Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Җәвит Шакировка: «Сезнең белән кодалашасы килә»

Юморист кода-кодагыйларын кунак иткәнен видеога төшергән.

news_top_970_100
Инстачылар Җәвит Шакировка: «Сезнең белән кодалашасы килә»
«Татар-информ» архивы

Зөлфия һәм Җәвит Шакировалар кода-кодагыйларын кунак иткән.

«Кодагыйны «Мерседес“та гына йөрттек. Мунчадан чыкканнарын көтеп арып беттек! Авылдагы туй вакытлары искә төште», - дип язган юморист яңа видео янына. Видеода кода кеше хатынын арбага утыртып «йөри», Җәвит Шакиров гармунда уйный.

Инстачылар дус-тату, күңелле яшәүче кода-кодагыйлардан көнләшеп куйган.

«Ник мин сезнең кодагый түгел икән», - дип комментарий язучыга артист әле соң булмавы, өйләнмәгән малае булуы турында язган.

«Сезнең кебек кода-кодагыйлар турында хыялланасы гына инде», «Малаегызга ничә яшь, минем 30 яшьлек кызым бар», «Кызыгыз да юкмы? Минем малаем бар! Бик тә сезнең белән кодалашасы килә», — дип хыялланган артистның виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100