Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Зәйнәб Фәрхетдиновага: «Синең габаритлар белән мондый комбинезон кимиләр»

Инстачылар җырчының ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына киеп килгән киемен ошатмаган.

news_top_970_100
Инстачылар Зәйнәб Фәрхетдиновага: «Синең габаритлар белән мондый комбинезон кимиләр»
Салават Камалетдинов

Зәйнәб Фәрхетдинова ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына алсу төстәге комбинезон киеп килгән иде. Җырчы әлеге чарадан фотоларны инстаграмга урнаштырып, шактый тәнкыйть комментарийларына юлыккан. Халык җырчының әлеге киеме үзенә килешми дип саный. Инстачыларның Зәйнәбне күз ияләшкән, матур, затлы күлмәктән күрәселәре килгән.

«Нәрсә кидең, Зәйнәб апа, юньлерәк кием беткән идемени?», «Бу кием сезнең фигурагыз өчен түгел», «Шундый комбинезон киеп чыкмасаң, матур күлмәкләр беткәнмени?», Бик тә затлы, халыкчан, чибәр җырчыбызны сәхнәдә күзне камаштырырлык, ак көнләшү тудырырлык күлмәктән күрәсе килә. Бу комбинезонны ял итәргә барганда киегез», «Сәхнәдә бу кием — кеше көлкесе, сезнең бит габаритлар бар», — дип язган халык. Соңгы комментарийга Зәйнәб ханым каты гына итеп җавап кайтарган. «Сезнең мине хурлаудан башыгыз чыкмый. Нинди бар — шундый инде. Габаритлар бар, әйе. Үзегез дә бик кечкенә хатынга ошамаган», — дигән ул.

Инстачылар арасында җырчыны яклаучылар да бар. Мәсәлән, берәү Зәйнәб Фәрхетдинованы «БМВ» машинасы белән чагыштыра. «Кыйммәтле, затлы, модадан калышмый», — ди ул аның турында. «Сылу кешегә солы кабыгы да килешә диләрме әле. Аңа бары да килешә, ә сез кимәгез, сезгә килешми! Сез кеше тикшереп кенә утырыгыз!», «Бик ошады. Үзгәреш жиле кагылган матур жырчыбызга», — дип тә язалар.

«Зәйнәб көннән-көн сылулана, көннән-көн яшәрә димме… Болай да чибәр, сылу ул. Бер кашыкка салып йотарлык диләр бит тәти кеше турында. Барысы да мул синдә, Зәйнәб. Ходай бернәрсәне дә жәлләми биргән үзеңә. Ул төз, нәфис гәүдә, сылу бит-йөз, ә тавыш… Тавышың илаһи. Ходаем бездән берүк күпсенмәсен Зәйнәбне дип телим мин күк әһелләреннән. Берүк үзеңне сакла, Зәйнәб», — дип, җырчыга булган бөтен мәхәббәтен ярып салган үзенең комментариенда бер апа.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100