news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстаграм һәм башка сайтлар өчен ышанычлы парольне ничек ясарга?

Разведка белгече ышанычлы пароль формуласын тәкъдим итә.

news_top
Инстаграм һәм башка сайтлар өчен ышанычлы парольне ничек ясарга?
pixabay.com

Разведка белгече Евгений Ищук сайтлар өчен ышанычлы пароль ясарга өйрәтә. Формула серен ул «Спутник» радиостанциясенә ачкан.

Сезне Инстаграмда һәм башка сайтларда «ватмасыннар» өчен, парольдә баш һәм кечкенә хәрефләр, символлар булырга тиеш. Әмма катлаулы парольне истә калдыру бик авыр, дигән ул.

Парольләрне истә калдыру өчен белгеч гади генә алым тәкъдим итә.

«Мин парольне үзегезгә яхшы таныш берәр фраза нигезендә төзергә киңәш итәм. Андый парольне вату мөмкин түгел диярлек», — ди ул.

Мәсәлән, шундый фраза өлгесе — «И туган тел, и матур тел». Әйдәгез, шул фраза нигезендә пароль ясап карыйбыз. Пароль өчен фразадагы сүзләрнең беренче хәрефләрен алыгыз, ә «а» хәрефен @ символы белән алыштырырга була. Ахырдан өндәү билгесе дә куегыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар