Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграм басуы: фацелия лайкларны песиләргә караганда күбрәк җыя!

“Минем фацелия чәчәге басуында фотога төшәсе килә!” Бу сүзләрне хәзер еш ишетергә була. Лаеш районының Сокура авылы янында урнашкан фацелия чәчәге басуында ял көннәрендә генә түгел, эш көнендә дә халык тулган була. Монда фотога төшү өчен махсус киләләр. Биш-алты кием алыштырып, серияле фотосессияләр ясаган кешеләрне дә күрдем бер көнне. 

news_top_970_100
Инстаграм басуы: фацелия лайкларны песиләргә караганда күбрәк җыя!

Гаиләле яшь парлар, балаларын алып чит шәһәрләрдән махсус килгән! “Вконтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” челтәрләрендә #фацелия хештегы белән меңләгән фото эленгән. Олысы, кечесе юлда барганда туктап, фацелия чәчәге белән фотога төшми калмый. 

Бу ажиотажның фаҗигале дәвамы да булды. 25 июнь көнне бер кыз, фацелия басуында фотога төшәм дип, юлны аркылы йөгереп чыкканда машина астында калып, һәлак булган. Авария шаһитләре кызның фотога төшәргә теләү сәбәпле юлны аркылы чыгарга теләве хакында сөйли. 

Шулкадәр зур ажиотаж тудырган чәчәк турында без ниләр беләбез? Моңа кадәр берни дә диярлек белми идек. Фацелиянең файдасы, зыяны, өйдә утыртып булу-булмавы хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Олег Шайтанов сөйләде. 

Нинди син фацелия?

Фацелия - 250 төре булган берьеллык үсемлек. Тамыры 20 сантиметрга җитә. Үсемлек туры итеп үсә, 1 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Сабагы бик сусыл һәм нечкә, тиз сына торган. Чәчәкләре кыңгырау формасында, зәңгәрсу-соры төстә. Чәчәк җыелмасында 4-9 кыңгыраучыкка кадәр бар. 

Фацелия чәчкәннән соң өч атнадан чәчәк ата башлый. Чәчәк ату вакыты ике айга кадәр сузылырга мөмкин. Фацелия төрле җирдә үсә. Температура үзгәрү чәчәкләргә зыян салмый. Аларга суны да еш сибәргә кирәкми. Фацелиядә зур дәрәҗәдә фитонцидлар (бактерияләрне юк итүче биологик актив матдә) бар. Россиядә бөтен төрләреннән бары тик ике төре: рябинколистная һәм пижмолистная бар.

Татарстан Республикасының Лаеш районында пижмолистная фацелия 20 елдан артык үстерелә.

Фацелия - юкәдән соң нектар буенча икенче урында

Умартачылар бал кортлары яхшы уңыш китерсен өчен нәрсә генә эшләп карамыйлар. Ләкин, коры елларда, яисә артык эссе булганда бал уңышы яхшы булсын өчен нишләргә соң? Бу очракта менә шушы ажиотаж тудырган чәчәк ярдәмгә килә ала икән.

“Фацелия безнең Татарстанга туры килә торган үсемлек. Авыл хуҗалыгында бу чәчәкне бик яратып чәчәләр. Фацелияне бал китерүче үсемлекләргә (медонос) кертәләр. Татарстанда бал кортлары балны юкәдән җыя. Ләкин соңгы арада климат үзгәрү аркасында умартачыларда проблемалар туа башлады. Көн эссе торганда юкә тиз чәчәк ата. Шул сәбәпле нектары аз була. Бал кортларына җыярга нектар калмый. Фацелия юкәдән соң нектар буенча икенче урында тора”, - дип сөйләде Олег Шайтанов.

Фацелия чәчәге басулары кортларның бал җыю вакытында кечкенә генә электр станциясен хәтерләтә, ди агроном - бал кортлары тавышы яңгырап тора. Әлеге чәчәк үстерелгән 1 гектар басудан бал кортлары елына 250-300 кг бал җыя.

Кайчан чәчәргә ярый?

Фацелия чәчәген, төрле климат шартларына да түзә торган чәчәк буларак, төрле вакытта чәчәргә була. “Чәчәкләрне язын бик иртә, яисә июль аенда да чәчәргә мөмкин. Ул төрле вакытта чәчәк ата ала. Язгы уңышны җыйганда, башка чәчәкләр дә ата башлый. Мондый юл белән бал җыю вакытын ясалма рәвештә озынайтырга була”, - дип сөйләде Олег Шайтанов.

Фацелия тирескә караганда яхшырак черемә

Фацелиянең пижмолистная дип аталган төре яхшы черемә булып тора. Ул иң яхшы сидераль культурага керә, ягъни ул һавадагы азотны тамырларына туплый, ә бу исә икенче елны үстереләчәк культуралар өчен ашлама булып тора. Сабакларының сусыл булуы сәбәпле,чабып алганнан соң тиз чери. Шулай итеп, сабагы да җирне органика, калий, азот, фосфор, микроэлементлар белән баета. 

Каты балчыклы җирне йомшарту өчен 1 ел фацелия үстерергә киңәш итәләр. “Тирес кыйбатка чыга. Дача, хосусый милек хуҗалары тирес сатып алганда шуның белән бергә төрле инфекция, авырулар, зыян китерүче корткычлар алып керергә мөмкин. Ә фацелия үстерү акчаны да янга калдыра, яхшы черемә дә булып хезмәт итә. Бу чәчәк яхшы санитар культурага керә. Тамырындагы согы чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми. Ул чүп үләннәреннән басуны чистарта. Черек һәм гөмбә авыруы, фитофтороз булудан саклый,” – дип сөйләде авыл хуҗалыгы белгече.

1 тонна тирескә караганда 1 тонна фацелия чәчәге күпкә файдалырак.

Фацелиянең зыяны бармы?

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты фикеренчә, әлеге чәчәкнең бернинди зыяны юк. “Ул экологик яктан да бернинди зыян салмый. Агулы түгел. Чәчәкне бернинди кортлар да ашамый. Авырулары юк. Аны төрле җирдә үстерергә мөмкин. Безнең институттан да төрле регионнар фацелия орлыкларын сатып ала. Хәтта Карелиядән дә килгәннәре бар. Фацелия чәчәкләре бик матур, исе дә тәмле, ул кешеләргә бары тик рәхәтлек кенә китерә”, - дип сөйләде Олег Шайтанов.

Өйдә үстереп буламы?

Фацелияне өйдә үстерер өчен күп көч куярга кирәкми. “Чәчәкнең орлыкларын сибәсең. Әз генә су сибәсең. 7 көннән үсентеләр күренә башлый. Өч атнадан чәчәк ата. Еш су сибәргә кирәкми. Чәчәк аткач, ул зур масса барлыкка китерә. Аны җиңел генә күчереп утыртырга була. Өйдә, бакчада, басуда – кайда да үстерергә була”, - дип сөйләде Олег Шайтанов.

Фацелия басуында фотога төшүчеләр фикере

Татьяна Татунова, Казан. “Телевизордан карап, шушындый чәчәкләр үскән басу барлыгын белдек. Без бу урыннарны яхшы беләбез. Ләкин моңарчы мондый чәчәкләр үскәнен белмәдек. Монда кешеләр шундый күп җыела. Чәчәкнең (медонос) икәнен беләбез. Исемен - юк. Әле истәлеккә фотога төшеп йөрибез. Карагыз, нинди матурлык, ә чәчәкләрнең исе! Әллә ничә машина туктаган бүген дә. Ял көннәрендә кеше бигрәк тә күп килә”.

Марина Бутынина, Казан. “Инстаграмнан күрдем. Монда беренче тапкыр килдек. Кешеләр бүген азрак әле”.

Айгөл Насриева, Казан. “Теге елны ук бу басуга килгән идем. Машина белән узып барышлый күреп алдык. Шәмәхә төстәге басу. Кызыксынып туктарга булдык. Бу юлы иремне һәм дус кызымны фотога төшергә алып килдем. Фотоны “Инстаграм”га куябыз. 3000 мең язылучым бар”.

Ирина Захарова, Казань. “Дус кызым Айгөл алып кайтты. Басуда шундый матур шәмәхә төстәге чәчәкләр, исе дә тәмле. Бөтен кешене дә бу басуга барып фотога төшергә чакырыр идем. Фотоны “Инстаграм” өчен төшерәм, 2500 язылучым бар”.

Эльмира, Фәнил, Данил Лотфуллинар, Башкортстаннан. “Туганнарыбыз мондый җир барлыгы турында әйтте. Улыбыз укуны бетерде, шуңа Казанга килдек. Бергәләшеп барырга, фотога төшергә булдык. Казанга моңарчы килгән бар иде, ләкин мондый матурлыкны беренче күрәбез. Кемдер көнбагыш янында фотога төшә, кемдер бу басуга килә. Кемгә ничек ошый бит”.

Алексей, Чулпан, Казан. “Без монда беренче тапкыр. Сокура авылы яныннан машина белән узып барганда фацелия басуын күреп алдым. Үземнең яраткан кызыма күрсәтәсем килде. Бүген икәү бергә килдек. Монда шундый тәмле чәчәк исе килә. Як-ягыма каранам да, кеше күплегенә шаккатам. Бүген эш көне булса да, 20-30 кешене санарга була. Фацелия чәчәге популяр чак теге елны булды дип саныйм. Бу чәчәкләр һәр елны чыга бит. Алар чәчәк аткан саен, кешеләр “Вконтакте”, “Инстаграм”, олыраклар “Однокассники” челтәренә фотоларын урнаштыра”.

Зөлфия Тотлыбаева, Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән. “Кызлар, оныклар белән Турциягә ял итәргә бардык та, шуннан кайтып киләбез. Менә күрдек тә матур шәмәхә чәчкәләрне туктарга булдык. Без күпме Казан юлын таптыйбыз, мондый чәчкәләрне күргән юк иде. Балалар белән фотога төшик әле дип туктадык. Безнең кебек кешеләр кызыксынып, тукталып, фотога төшәләр, юл сәфәрчеләре булса, ашап-ял итеп тә китәләр, миңа калса”.

Фарида Гришина, Казан. “Үзебезнең ерак түгел җиребез бар. Көн дә шушы матурлыкны күреп узабыз. Монда бик күп кеше фотога төшә. Гел машиналар туктый. Лаванда басуы үстергәннәр дип уйлаган идем, башка чәчәк булып чыкты. Бу чәчәкләр бик озак шиңми тора. Бер атна тора инде. Оныкларым белән дә, бүген кереп фотога төшергә булдык. Чәчәкләр җыйдык”.

Надя, Казан. "Фацелия лайкларны песиләргә караганда да күбрәк җыя!"

Фацелия басуыннан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100