Инстаграм көче: блогер Рүзәл Мөслимдә Харисовларның түбәләрен алыштыруга ирешкән
Мөслим районы Метрәй авылы халкының бердәмлеген инстаграмнан күзәтеп барам. Күмәк эшләре күпләргә үрнәк. Шушы көннәрдә генә авылдашлары Гөлзада апа белән Рәис абый Харисовларның йорт түбәсен яңарттылар. Авылдашларының хезмәтен үзе дә әлеге эштә актив катнашучы Рүзәл Минһаҗев үз аккаунтында яктырып бара.
«Бүгенге акчага табынган заманда мондый күренеш — булмастай хәл кебек.
Өмә. Тормыш кайный. Кемдер кадак кага, кемдер такта ташый, берсе измә ясый, икенчесе кирпеч өя. Күрше торба күтәреп керә, авылның теге башыннан берсе баскычын алып төшкән. Авыл. Тормыш. Нәкъ элеккечә кебек. Рәхәт. Һәркем ярдәмгә ашкынып тора, берәү дә үзенә файда эзләми. Чын йөрәгеннән булыша. Бер генә теләк: кемнедер бәхетле итү — түбәле итү. Ике көн ярым дәвамында бу кадәр эш башкаруга Рәис абый үз күзләренә ышанмый тора. Менә кайда икән ул тормышның мәгънәсе. Менә кайда икән ул — яшәүнең сере. Ә күңелгә ничек рәхәт. Ниндидер бушану, үз-үзеңнән канәгатьләнү хисе. Шушындый искиткеч авылда тууым белән бәхетле мин. Мондый авылдашлар — язмыш бүләге.
Метрәй!!!
Мәңге онытасым юк,
Синең шушы горур исемне.
Йөрәгемне тотып хөрмәт итәм,
Синдә туган һәрбер кешеңне!!!»
Рүзәлнең менә шушы посты үзенә җәлеп итте. Боларны укыгач, комментарийлар да кирәкми. Авыл кешеләренең татулыгы, ярдәмчеллеге сокландыра.
Гөлзада апа белән Рәис абый икесе дә Метрәй авылыннан. Шунда туып-үскәннәр. 1974 елда Гөлзада апа юл һәлакәтенә очрый. Бу вакытта аңа нибары егерме ике яшь була. Яшьлекнең иң матур чагында умыртка сөягенә зыян килеп, йөри алмый башлый. Баштарак култык таягы белән йөрсә, инде егерме елдан артык коляскада хәрәкәтләнә.
«Урамга чыккалыйм. Ләкин аякларның көче юк, ныклап баса алмыйм», — ди үзе. Бик чибәр, тырыш кыз була Гөлзада апа. Хәрби комиссариатта, комсомолда эшли. Кул эшләренә дә осталыгы бар. Свердловск өлкәсе Камышлов шәһәренә барып, тегүчелеккә дә укып кайта. Рәис абый белән соңлап кына гаилә коралар. Кияүгә чыкканда кырык ике яшь була Гөлзада апага. Табиблар бала табарга ярамый дисәләр дә, үзебезгә иптәш, киләчәк булыр дип, малай алып кайталар. Уллары Илдар гаиләсе белән Яр Чаллыда яши. Рәис абый илле яшенә хәтле сөт-май заводында эшләгән. Бәхетсезлеккә очрап, ул да икенче төркем инвалид булып калган. «Тәртип, чисталык белән эшләргә ярата. Көрәкләр, каен агачыннан уклаулар да ясаштырды, кулы оста аның», — ди Гөлзада апа ире турында.
Авылдашлар бер-берсенең тормышына битараф түгел Метрәйдә.
— Өйләренә су нык үтә, диварларына да ага иде. Авырсалар да, матур итеп яшәргә тырышалар. Үткән саен йөрәккә бәрә иде түбәләре, — ди Рүзәл. Шушы фикерләр борчый аны. Кешеләрнең бердәмлегенә, ярдәмчеллегенә өметләнеп, инстаграмга «Ярдәм итеп, түбә ябып булмасмы икән?» — дип, пост урнаштыра ул. Рәис абыйга исәп-хисап счеты ача. Гөлзада апаның телефонына күчкән акчалар хәбәр рәвешендә килеп бара торган итеп көйли.
Авылдашлар берәм-берәм хәлдән килгәнчә акчалата ярдәм итә башлыйлар. Кемдер 150, 200, өч мең сум… Хәтта иллешәр мең сум күчерүче олы йөрәкле кешеләр дә очрый. Башланган изге эш әнә шулай бердәмлек белән үзеннән-үзе үрелеп бара.
Көз айларында Мөслимдә эшмәкәрләр җыелышы уза. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр исемлеген барлыйлар. Шул җыелышта Харисовлар мәсьәләсен тагын бер күтәрә Рүзәл. Җыелыштан соң бер эшмәкәр бушлай түбәлек калай бирә. Изге эшне Рамазан аеның беренче көнендә җомга башлыйлар. Бердәм һәм җитез эшләгәч, озакка да сузылмый. Бер атна дигәндә түбә ябылып та бетә.
«Унике сантиметрга өйне күтәрттек. Идәннәрен күтәртеп тигезләдек, аска фундамент салдык. Яңа түбәнең бер башына тәрәзә, икенче башына ишекләр куеп, эшен бетердек», — ди Рүзәл.
Түбә ябуга күп кешенең ярдәме кергән. Исемнәрен санап бетерү мөмкин түгел. Кемдер акчалата ярдәм иткән. Берсе баскыч биреп торса, икенчеләре иске түбәне сүтешкән. Кемдер техника, эш кораллары белән ярдәм иткән. Кайсыларыдыр такта ярган… Күрше авыл кешеләре дә изге эштән читтә калмаган.
– Үзебез дә тырышабыз, соранып яшәргә яратмыйбыз. Капкалар ясаттык, мунча пичләрен эшләттек. Ихатаны карарга кирәк бит. Бу эшне оештыру буенча ныклап Рүзәл йөрде. Безгә уңайсыз, авыру кешеләр дә бар, без бит әле чирләп ятмыйбыз, дип әйтсәм дә, Рүзәл үз сүзендә торды. Бу йортка җитмеш ел чамасы бар. Алтмыш дүртенче елда сипләнеп алып кайтылган йорт бу. Шиферлары да иске иде, су үткәләде. Гади итеп кенә ябыгыз, дигән идем дә, зурлап, матур итеп эшләделәр. Өй гел бер якка кыегайган иде. Ул почмагын да күтәрттеләр.
Мохтаҗ кешеләргә шулай ярдәм итүчеләр булса күңелле. Башка якларда да бар инде ул мохтаҗ кешеләр. Кем ничек булдыра, шулай ярдәм итешеп яшәргә кирәк. Элек суны чиләкләп ташый идек. Йөри алмагач, күрше әби миңа су алып керә, мин аңа ипи салып бирәм, шулай яшәдек. Миндә авырулар бер кочак, шикәр чире, күздә глаукома. Улыбызны да пенсия белән укытып, кеше итәргә тырыштык. Пенсияләр бик аз иде бит, хәзер генә бераз артты. Минем исемнән рәхмәтне ныклап язарсыз. Битараф булмаганга, ярдәм иткәнгә рәхмәт, изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Изгелек җирдә ятмый, үзеңә кайта ул. Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән башкарылды инде барысы да. Ул ярдәм итә, кешеләрен җибәрә», – ди Гөлзада апа.
Рүзәл үз аккаунтында изгелек эшләргә чакырган постларны еш куя. Актаныш кызы Гөлгенә Сафина, кечкенә кыз Регина Аптеева, Мөслимнән Шамил Абдуллинга да ярдәм итү максаты белән хәйрия концертлары, спектакльләр, ярминкәләр оештыруны башлап йөрде. Күптән түгел күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучысы Рафик Шөгаеповка да телефон алырга ярдәм итте. Дистанцион уку вакытында дәрескә керергә чират көткән Рафикның хәзер үз телефоны бар. Бу шулай ук Рүзәлнең инстадуслары, авылдашлары булышлыгы белән эшләнгән. Блогер Рүзәлнең инстаграм бите авылның көнкүрешен, халкының яшәешен чагылдыра.