Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Җәвит Шакировны тәнкыйтьләгән

Артист та җавапсыз калмаган.

news_top_970_100
Инстачылар Җәвит Шакировны тәнкыйтьләгән
«Татар-информ» архивы

Җәвит Шакиров ялда төшкән фотоларын куйган һәм җомга көне белән котлаган.

Инстачылар артистның кыяфәте җомга көне белән котларлык булмавын, өстәлдә рюмкада эчемлекләр торуын язганнар.

«Сез кайда рюмка күрәсез? Төрекнең чәй эчә торган чәшкесе рюмкага охшаган», — дип ачыклык керткән артист.

«Җәвит әфәнде, кыяфәтең изге җомга белән котларлык түгел инде», дип язучыга ««гел яр буенда гына булмый, бар буенда да булырга туры килә», дип җавап биргән ул.

«Тракторчы белән савымчының хезмәт хакы ферма белән кырга барырга гына җитә шул, тир түгеп эшләгәч», «Артист халкы гына шулай ял итә ала, без пенсионерлар кая инде алай ял итергә йөрү, ашарыңа җитсә дә ярый», — дип язучылар да бар. 

Бер инстачы фотодагы өч парның чыраена карап, нәрсә турында уйлаганнарны «укыган»: «Уң яктагы парның хатыны «үтте инде гомер шул бер ир белән» дигән чырай ясаган. Ә Салават «шул көнгә калдым инде, хәзер хатыннан башка беркем кочакламый» ди кебек. «Безнең барысы да алда әле» дигән кебек кыяфәт ясаган Җәвит белән Зөлфия».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100