news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Винера Ганиеваның Яңа елга йортын бизәвеннән көнләшкән

Җырчы йортының эчен күрсәтте.

news_top
Инстачылар Винера Ганиеваның Яңа елга йортын бизәвеннән көнләшкән
«Татар-информ» архивы

Винера Ганиева Яңа ел кәефе булдыру өчен өй эчен бизәгән. Җырчының виртуаль дуслары матурлыкка, серлелеккә, әкияти күренешкә таң калган, башка бүлмәләрне дә күрсәтүен сораганнар.

«Йортыбызны бизәргә яратам, бигрәк тә Яңа ел алдыннан. Быел өйдә зур чыршыны куймаска булдым. Урамдагы чыршыны бизим, Камилем ярата иде аны бизәргә», — дип язган Россиянең һәм Татарстанның халык җырчысы.

«Сихри, серле, могҗиза вәгъдә итә торган күренеш, Винера Әхәтовнанын самими күңел халәте чагыла», дип язган Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева.

Винера Ганиева тудырган матурлыктан, затлылыктан көнләшүчеләр дә табылган.

«Акчагыз күп, шуңа бизисез», «Бик матур, әмма бушлык сизелә, салкын», «Сез нигә мактамаган кешеләрне яратмыйсыз, сезне мактаганнарын гына яратасыз. Бөтен кеше дә сезнең кебек булдыра алмый бит. Кеше фикерен яза», дигән комментарийлар калдырган көнче инстачылар.

Әлбәттә, башка инстачылар аларга акыллы җаваплар язып калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар