news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Зөфәр Билаловның йонлы аркасына бәйләнә

Зәйнәб Фәрхетдинова диңгезгә ялга баргач төшкән фото куйган.

news_top
Инстачылар Зөфәр Билаловның йонлы аркасына бәйләнә
«Татар-информ» архивы

Зәйнәб Фәрхетдинова Төркиянең Анталья шәһәренә ялга баргач, ире Зөфәр Билалов белән аркаларын куешып төшкән фото куйган.

Инстачылар Зөфәр Билаловның аркасын гына күрергә риза булмаган: «Нишләп беркайчан да Зөфәрне күрсәтмисез. Әллә күз тияр дип куркасызмы?»

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары Зөфәрнең йонлы аркасына бәйләнгән. «Кышкы көннәрдә җылы буладыр», «Йонлы кеше юньле була, диләр», «Йонлы кеше - бәхетле», «Йонлач».

«Бердә күзегез чибәр Зәйнәбкә төшми, кеше аркасыннан йон эзләп утырасыз», — дип акылга утыртырга теләгән тәнкыйтьчеләрне берәү.

«Ә сез аның Зөфәр икәнен каян беләсез? Аркасы белән утыра бит», «Бу Зөфәр түгел, мин аны таныйм», — дип тә язучылар бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар