Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар җырчы Салаватка: «Сарык бәрәнләгәнче йонын алмагансыз, киезләнеп бетә»

Татарстанның халык артисты малларын видеога төшергән.

news_top_970_100
Инстачылар җырчы Салаватка: «Сарык бәрәнләгәнче йонын алмагансыз, киезләнеп бетә»
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов маллары турындагы видеода шатлыгы белән уртаклаша. Җырчының сарыгы бәтиләгән. Шулай ук видеода әтәч һәм ишәк кычкырганы, тәва кошының матурлыгы күренә.

«Маллар һәм кошлар белән исәнләшеп чыктым», — дип язган җырчы.

Алар да хуҗаларына сәлам бирә.

Инстачылар кызыклы комментарийлар калдырган. Яңа бәрәнләгән сарыкның йоны алынмаган дип кайгыра берсе. Икенчесе йонын алып бирергә тәкъдим итә. Өченчесе: «Йоны матур, миңа бирегез», — ди.

«Тәва кошының ямьсез тавышын матур каурыйлары „яшерә“. Яшканың ямьсез тавышын шомартып җибәрергә матур бер җире бар. Ул нәрсә?» — дип сорау бирүчегә «колак», дип җавап биргәннәр.

«Салават, сарыкның йонын алмагансыз бит»;

«Сарыгыгызның йонын кайчан аласыз? Бәрәнләгәнче алып калмагансыз, киезләнеп бетә инде. Йоны бик матур күренә, миңа бирегез әле»;

«Антидепрессантны карантинда көтеп алабыз. Эх, авылда чират белән көтү көткән чак искә төшә»;

«Яшка русмыни? Привет дисез»;

«Булган кеше сез.Тырыш ир-егет кенә шулай булдыра ала»;

«Салават терлекче булган»;

«Молодец, Салават! Хайваннарны сөйләшергә өйрәтеп бетерәсең инде»;

«Һәрбер мал Салават кебек артист. Үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Сокланып карыйм»;

«Ишәккә пар кирәк ахры? Бигрәк каты кычкыра»;

«Салават, сезгә ишәк нигә кирәк икәнен аңламыйм. Ярар, калганнары кирәкле хайваннар»;

«Салават абый, барысын да узегез карыйсызмы шулай?» - диешкән инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100