Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграм һәм Ютуб ябылса, нишләргә? — чит ил IT-ресурсларын алыштырырлык 18 кушымта

Googlе эше туктатылган очракта Татарстан сайтларына нәрсә яный? YouTube сервисын нәрсә алыштыра ала? IT-компания вәкиле Динара Зиннәтова чит ил технологияләрен алыштыра алырлык Россия системаларын барлаган.  Илебезнең IT-технологияләре киләчәгенә фаразларын ул «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Инстаграм һәм Ютуб ябылса, нишләргә? — чит ил IT-ресурсларын алыштырырлык 18 кушымта
«Татар-Информ» архивыннан

«Интерактив видео технологиясе» IT-компаниясенең PR-белгече Динара Зиннәтова чит ил технологияләрен алыштыра алырлык Россия системаларын барлаган. Исемлеккә үзебезнең 18 платформа кергән. Динара Зиннәтова сүзләренчә, аларның барысына да якын арада куркыныч янамый.

Googlе дискларын бушатырга киңәш итәм

Googlе да эшчәнлеген туктатырга мөмкин, дигән сүзләр бар, — ди Динара. — Ләкин моңа карата бернинди дә фаразлар әйтеп булмый. Бәлки VPN хезмәте ярдәмендә гуглны куллану мөмкинлеге сакланыр. Ләкин хәзерге көндә иң гади киңәш: Googlе-дискта саклана торган ин кирәкле документларны компьютерга күчереп куярга кирәк. IT өлкәдә эшләүчеләр шул хакта кисәтә. Иң яхшысы — телефонда яки компьютерда саклап кую.

Татарстан сайтларына да гугл ябылу тәэсир итә ала. Барысы да сайтларны ясауда кулланган технологияләрдән тора. Әгәр дә сайтлар гугл дисклар аша эшләнелгән булса, гуглны сүндергән очракта, ул файлларга доступ вакытлыча чикләнергә мөмкин. Һәрбер сайтның нинди нигездә эшләнелүе, серверларының кайда һәм нинди платформада эшләнгән булуыннан тора.

Googlе — бик зур компания, аның продуктлары күп. Әлегә аның буенча фараз әйтеп булмый. Чөнки чикләүләрне компаниянең бөтен продуктларына кертмәскә мөмкиннәр, бик билгеле сервисларга чикләү кертә алалар. Бигрәк тә продуктлары күп булган оешмалар турында сүз бара. Гугл белән нәрсә булыр, әлегә беркем дә әйтә алмый. Барысы да кинәт үзгәрергә мөмкин.

Бүген Россиядә «Майкрософт» корпорациясе эшен туктатып тора дигән хәбәр килде. Бу Microsoft программаларын сатып алып булмаячак дигәнне аңлата. Тик безнең илдә аларның продукциясенең пират күчермәләрен кулланалар. Гади кешеләр якын арада үзгәрешләрне артык сизмәс дип уйлыйм.

YouTube урынына Rutube килә ала

Ютуб бетсә, бездә Rutube дигән ресурс та бар. Башка сайтларның да видеоресурслар тәкъдим итү мөмкинлекләре дә бар. Мәсәлән, хәзер күбрәк ТикТокта карыйлар. Ул Кытайныкы булганга, әлегә безгә чикләүләр юк. Тик әлегә ютуб монетизацияне генә өзгән, башка хәбәр ишетелми.

Киләчәктә Россиянең үз сервислары да чыгар дип уйлыйм, мәсәлән, Казанда эшләнә торган Movika дип исемләнгән интерактив видеолар ресурсы бар. Чикләүләр озакка китсә, Россиядәге продуктлар бәлки киң аренага чыгар, күбрәк танылыр.

Безнең Вконтакте мәйданчыгы бар. Хәзерге көндә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматны Вконтактега күчерү отышлырак, чөнки ул Россиянеке. Анда төрле форматтагы контентны чыгарырга һәм сакларга була. Ютубка бәйләмичә генә видеоалар кертергә мөмкин, инстаграмдагы кебек сторислар да куела һәм башкалар. Вконтактеның функционалы соңгы елда бик үсте, шуңа ул мәйданчыкка игътибар итәргә киңәш итәр идем.

Россиядә YouTube сервисына чикләүләр кертелсә, күп еллар дәвамында ютубка салып барган видеоларга да югалу куркынычы янарга мөмкин. Оешмалар, видео хуҗалары материалларның оригиналын компьютерда саклап барган булса гына, аларны башка җиргә дә куя алачак. Әгәр дә ютубка гына салып барсалар, берни дә әйтеп булмый. Үзем оптимистик рухта фикер йөртергә тырышам. Актив үзгәрешләр тәмамлангач, бәлки бу санцияләр бетеп, яңадан безгә куллану өчен мөмкинлекләр ачырлыр дип ышанам. Чөнки Россиядә халык күп һәм мондый аудиторияне югалту компаниянең үзенә дә кыенлыклар китерә. Бу чикләүләр вакытлычадыр дип ышанасым килә.

Вконтакте, ТикТок, Телеграм

Россиянең IT-технологияләре югары дәрәҗәдә. Бездә үзебезнең МИР банк системасы бар. Чит илләр банк системасында яки IT-өлкәдә башка чикләүләр кертсә дә, без Россиянең үзенең платформаларын куллана алачакбыз дигән мәгълүмат бар. Шуңа күрә IT-технологияләр югары дәрәҗәдә дип уйлыйм. Шуңа да көндәлек тормышыбыз ул хәтле үзгәрмәскә тиеш. Социаль челтәр кирәк булса, безнең Вконтакте бар, кызык видеолар карыйсыбыз килсә — ТикТок, ватсапны чикләсәләр - телеграм. Болар үзебезнең элемтә системалары. Шуңа күрә әлегә зур кыенлыклар килеп чыкмаска тиеш.

Хәзер көн саен ниндидер яңалык чыгып тора: төрле сервислар, хезмәтләр бетерелә, Россия өчен чикләүләр кертелә. Кешеләргә бераз ярдәм булсын өчен Россиянең алга киткән платформалары һәм онлайн-сервислар исемлеген төзергә булдым.

IT-технологияләр өлкәсендә туплаган тәҗрибәмнән чыгып, төрле чыганакларны укып, онлайн-сервислар эшли торган 18 компанияне шундый исемлеккә керттем. Бу исемлектә Казандагы, Татарстандагы оешмалары, үзебезнең IT- парк стартаплары да бар. 

Россиядә эшли торган 18 онлайн-сервис

Социаль челтәрләр һәм контент урнаштыру өчен мәйданчыклар:

ВКонтакте. Штаб-фатиры Санкт-Петербургта. Бу платформада 21-27 февральләрдә Россиядәге көндәлек аудитория 200 мең кешегә артты.

Телеграм. Блогерлар һәм брендлар үз аудиториясен шунда күчерегә тырыша. Инстаграмга караганда, мондагы формат башкачарак, мессенджерга охшаш. Компаниянең штаб-фатиры бүгенге көндә Дубайда урнашкан.

Movika — мобиль кушымта, анда һәркем интерактив видео эшкәртә һәм урнаштыра ала. Шулай ук башка роликларны карарга һәм бәяләргә була. Интерактив видеоның үзенчәлеге — сюжетның ничек үзгәрәчәген тамашачы билгели. Кушымтаны Казандагы IT-стартап «Интерактив видео технологияләре» эшләгән.

Яндекс.Дзен — лонгридлар өчен платформа. Анда темалар сайларга була, кызыксындырган темаларга мәгълүмат бар. Мәсәлән, бу платформада «Бу искиткеч татар теле!» блогы бар. Аны гомере буе татар телен өйрәнә торган рус авторы алып бара.

Teletype — Россиядә эшләнгән блог-платформа. Teletype белән айга 6 миллион кеше файдалана.

Финанслар:

Backit — кэшбэк-сервис, ул Aliexpress һәм башка оглайн-кибетләрдән сатып алган әйберләр өчен процентлар кайтарырга ярдәм итә. Аңа кибетләр реклама хезмәтләре өчен акча түли, ә сервис бу акчаларның бер өлешен сатып алучыга күчерә. Аның аша Aliexpress, KazanExpress, Яндекс.Маркет, Лэтуаль, Hoff һәм башка кибетләрдән сатып алган өчен процентын кире кайтарырга мөмкин. Бу сервис та Казанда эшләнгән — FIX компанияләр төркеме проектларының берсе.

«Финансовый архитектор» — Казанда яшәүче Артем Румянцев эшләгән мобиль кушымта. Ул шәхси финанс исәбе алып барырга, аны күзәтеп торырга, чыгымнарны һәм бюджетны планлаштырырга мөмкинлек бирә.

Planeta.ru — Россия краундфандинг платформасы, анда иҗади, фәнни, социаль, бизнес һәм башка проектларны тормышка ашыру өчен акча җыюны башлап җибәрергә мөмкин.

Мәгариф

Skillbox — Россиянең онлайн-белем бирү базары лидерларының берсе. Биредә маркетинг, дизайн, программалаштыру, инглиз теле һәм башка юнәлешләр буенча 560тан артык белем бирү программасы җыелган.

StudyFree — онлайн-платформа, ул чит ил университетларына укырга керергә һәм анда стипендия алырга ярдәм итә. Монда сайтта тест узарга була, үз мөмкнлекләреңне бәяләргә һәм портфолионы яхшырту буенча тәкъдимнәр ишетергә була. Шулай ук биредә шәхси ментор, волонтерлык һәм кыска вакытлы бизнес-программалар табарга мөмкин. Стартапка Иске Осколдан Дарья Крошкина нигез салган, ул 2021 елда Forbes 30 under 30 җиңүчесе булды.

Нетология — Россия белем бирү платформасы, анда яңа белгечлекне үзләштерергә, белемнәрне үстерергә һәм хезмәткәрләрне укытырга мөмкин. Проект 2011 елда маркетолог Юлия Микеда тарафыннан эшкуар Максим Спиридонов ярдәме белән эшли башлады.

Эш

HeadHunter — эш эзләү өчен сервис. Россиядә эшли, шуңа күрә миллионлаган вакансияләр табу мөмкинлеген югалтмыйбыз.

Headz.io — IT-белгечләр яллау өчен Россия сервисы. Стартапны IT-рекрутер Светлана Петровичева оештырды.

YouAgile — планлаштыру өчен эшләнгән сервис. Сервис 10 кешегә кадәр булган командалар өчен тулысынча бушлай.

Мегаплан — бизнес өчен Россия сервисы. Клиентлар белән эшне көйләргә, компания эчендә коммуникацияләр, интеграция, автоматизацияләү мөмкинлеген бирә. Төрле тарифлар бар, 14 көн бушлай кулланып карарга була.

Ял һәм күңел ачу

KazanExpress — бер көн эчендә товарлар китереп бирә торган сервисы булган Казан маркетплейсы.

PlayKey — иң танылган уеннарны теләсә кайсы компьютерда җибәрә. Түләү сәгатьләп. 2014 елда Пермьнән Егор Гурьев башлап җибәрде.

Кинопоиск — онлайн-кинотеатрлы һәм рус телендәге иң эре интернет-сервис, анда меңләгән фильмнар, сериаллар һәм мультфильмнар тупланган.

Шулай ук Тинькофф экосистемасының барлык сервислары да гадәти режимда эшләвен дәвам итә:

Тинькофф Банкы;

Тинькофф Инвестицияләр;

Тинькофф Путешествия;

Тинькофф Бизнес;

Тинькофф Мобайл;

Башка lifestyle-сервислар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100