербез дип уйлыйбыз», дип язган җырчы.
«Биш кат ашату. Тәүбә. 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр биш кат ашаса, бер ай эчендэ шар була бит бала», дип комментарий язган берәү. Шуннан җырчының виртуаль дуслары арасында ашау буенча бәхәс чыккан. Дәүләт балалар бакчаларында да биш тапкыр ашаталар, кемдер өч, кемдер дүрт дип язган инстачылар.
«Балалар күп ашамый бит, әзләп еш ашатырга кирәк», — дип җавап язган җырчы.
«Әйбәт булган. Иртә бирсәң яхшырак ул. Минем кызым бер көн бармаса, сагынып бетә. Өйдә нәрсә эшләргә белми, балалар бакчасында рәхәт ди. Зәйнәпкә шулай яратып, өйрәнеп китүен телим»;
«И, бәләкәч, иртән йоклатмыйча алып китәсез инде»;
«Бер тәмлүшкә балалар бакчасына йөри башлаган»;
«Инстаграм пупсигы. Бик матур утыра», — дип комментарийлар калдырган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.
«Балалар бакчасына йөри башлагач авырый башлыйлар инде», дип борчылуларын белдерүчеләр дә бар.
«Ничек иммунитетларын ныгытырга икән», дип тә кызыксынганнар.
«Хәзер ярты көн балдеешь», дип шаяртучыга «җитешеп булмый, балдеть итеп» дип җавап язган җырчы.